Барлык яңалыклар

Моннан 24 ел элек югалган ир коллыкта яшәгән

Аның кол икәнен күпләр белгән, ләкин ярдәм кулын сузучы булмаган. 

Моннан 24 ел элек югалган ир коллыкта яшәгән
Моннан 24 ел элек югалган ир коллыкта яшәгән

"Бу гади генә очрашу түгел" - диләр волонтерлар коллыктан коткарган ирнең язмышы турында.

Геннадий Төмән өлкәсендәге Олы Сорокино авылында 24 ел буена бер фермерда коллыкта яшәгән.

Бу ирнең аяныч язмышы турында җәмәгать эшлеклесе Ксения Брик сөйләгән. Август ахырында ул Олы Сорокино авылында Геннадийны очраткач, аның турында кешеләрдән сораштырган һәм ул шундагы бер фермерның колы булуын аңлаган. Шул ук вакытта, волонтер әйтүенчә, урындагы полиция моның турында хәбәрдар булган, ләкин бернинди чара да күрелмәгән...

Билгеле булуынча, Геннадий 2000 елда Әзербайҗан һәм Әрмәнстан гражданнары белән акча эшләргә чыгып киткән. Аны бәрәңге җыярга дип чакырганнар һәм шул китүеннән соң ул кинәт югалган.  Ул әле һаман да шул вакытта аңа бу эшкә озатучы кешеләрнең килүенә өмет итеп яши. Килеп, аны кире әнисе һәм абыйсы янына илтеп куюларын көтә.

-  Аның начар шартларда яшәве генә җитмәгән, ул медицина ярдәменә дә мохтаҗ. Ул бик бетеренгән, әллә купме чирләре бар. Аның артыннан беркем дә килмәячәге көн кебек ачык, чөнки 24 ел узган бит инде. Аның белән сочрашып сөйләшкәч, бездән ярдәм сорады, аның бик кайтасы килә, нык арыган бу авыр тормыштан, - дип сөйләгән Ксения Брик.

Башта Геннадий кешеләр белән якын аралашудан качкан, чөнки аңа рөхсәт ителмәгән - моның өчен кыйналган. Волонтерлар сүзләренә караганда, ир-атны бу якларда яшәүче фермер олы юлдан табып алган һәм аны үзенә «эшкә урнаштырган».

Эшләргә хәле булмаганда, чирләгән чакларында буйсынмаган һәм кушылган эшен үтәмәгән өчен дә еш кына кыйналган. Хезмәте өчен акча түләнмәгән, туйганчы да ашатмаганнар. Ул көтүче булып хезмәт иткән, хуҗалыкта булышкан, басулардан чәчү, урып-җыю эшләрен башкарган.

Геннадий тумышы белән Омск өлкәсенең Тюкалинск шәһәреннән булып чыга, анда аның якыннары яши. Алар ир-атның исән булуын белмәгәннәр, үлгән һәм хәбәрсез югалган дип санаганнар. Әле аның исән икәнен ишеткәч, шаккатканнар.

Волонтерлар иргә документлар эшләп, өенә кайтырга ярдәм иткәннәр. Ни өчен урындагы халыкның берсе дә бу кешенең кем булуы һәм кайдан булуы белән кызыксынмадылар икән? Ни өчен полиция хезмәткәрләре аның документсыз һәм теркәлмичә яшәвен белә торып та, бернинди чара да күрмәгән? Ни өчен беркем дә аның хәлен сорашмаган, ярдәм кулы сузарга теләмәгән икән? Геннадийны күрүчеләр күп булган, кол икәнен дә белгәннәр, ләкин барысы да бу хәлгә битараф калган.

Чыганак: Лента.ру

Ксения Брик фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: