Барлык яңалыклар

Ничек шулай озак яши алган?

 Яшәп була, ди. Табиблар озын гомерлелекнең  серен ачканнар.  

Ничек шулай озак яши алган?
Ничек шулай озак яши алган?

 Яшәп була, ди. Табиблар озын гомерлелекнең  серен ачканнар.

 

Апрель башында, Венесуэлада 114 яшьлек, дөньяда иң өлкән яшьтәге кеше – Хуан Висенте Перес Морава вафат булды дип яздылар. Хәзер бу титулга японлы Гисабуро Сонобэ лаек булды. Ул 1911 елда туган. Галимнәр гомерне озынайту серләрен белә, ди, имеш. Чынмы бу сүз?


Белгечләр яшәр елларыбызны арттыруның 11 ысулын ачыклаган ул.

Сезгә шуларны җиткерәбез бүген.
1. Урамда велосипедта китеп баручыны күрсәгез, белегез, ул сездән
озаграк яшәргә мөмкин. Галимнәр спортчыларның гади кешеләрдән алты елга озаграк гомер итүен исбатлаган. Аларда яман шеш белән авыру хәвефе дә 44 процентка кимрәк икән. Сез дә велосипедта йөрегез!
2. Күбрәк китап укыгыз. Ниндине телисез, шундыйны. Нәфис
әдәбиятмы, классикамы, җиңел-җилпе детективмы, фәнни хезмәтме — барысы да гомерне озайтуга сәбәпче.
3. Начар эмоцияләрне чыгару мөһим. Аларны күңелегезгә йотмагыз!
4. Моның өчен кемгәдер кычкыру мотлак түгел. Йөгерегез, бокс белән
шөгыльләнегез, җырлагыз, һичьюгы күңел бушатып елап алыгыз. Җиң сызганып физик эш эшләп алу да яхшы.
5. Оптимистлар озаграк яши — бу бәхәссез. Оптимист булырга
өйрәнегез!
6. Каһвә һәм чәй эчегез. Аеруча яшел чәйне ешрак куллансагыз була.
7. Азрак ашагыз! Җиңелчә ачлык тойгысы гомерне озайта
икән. Сүз озак вакытка ашаудан баш тарту турында түгел, кулланган калорияләрне киметү турында.
8. Чили борычын даими рационга кертегез. Аны яраткан кешеләрдә, яман шеш, йөрәк авырулары һәм салкын тию авырулары хевефенең 14 процентка азрак булуы ачыкланган.
9. Шоколад та гомерне озайта! Стресска каршы торырга да ярдәмләшә.
Өстәвенә ул хатын-кызларда инсульт хәвефен киметә.
10. Барлык озак яшәүчеләрнең рационында сыр булуы ачыкланган. Юкка түгелдер. Сез дә аны ешрак кулланыгыз.
11. Галимнәр үткәргән тикшеренү еш соңга калучы кешеләрнең озаграк яшәвен исбат иткән. Алар ниндидер кысаларга сыю өчен артык пошынып бармый һәм депрессиягә бирешеп бармый икән.

Фото: rtek24.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: