Барлык яңалыклар

“Моңа кадәр түздең бит, әнкәй...”

Бервакыт, яңа өй салыр вакыт җиткәч, Сания апа каенанасыннан акча сораган. Ә бөтен җыелган байлык Сәйдәшнең шәһәрдә яшәүче сеңлесенә китеп барган икән. “Шәһәрдә акча күп кирәк бит”, – ди кайнасы. Сания апа шул көнне үкси-үкси елаган.

“Моңа кадәр түздең бит, әнкәй...”
“Моңа кадәр түздең бит, әнкәй...”

 “Сабырлык – ул Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт”, – диләр. Элек кешеләр бу сүзләргә аеруча җитди караган. “Кияүгә чыгу бер генә булырга тиеш”, – диде Сания апа. “Ә ирең холыксыз булса нишләргә? “Түзәргә... Мин түздем бит”, – диде ул.  

...Авылда Саниянең кара озын толымнарына кызыкмаган кызлар юк иде. Үзе тыйнак, сөйкемле, әле тырыш та. Сания кечкенәдән авыр эшкә күнеккән. Әниләре дүрт баланы үзе генә тәрбияли. Ә Сания – иң өлкәне. Колхоз эшеннән арып кайткан ананың ашарга әзерләргә вакыты юк. Сания ашарга да пешергән, өйне дә чисталыкта тоткан, кер дә юган. Егетләр белән бик очрашып йөрмәгән. 

  – Горур булдым. Егетләргә исем китмәде. Әле бит ятим кызны тулы гаиләгә килен итеп алырлармы дигән уйлар да булды. Шулай тәрбияләгәннәр безне. Тормыш иптәшең үзең белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш, – дип искә алды Сания апа.   Фаил белән аерылушының сәбәбе дә шул булган. Сания белән Фаил авылдашлар, бер-берсен кечкенәдән беләләр. Әти-әниләре дә таныш. Бергә булуларына каршы да килмиләр. Тик Сания егетне яратса да, күңел түрендә әтисез үсүеннән кимсенә. “Миннән яхшырак кызлар да бар”, - дип уйлый ул. Сөйгәненә бу хакта ничек әйтергә генә белми.   

Күрше авылдан Нурия апа Санияне күптән күзәтеп йөргән булган. Улы өчен менә дигән тормыш иптәше. Нурия апа да бит биш баланы бер үзе тәрбияләгән, шуңа күрә холкы да көчле. Колхозда ир-атлар белән эшләгәч, җор телле, үткен карашлы кеше була ул. Нурия апа улын Саниягә димли. Сәйдәш тә каршы килми, чибәр кыз бит.   

– Миңа сез тиң ярлар түгел дип әйттеләр. Ә ул вакытта яшь идем, горурлыгым көчле булды. Икебез дә әтисез үскәч, бер-беребезне аңларбыз дип уйладым, – ди Сания апа.   Ә Сәйдәшнең холкы гел әнисенеке кебек булып чыга. Авызына хәмер эләккәндә, гомумән, сугып җибәрергә дә күп сорамый. Сания беркайчан да Сәйдәштән “яратам” сүзен ишетмичә яши. Тегесе иртән эшкә чыгып китә, кичен чайкала-чайкала кайтып керә. Сания түзә, аны шулай тәрбияләгәннәр.   

Яшь гаилә каенана белән бер йортны бүлеп яши. Сәйдәшнең дә, Саниянең дә эшләгән акчасын каенана җыеп бара. Ул Саниягә: “Син акча тота белмисең”, – дип кенә әйтә.   

 – Каенана сүзеннән мин дә, ирем дә чыга алмадык. Эшләгән акчамны да тотып карамадым. Адәм көлкесе, – ди Сания апа.   Бервакыт, яңа өй салыр вакыт җиткәч, Сания апа каенанасыннан акча сораган. Ә бөтен җыелган байлык Сәйдәшнең шәһәрдә яшәүче сеңлесенә китеп барган икән. “Шәһәрдә акча күп кирәк бит”, – ди кайнасы. Сания апа шул көнне үкси-үкси елаган, аерыласы да килгән. Киемнәрен дә җыя башлаган, тик... Балаларына әтисез тормыш күрсәтәсе килмәгән. Ул ятимлекнең бар ачысын үзе аша үткәргән. “Нинди генә булса да, балага ата кирәк”, – дип үзен юаткан. Түзгән, гомер буе түзгән.  

 – Иремне күптән җирләдем. Аерылышам дигән чакларым күп булды. Сәйдәш кул күтәреп, кулымны сындыргач, китәргә уйладым. Балаларым: “Моңа кадәр түздең бит, әнкәй”, – дип туктатып калды. Хәзер яшьләр аз гына ыгы-зыгы чыкса да, аерылыша. Әзрәк сабыр итәргә кирәк. Минем кебек артык сабыр булу да начар. Үзем гаепле. Бөтен бәхетем – балаларым булды, – дип тәмамлады сүзен Сания апа.  

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

naked-science.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: