Барлык яңалыклар

"Киленне үз балаңнан да якынрак күрергә кирәк"

Ике киленле Рәсимә ханым Ильясова шундый фикердә.

"Киленне үз балаңнан да якынрак күрергә кирәк"
"Киленне үз балаңнан да якынрак күрергә кирәк"

"Килен белән каенана" конкурсына фотолар килүен дәвам итә. Каенана белән килен мөнәсәбәтләрен өлге итеп куярлык бер матур гаилә белән таныштырабыз. 

Рәсимә ханым Ильясова Чакмагыш районының Рапат авылында яши.Киленнәре Альмира һәм Айгөл белән төшкән фотосын җибәргән. Ул тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, үзе күп еллар каенана буларак, килен белән тату яшәү серләре белән уртаклаша, акыллы, файдалы киңәшләрен дә бирә.
Киленнәренә багышлап шигырь дә язган Рәсимә ханым. Аны хатның ахырында укырсыз. 

"Килен - кеше баласы. Шуның өчен дә аны үз балаңнан артык күрергә тиешсең. Чөнки ул кемнеңдер газизе, иркә баласы, - ди Рәсимә ханым. - Үз балаңа нәрсә әйтсәң дә, сыя. Усалрак сүзләр әйткәнне дә ул аңлый, гафу итә.Ә киленгә каты әйтүдән тыелырга кирәк. "Улым сиңа әйтәм, киленем син тыңла" әйтемен халык белеп әйткән.
Килен яңа, таныш булмаган гаиләгә килеп керә. Монда башка мөһит, башка гадәтләр, башкача мөгалләмә. Яңа шартларда яшәү өчен ияләшергә вакыт кирәк.
Яшьләр ирек ярата, шуңа да аларга ирек бирергә тиешсең. Киленең аны үз иткәнне, яратканны сизеп торырга тиеш.
Каенана олы кеше, аңарда тормыш тәжрибәсе дә күбрәк.
Арада җылы, ихтирамлы,  ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру каенанадан тора.
Олы киленем Альмира,улым Салават, берничә ел яшәгәч, башка чыктылар. Менә инде 30 елга якын матур итеп яшиләр. Ике кыз үстереп, югары белемле итеп, кияүгә бирделәр.Киленем Альмира тәрбияче булып эшли.Бик акыллы, уңган. Минем киңәшчем, терәгем.Әни, дип,өзелеп тора. Ярдәменнән ташламый.
Төпчек киленем Айгөл белән 10 елга якын бергә яшибез.Яшь аермабыз 40 яшь.Шундый акыллы киленем барга куанам.
Аның тәмле ашларын, ягымлы карашын тоеп яшим.Бергә тату яшәүнең сере - сабыр булуда, ихтирамда.Мин аны яратып кына торам, ул да минем өчен өзелеп тора.Чирләсәм, тәрбияли.Кулым сынгач, бәбәй урынына карады, ковидтан йолкып алды.Минем бәхеткә туган бала инде ул.
 Улым Олег Себердә эшләп йөри.Ул вахтада чакта дөньяны икәү алып барабыз. Ара тагын да якынлаша.Ул ирен, мин төпчегемне сагынып көтәбез. Ике кызчык үстерәбез.Килен белән сәхнәдә дә бергә, төрле очрашуларга да мине машина белән  йөртә.
Ике киленемнән дә уңдым, Аллага шөкер.

Киленем Айгөлгә

Багышлыймын шигырьләрне
Якын иткән һәркемгә.
Языйм әле, дим, мәдхия
Өемдәге киленгә.
Иң беренче ул бит әйтә:
"Хәерле иртә!" - диеп.
Иртәнгә коймак өлгерткән.
Ашадым, тәмләп, сөеп.
Урын-җирем бик тә чиста,
Юып эленгән керем.
Башкаларга сөйләмәгән
Тик аңа сыя серем.
Чирләп китсәм, яшь баладай,
Мине тәрбия итә.
Төрле дәвалар кулланып,
Мине кабат терелтә.
Төп йорт килене булганга,
Аңа авырлык төшә.
Кунак итә килгәннәрне.
Белмим, ничек өлгәшә?
Иҗатымда ярдәм итә:
Ул беренче тыңлаучы,
Минем йөрәк хисләремне
Тирән итеп аңлаучы.
"Техника"мны ипләүче ул,
Дөрес басмаган чакта.
"Җитәр, әни, йокларга ят!"
Шелтәли кайсы чакта.
Акыллы, уңган киленем -
Миңа язмыш бүләге!
Тигез, матур яшәсеннәр!
Кабул булсын теләгем.

***

Киленем Альмирага

Үз әнкәсе кебек күреп,
Һәрчак хәлемне белә.
Берәр эшем килеп чыкса,
Килен йөгереп килә.
Җеп кебек нечкә токмачны
Кем оста кисә белә?
Ит бәлешен, тәмле итеп,
Тик ул пешерә белә.
Өй түрләренә утыртып,
Ул сыйлый, хөрмәт итә.
Бала рәхәтен татыймын,
Миңа инде шул җитә.
Тупсамны атлап кергәндә
Минем бал-майны капты.
Шуңадыр күңеле йомшак,
Ә теле - балдай татлы.
Йөзе ачык, үзе сабыр,
Акыллы минем килен.
Шундый кызның әнисенә
Мең рәхмәт төшсен, димен.
Эч серемне бушатырга
Аның янына киләм.
Килен дисәм, бик аз булыр,
Кызымдай якын күрәм.🥰

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: