Барлык яңалыклар

Җиде кеше яшәгән авылга 150 кунак кайткан!

 Кендек каны тамган туган авыл бит ул!  

Җиде кеше яшәгән авылга 150 кунак кайткан!
Җиде кеше яшәгән авылга 150 кунак кайткан!

 Кендек каны тамган туган авыл бит ул!

Уфа ягыннан килгәндә, Чакмагыш районы чикләреннән кереп, бераз баргач, юлдан эчтәрәк бер авыл булыр. Аңа илткән юл чатында атамасы язылган күрсәткеч торыр. Бу авыл “Кавказ” булыр!

Уфа юлларын тапаган ярты гасыр эчендә ничәмә кат узылды инде ул юллардан, хәтта ки, студент елларында өерелешеп, кызлар белән Кавказда кунак та булган идек, хәер, анысы аерым тарих. Әйтергә теләгәнем, тыныч кына яшәп яткан бу авылда күптән түгел бик күңелле итеп “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен уздырганнар.

“Үткәнеңне белми торып, алдагысын белә алмыйсың”,  – дигән шартны белә кавказлылар. Халык игътибарына борынгы көнкүреш кирәк-яракларыннан күргәзмә, авыл тарихыннан истәлекле фотосурәтләр куелган. Алып баручылар авылның бүгенге көнгә кадәр булган тарихын бәян иткәннәр. Уеннар, ярышлар гөрләп торган. Кавказ авылы чишмәләре суын эчеп үскән уллары-кызлары җырлар, чыгышлар бүләк иткән. Истәлекләр белән уртаклашу, сагындырган очрашудан бәреп чыккан күз яшьләре, шатлык, сагыш хисләре, беткән нигезләрне юксынып балавыз сыгып алулар – барысы да булган инде бу көнне...

Бәйрәмдә Иске Калмаш авылы хакимияте башлыгы  Гөлүсә Арнаутова, район совет секретаре Фаил  Ишморатов, авыл хакимияте ветераннар Советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева кунакларны тәбрик иткән. Авылны саклап яшәүче актив җәмәгатьчеләргә  бүләкләр тапшырылган.

Кавказны кадерләп, тәрәзәләрдә утларны сүндерми яшәүчеләр кемнәр алар?  Авыл старостасы Клара Нурисламова, Әнисә Гыйззәтуллина, Флүзә Хөсәенова,  Лида һәм Салават Маһияровлар, Радим Ямаев халык рәхмәтенә лаек. Алар бүгенге көндә Кавказ авылын, аның тарихын, исемен лаеклы саклый, авыл ил картасыннан югалмасын иде дип яши.  

Чарага матди ярдәм күрсәткән В. Соколов, И. Хаҗиев, Ф. Гарифуллинга халык бик зур рәхмәтле. Бу чараны оештыруда зур тырышлык салган һәм чараны видеороликка салып, мәңгеләштергән Иске Калмаш китапханәсе хезмәткәре Зөлфия Сәбгиянова белдерүенчә, Кавказ авылында бүген 7 (!) кеше яши. Аның каравы, авылны сагынып, 150 кунак кайткан!                                                                                                      Менә шундый язмышлар килде безнең авылларга... Йөзләгән еллар элек ничә гаилә нигез салган булса, бүген аларда шул санда кеше яши түгелме? Уйласаң, уелып китәрлек бит, ә?

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: