Барлык яңалыклар
10
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
17 декабрь 2024, 21:29

"Ул үлгән иде"

Табиблар икенче гомер биргән ирнең кабат үләсе дә, “анда” ни күргәнен сөйлисе дә килми.

"Ул үлгән иде"
"Ул үлгән иде"

Табиблар икенче гомер биргән ирнең кабат үләсе дә, “анда” ни күргәнен сөйлисе дә килми.

Әлегә кадәр бу кеше ничек яшәгәндер, тик менә үлеп терелгәч,  “анда” барырга ашыкмаска икән, ди.

 Автобус тукталышында кешеләр табып алганда бу ир инде үлгән булган. Тик могҗиза, табиблар 3,5 сәгатьтән соң аның йөрәген кабат тибәргә мәҗбүр иткән.

Табиблар, чынлыкта инде бөтен билгеләре буенча үлгән пациентка икенче тормыш бүләк иткәннәр.  Хастаханәгә ул клиник үлем хәлендә кергән - аның йөрәге 3,5 сәгать чамасы типмәгән булган. Коткару мөмкинлеге юк кебек тоелса да, табиблар мөмкин булмаганны эшләгән һәм бүген Александр йөреп ята.

Ир-егетне автобус тукталышында аңсыз хәлдә үтеп баручылар тапкан. "Хастаханәгә килгән вакытта ул үлгән булган. Тән температурасы  28 градус булганда кешенең аңы сүнә, 24 градуста кешенең кан әйләнеше, йөрәге тибүдән туктый", – дип сөйли Красноярский клиник хастаханәсе реаниматологы Вячеслав Кузьменя.

Реаниматолог нәкъ менә хастаханәгә бу пациент кергәч кизү торырга килгән. Һәм бу вакытка аның тән температурасы инде 20 градустан түбәнрәк, критик була. Ирне үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыралар һәм йөрәкне эшләтә башлыйлар.

Табиблар пациентның йөрәген ничек җибәргән? Пациентны реаниматологларның җаваплы  гамәлләре генә түгел, ә заманча технологияләр дә коткарган. Бер генә врач та пациентның йөрәген өч сәгать буена бертуктаусыз эшләтеп тора алмас иде. Ир-ат гәүдәсенә махсус "Лукас-3" аппаратын урнаштырганнар, ул тулы зур бер реанимация бригадасының эшен алмаштырган.

"Анда махсус датчиклар, компрессия темпы биредә тиешенчә бер ритмда бирелгән. Без шунда ук башка манипуляцияләргә күчә алабыз", - дип аңлата реаниматолог.  Ничек кенә сәер яңгырамасын, ләкин пациентның гәүдәсе тирән гипотермиядә булуы табибларга файдага була -организм анабиозга чумган, һәм органнарның үлү процессы акрынайган. Тормыш өчен мөһим карарлар кабул итү һәм ЭКМОНЫ тоташтыру өчен вакыт була. Гадәттә туңган пациентларның кан тамырларына җылы раствор кертеп, сыекчаларны ашказанына һәм сидек куыгына салып җылыталар. Тышкы яктан фен һәм термоодеял җылыта. Әмма бу очракта радикаль чаралар таләп ителгән. ЭКМО – үпкә, шулай ук йөрәк функцияләрен үз өстенә ала торган тулы бер система: насос барлык органнарны кан белән тәэмин итә, җылыткыч аның температурасын салмак кына күтәрә. "Ул кан әйләнеше хисабына йөрәкне алыштыра ала, кан әйләнешен тиешле тизлек белән тәэмин итә торган насос бар", – дип сөйли табиб.

Ир хәзер нинди хәлдә?

Култык таякларында йөреп ята!

Өч сәгать ярымнан соң Александрның йөрәге яңадан уянган. Тагын бер тәүлектән соң ул аңына килгән, хәзер инде ул мөстәкыйль сулый, аны пешкән пациентлар бүлегенә күчергәннәр – аның аяк-куллары туңган.

 "Бу берни түгел, болар барысы да төзәлер", – ди “теге дөньядан” кайткан ир, исән калуына шөкер кылып.

 

Үлеп ятканда теге якта ниләр күргәннәрен Александр сөйләргә теләми. Бүлешкән бердәнбер уе - хәзер ул, һичшиксез, башкача яшәячәк.

 "Иртә әле, монда йөреп торасы килә. Әлбәттә, мин шатландым, бу икенче гомер яшәү кебек. Димәк, миңа монда үз тормышымда нәрсәнедер үзгәртеп яшәргә кирәк", – ди Александр Бебякин.

 Кардиологлар фикеренчә, бу уникаль очрак һәм монда, әлбәттә, табибларның оперативлыгы һәм салкын канлылыгы мөһим роль уйнаган. "Медицина үсешенең бүгенге этабында, нигездә, мондый мөмкинлекләр бар. Вакыт буенча экспозиция мәсьәләсе, ул никадәр суытылачак. Һәм икенче сер, әлбәттә, яшерү кирәкми, бу квалификация - табибларның югары квалификациясе", - ди кардиолог Андрей Кондрахин.

Александр Бебякин дөньяда клиник үлем хәлендә 219 минут үткәргән өченче кеше. Иң озак вакыт йөрәге туктап торган кеше ул Норвегия балыкчысы, аны 240 минут реанимацияләгәннәр.

 

Фото: Рен-ТВ

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: