Кем күрде? Туташны тизрәк табарга кирәк!
Кичә, 15 декабрьдә, Уфада яшәүче Анастасия өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган.
Әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел, дип хәбәр итә «БаРС»эзләү отряды волонтерлары.
Кызның билгеләре: буе 160 см, ябык гәүдәле, күзләре зәңгәр, чәчләре кара. Өстендә: кыска көрән тун, кара-соры джинса чалбар, кара замша ботинкалар, кара шарф.
Эзләнүче кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8-937-31-02-112 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: Башинформ.