Барлык яңалыклар

Мошенниклар тик ятмый

 “Бушлай сыр” кайда диләр әле?

Мошенниклар тик ятмый
Мошенниклар тик ятмый

 “Бушлай сыр” кайда диләр әле?

 

Мошенниклык тамыр җәйде. Кешеләрне алдау өчен береннән-берсе хәйләлерәк юлларны таба алар. Тагын өч башкорстанлы аларның капканына эләгеп, банкка бурычлы булап калганнар.

Уфаның 6нчы полиция бүлекчәсенә  54 яшьлек бер ханым мөрәҗәгать иткән. Медицина учреждениесендә эшләүче хатын-кыз үзенә күп санда шалтыратулары, банк яки кәрәзле телефон бүлеге хезмәткәрләре булып таныштырулары турында әйткән.

 Тегеләр ханымны банк исәбегез җимерелгән, акчагызны саклап калу өчен капма- каршы кредит алырга кирәк дип ышандырганнар. Ханым озак уйламаган, 2 млн кредит алып, тегеләргә күчергән һәм...

  Октябрьский шәһәре һәм Нуриман районы кешеләре дә инвестиция белән шөгыльләнеп алырга риза булганнар һәм...

Интернетта җиңел акча эшләү тәкъдименә тап булган бу ирләр сайтта үзләре турында мәгълүмат калдырганнар, күп тә үтмәгән, “белгечләр” шалтыраткан да...

Лжеброкер боларга  шәхси кабинет ачарга ярдәм иткән, шунда чүпләре камыр кебек артсын өчен зур сумнарда акча салдырткан.

 

 Тыңлаучан һәм күп акчага өмет иткән ирләр бала кебек ышанып, кредитлар алып, акчаны “инвестициягә” салганнар. Шулай дип атыйк инде, алар бик җитди адымга баруларын аңлаган кебек булганнар бит инде. Ул акчаны нигә, күпме бүлү ттурында да хыяланып алганнардыр. Югыйсә,  Октябрьский кешесе 4,5 миллионнан артыграк, ә 50 яшьлек Нуриман районы кешесе 2 миллионга якын кредит алмаслар иде!

Әйе, схема буенча, алдын-артын уйламый, бер төймәгә басып кына,  күчергәннәр болар миллионнарны... Ә вәгъдә ителгән зур акчаларны инде көтмиләр, төп башына утыруларын аңлаганнар, әмма бик соң шул. “Бушлай сыр капкында гына” дигәнне искә төшермәгәннәр.

Башкортстан Республикасы буенча ЭЭМ кисәтә!

Игътибарлы булыгыз!

 Акча күчергәнче инвестиция платформаларын тикшерегез!

Кыска вакыт аралыгында зур акча эшләп алу тәкъдиме – сезне мошенниклар “уйнату”ы  билгесе. Банк исәпләрегезгә зыян китерүче эшләрдән ерак торыгыз.

 

Башкортостан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат-хезмәте.

 

фото:ferra.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: