Күптән түгел Зәйнәп апаның туган көненә – 87 яшенә бардым. Аның язмышын язмый калдыра алмыйм.
– Мин үзем авылда туып-үстем, - дип бәян итте ул үзе турында. – Мин 1937 елгы. Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа 14 яшь иде, әнкәйгә ияреп сабантуйга чыктым. Армиягә киткән абыйдан бер генә хат килде. “Мин өйләндем, татар кызы, Үзбәкстанда калам” дип язган кыска хатыннан соң бер ел бер хәбәре дә булмады. Сабантуйда шул яклардан кунакка кайткан авылдашыбыз Рифат абый очрады. Әнкәй белән килеп исәнләште, озакламый яңадан Урта Азия якларына китүе турында әйтте. Әнкәй: “Галинең бер хәбәре дә юк, бер ел элек хаты килгән иде, Зәйнәпне дә үзең белән алып кит әле”, – диде. Рифат абый риза булды. Шулай итеп, Рифат абыйга ияреп Үзбәкстанга кузгалдык. Поездда барабыз, Рифат абый Ташкентка кадәр генә икән. Миңа Андижанга кадәр. Рифат абый вагон буйлап: “Андижанга кайтучы юкмы?” - дип кычкырып сорап йөри башлады. Вагон азагында утыручы Сара апа уңай җаваплады. “Сеңлемне Ташкенттан Андижанга кадәр алып бармассыз микән?” – диде абый. Сара апа янына күчеп утырдым. Поезддан төшкәч билет алып, Андижан ягына баручысына күчеп утырдык. Сара апа Андижан буйлап ялгызымны гына җибәрмәде, мине үзләренә алып кайтып ашатып-эчертеп йоклатты да, икенче көнне хатта күрсәтелгән адрес буенча миңа ияреп китте. Барсак – капка бикле. Урам буйлап бер хатын килә.
– Сез Галигәме әллә? – диде.
– Әйе, менә сеңлесе аны эзләп килде, – диде Сара апа.
– Гали эштә, әйдәгез безгә, - дип татар апасы безне үзләренә алып китте. Татарстаннан килгәннәр икән. Кайткач та иренә: “Галинең эшенә барып әйт, Башкортстаннан сеңлесе килгән”, – диде. Ярты сәгатьтә үтмәде, Гали абый кайтып җитте. Кочаклаштык, икебез дә елыйбыз.
Шулай яшәп киттем аларда. Мәрьям җиңги Татарстанныкы иде. Эшкә урнаштым. Өч еллап яшәгәч, Гали абый гаиләсен алып Башкортстанга кайтырга булды. Авылга кайтканда матур күлмәк алып кидем. Мине күреп авылның бөтен егете артымнан өере белән йөри башлады. Араларыннан ике егетне генә беләм – берсе Мөнир, берсе Гомәр. Гомәрнең матурлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Өйләнергә вәгъдә биргән кызын онытты, миннән күзен дә алмый. Ике айдан инде әти-әнисе белән мине сорап килделәр.
Күрше авылда Гомәрләрдә яши башладык. Беркөнне кайнам мунча ягарга кушты. Шәһәрдән абыстай да кайткан иде. Мунча яктым да, карарга дип кереп барам. Мунча ишегалдында кайнам белән абыстай очрады. Күзем тәрәзә төбендәге ике йомыркага төште. Кап-кара янган ике йомырка, берсе әрчелгән. “Ииии, тавыклар кытаклаган иде, мунча миченә кереп йомырка салганнар”, - дигән булды кайна. Абыстай миңа карап: “Балам, арагызга кеше керсә дә, Аллаһы Тәгалә кермәсен”, - диде. Мин бу сүзнең мәгънәсен аңламадым...
Шул көннән Гомәрне күрәлми башладым. Ихталарындагы коега сикерәсем килә, чыгып качасым килә. Гомәр эштән кайтты, мунчага киттек. Гомәр күземә җен булып күренә бит... Мунчадан кайтуыбыз булды, иремнең ике күзе күкәй кебек шешеп чыкты. Авыртуына түзәлми төне буе улады, куллары белән стенаны тырнап елады...
Төнне чыгардык, иртүк кайнам Гомәрне район үзәгенә хастаханәгә алып китте. Минем әнкәй килде. “Әнкәй, алып кайтып кит мине моннан, түзәлмим мин”, - димен. Әнкәй бер сүз дә дәшмәде. Ничек итсәм иттем, кайна белән Гомәр өйдә булмаганда әнкәйгә ияреп кайтып киттем.
Шуннан бүтән Гомәрне күрмәдем. Гомәр ике ай хастаханәдә ятты, табибларның ярдәме тимәгәч, әнисе дәвалый торган бер бабайга алып барган. “Йомры әйбер белән зәхмәт ясаганнар”, - дип бабай белгәнен укып өшкергән. Шуннан соң гына Гомәр савыкты.
Мин Уфага киттем, заводка эшкә урнаштым. Гомәрдән бәби көткәнемне белдем. “Үзе дә кирәкми, баласы да”, – дип, барып баламны алдырып кайттым. Кайнатам минем кайда эшләвемне белешеп, заводка килде. “Балакай, әйдә кайт, Гомәр белән яшәгез”, - диде. Мин юк дидем....
Төшемдә авылның елгасы аша күпердән чыгып барам...Артымнан Гомәр килә... Күперне чыгып беткәч артыма әйләнеп карасам, күпер юк булган, Гомәр елганың теге як ярында калган. Ул агым буйлап атлап төшеп китте, мин агымга каршы менеп киттем...
Уфада озак эшләмәдем, документларымны алып кире Үзбәкстанга Андижанга киттем. Зайдобетдин исемле егет белән танышып, кияүгә чыктым. Ирем шулкадәр яхшы булды, әти-әнисе бик кечелекле иделәр, миңа ялгыш кына да кырын сүзләре булмады. Җиде ел яшәдек, әмма балабыз булмады. Ирем бик нык бала сорый. Мин табалмыйм. Бәхетсез итмим дип кире Уфага кайтып киттем.
Башкача кияүгә чыкмадым. Эшләп бер бүлмәле фатир алдым. Сеңлемнең, энемнең балалары бик кешелекле, кечелекле, аһ итеп хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Хәзер уйлыйм да үкенәм: ул баланың ни гаебе бар иде? Ник аның гомерен өздем? Икенче үкенгәнем: кайна белән кайнатаның рәнҗешен алдым дип куркам. Кайнатам заводка мине алырга килгәч, аңа ияреп кайтмадым...
Шушы ике гөнаһым өчен көне-төне Аллаһтан, туалмый калган балам һәм Гомәрнең әти-әнисеннән гафу сорыйм. Кешегә яфа салып урын өстендә ятып үлмәсәм ярар иде, дип телим. Тизрәк ахирәткә китәсем, әнкәй белән әткәйне, абый белән җиңгине күрәсем килә...
Зәхмәтне кем ясаганын белдем инде азак. Гомәргә кияүгә чыга алмый калган кыз минем килендәшемнең ике туган сеңлесе иде. Килендәшем ясаган булып чыкты...
Зәйнәп апалардан кайтканнан соң бу язмыш күңелемнән озак чыкмады.
– Сихерне ни өчен ясыйлар? – ди «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин. – 1.Сихер кешеләрне аеру өчен кулланыла: ир белән хатынны, балаларны, ирне әти-әнисеннән, дусларны һ.б. 2. Кешене үзеңә карату яки биздерү өчен кулланыла. Сине яратсыннар өчен сөйдергеч ясыйлар. Чынлыкта, бу кешедә мәхәббәт барлыкка килми. Сөйдергеч ясатып була, ә аның белән үзеңне яраттырып булмый. Мәхәббәтне, яратуны Аллаһы Тәгалә бирә.
Гадәттә, сөйдергечне кызлар ясый. Шуннан соң, егет аны ярата башлар, дип уйлыйлар. Юк! Егетнең бу кызга наркотикка булган кебек тартылу, бәйлелек барлыкка килә. Наркотик кулланучылар наркотикның үзен яратмый. Алар аннан, киресенчә, бик газап күрә. Монда да шулай ук. Сөйдергеч белән караткан кеше үзенең гыйшкы янында тора алмый, аңа кыен, авыр; аңа да ярату бирми, үзенә дә тынычлык тапмый, агрессивка әверелә. Ахырда, «сөйгәнен» ташлап китә. Ләкин, күпмедер вакыттан тартылу сизеп, кире әйләнеп кайта. Шундый карусель барлыкка килә. Монда берсе дә бәхетле булмый, чөнки арада ярату юк. Бары тик наркотик кебек тартылу гына. Әлбәттә, ахыры күңелсез тәмамлана, мондый тормыштан ир-ат үз-үзенә кул салырга да мөмкин.
Аллаһы Тәгалә дәваны Коръән һәм сөннәт аша бирә. Бервакыт сәхабәләр юлда барганда, араларында пәйгамбәребез (с.г.в.) дә булган, кешеләр килеп, чирләп киткән дусларын өшкерүне сораганнар. Бер сәхабә барып, дога укыган. «Син аңа нәрсә укыдың?» – дип сораган пәйгамбәребез. «Әл-Фатиха» сүрәсен укыдым», – дип җавап биргән сәхабә. Аның дәвасы килешкән, чирле терелгән. Сихергә каршы иң көчле корал – Коръән. Ничек дәваланырга? Аллаһ ярдәменә сыенырга. Аллаһтан һәрвакыт ярдәм сорарга кирәк.