Барлык яңалыклар

"Ярты көн әнине уятырга тырыштым..."

Иртән: “Әни тор, иртә җитте бит инде”, – дип уятым маташканымны хәтерлим. Ә әни уянмый. Ярты көн шулай әнине “уятырга” тырыштым. Аннан гына үлгәнен аңлаганмын.

sparklogic.ru "Ярты көн әнине уятырга тырыштым..."
"Ярты көн әнине уятырга тырыштым..."Фото:sparklogic.ru

 Кечкенә бала белән мавыгып, яныма килеп баскан олы яшьтәге апаны күрми дә калганмын. Пөхтә киенгән, кечкенә генә буйлы, кулына иске генә сумка аскан әби минем белән шулай сүз башлады. – Борчылмагыз апа, хәзер килеп җитә. Ун минут саен йөри ул моннан, – дим апага. Инде атна буе поликлиникага бала белән массажга йөреп, трамвай расписаниесен өйрәнеп беткән идем.   

– Мондагы кибеттә рәтле әйбер юк. Ипиләре дә иске була. Шуңа да трамвай белән теге баштагы кибетләрне әйләнеп кайтам, – дип сүзен дәвам итте ул.   

 – Балаларыгыз белән тормыйсызмы әллә?  

 – Бер кызым белән бер улым район үзәгендә яши. Ә Машам 20 яшендә, үпкәсенә салкын тиеп үлде. Ике тапкыр кияүгә чыктым. Ирләремнең дә икесен дә җирләдем. Үзем генә торам шул, кызым. Яшьләр белән тора да алмыйм, торасым да килми. Аларның үз тормышы. Үз гомеремдә мин бик күп нәрсә күрдем. Әтине сугышка алдылар. Аның үлгән хәбәре килгәннең икенче көнендә әнисез калдым. Йокларга яткан җиреннән уянмады. Иртән: “Әни тор, иртә җитте бит инде”, – дип уятым маташканымны хәтерлим. Ә әни уянмый. Ярты көн шулай әнине “уятырга” тырыштым. Аннан гына үлгәнен аңлаганмын. Әтинең үлгәнен күтәрә алмагандыр инде, бичара. Икенче көнне шулай китеп барды. Ике балалар йортында яшәдем. Аннан әнинең апасы үзенә алып тәрбияләде. Үпкә чире белән бик озак чирләдем. 20 елдан артык экзема белән җәфаландым. Берсендә табибтан чыктым да, елыйм инде хастаханә янында. Табиб миңа бер ризыкны да ашарга ярамый дип чыгарды. Суда пешкән ботка, кара ипи генә ашап торырга кушты. Яшь вакытта алай гына ашыйсы килми бит. Бер әби килеп, ник елыйсың, дип сорады. Сөйләп бирдем. Сумкасыннан үләннәр чыгарды да, ничек эчәргә икәнен аңлатты. Шулай эшләдем дә. Төнлә уянып киттем дә, ут кабыздым. Карыйм: тәнем чип-чиста. Икенче көнне табибка бардым. Ничек дәваладыгыз, моны алай тиз бетереп булмый бит, ди табиб. Ходай дәвалады мине, дим. Ышанмый. Хәзер миңа 84 яшь. Картайган көнемдә үз өемдә, үз көем белән генә яшисем килә, – диде әби.     

                                          Лилия ЛОКМАНОВА

 

Читайте нас: