Барлык яңалыклар

“Уфалла" арбасы

  Истәлекләр.

“Уфалла" арбасы
“Уфалла" арбасы

Истәлекләр.

 

Балачакка кайтып барам,

"Уфалла" арбасында,

Шул арбалар өстерәде

Михнәтнең барысын да.

Галия, Газзә әбиләр,

Каһәр сугыш толлары.

Ачлык газабы кичергән,

Кызлары һәм уллары.

Кыр эшләреннән кайтуга,

Көтеп торган шул арба.

Печәне, утыны кирәк,

Җиләге - балаларга.

Әсма апа, Нәзилә әби,

Һәм безнең Кендек әни.

Кулларында - кара кәгазь,

Йөрәккәйләре әрни.

Исемләп торасы түгел,

Ярты авыл шыр ятим.

Ә шулай да сүнгәне юк,

"Кайтыр!" - дигән өметнең.

Чытырдашып ябышканнар,

"Уфалла" арбасына,

Нишлибез, килгәч афәте

Сугышлар аркасында...

Без дә хәзер зурлар инде,

Җиде-сигезгә җиттек.

Беләкләргә көч керүгә,

Шул арбага җигелдек.

"Гоберле чишмә" тавының,

Биеклеген күрсәгез!

Берәм-берәм мендерәбез,

Авырлыгын, беләсез.

Әнкәйләргә ярдәм итеп,

Килә сөендерәсе.

Күзләрендә нур балкуын,

Бик тә килә күрәсе.

... И балачак, менә шулай,

Эштә сыналып үттең.

Бүген "Уфалла" арбалы,

Истәлекләрне сүттем...

 

Ясирә Нәбиева.

Чакмагыш авылы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: