Барлык яңалыклар

Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты

Офицер: романтикамы, кыюлыкмы?

Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты
Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты

Офицер: романтикамы, кыюлыкмы?

Полковник, чик сакчысы Рафаил Габдрахман улы Исламов Чакмагыш районы Аблай авылында мәктәп тәмамлаганнан соң Алма-Атаның  чик буе гаскәрләренең Кызыл байраклы югары  хәрби училищесына укырга керә. Анда бару аның яшерен  бер хыялы белән дә бәйле иде. Хоккей яраткан, кыш буе шайба куган малай ЦСКАның   хоккей клубына училище аша эләгергә хыяллана иде. Ләкин армия тормышы аны үзенә бик тиз суырып ала һәм үрнәкле офицер ясый. Сүзебез шул ир-егет һөнәре хакында...

Офицер: романтикамы, кыюлыкмы күбрәк?.

  • Кем ул офицер, нинди ул офицер һөнәре, Рафаил туган?
  • Офицер – ул һәрвакыт максатка омтылучанлык, җыйнаклык һәм хәзерлек өлгесе, бервакыт каушамый торган, көчле тәнле, кодрәтле рухлы һәм бик белемле  кеше. Җиңел һөнәр түгел, әлбәттә, шуңа  бик җитди уйларга кирәк ул һөнәрне сайлаучы кешегә.
  • Училищедан соң кайларда хезмәт иттегез?
  • 1976 елдан Амур өлкәсе Магдагач районы  Кузнецово авылында застава начальнигының урынбасары булып хезмәт итә башладым. Аннан застава начальнигы булдым, Амур буенда 40 чакрымлык  СССР – Кытай чигендәге участок өчен җавап бирдек.  Кузнецовода 100ләп кеше яши иде, Кытай ягында меңнән артык халык иде.
  • Офицер һөнәре бик үзенчәлекле дип әйттек. Ләкин чын офицер булу өчен тылның нык булуы кирәк, ягъни хәләле. Сезнең белән бар борчу-шатлыкларны бергә күтәргән ханым хакында беләсе килә.
  • Венера белән туган авылым клубы төбендә тулы айлы август кичендә таныштык. Мин училищедан кайтып, хезмәткә китәргә торган чак. Уфа кызының ерак Көнчыгышка китүен күз алдына да китерүе кыендыр. Ләкин яшь чак, романтика, мәхәббәт. Һәи иң мөһиме – ул офицер кызы иде. Шул барын да хәл иткәндер. Офицер гаиләсе – бик үзенчәлекле пар ул, бер  кызыбыз да офицерларга  кияүгә чыкты. Династия дә килеп чыга.

Ерактагы якын  Әфганстан

  • Әфганстанга бару ничек булды?
  • Әфганстанга бару тәкъдиме булгач, бик табигый рәвештә ризалаштым. Заставадан киттем, гаиләне Уфага озаттым. 1987 елның майның башларында  Хабаровскидан самолет беләнТашкентка, анда медкомиссия үттем дә Ашхабадка, анан Дүшәмбегә очтым. Автобуслар белән   Таҗикстанның Куляб өлкәсендә  Московское җирлегендә тукталганнан соң, икенче көнне  вертолетларда Әфганстанга барып төштек.
  • Нинди уйлар булды ул ил туфрагына аяк басканда?
  • Башкалар да китте, без дә, яшь чак, әллә ни уйлану да, курку да юк. 300 ләп хәрбидән торган мото-маневрлы төркемнең штаб начальнигы вазифасында идем.
  • Беренче күргән әфганлылар кемнәр иде?
  • Икенче көнне безнең белән бергә эшләүче аларның милициясе – царандой солдатлары белән  Янгы калада  очраштык. Үзбәкләр яши торган төбәк.  Әфган солдатлары белән бергә операцияләрдә катнаша идек. Кышлакны уратып алгач, әфган сарбозлары( солдатлары)  авылга керә, анда дошманның барлы-юклыгын ачыклый иде. Шулай итеп, без пограничниклар ил чиге буеннан 100 чакрымлап җирнең

иминлеген Әфганда торып саклый идек. Аннан безгә һөҗүм итәрлек дошманнар җыела алмый иде.  Разведка биргән мәгълүматларга нигезләнеп,  үзебез җавап бирә торган территорияне сакладык.

  • Әфганнар белән аралаша идегезме?
  • Бездән 20 чакрымда Ходжа Баһаветдин кышлагы бар иде. Анда Әхмәт шах Масудның бер командиры Рәшит торды. Аның җаваплылыгы булган җирләрдә алар безгә каршы  мина, фугаслар куймады. Аның энесе Шәвәли белән еш күрешә идек.  Ул үзбәкчә сөйли, мин татарча, ләкин бер-беребезне аңлый, бер-беребезгә ярдәм дә итә идек.

Без Әфганстаннан чыккач, анда илнең төньяк районнарын контрольлек итүче “тау барсы” – Әхмәт Шаһ Масудның ставкасы булды. Хуҗа Баһаветдин кышлагына килгәндә, безгә, царандой белән бергәләп, аның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә дә туры килгәләде. Мәскәү, Ашхабад, Дүшәмбедән килгән полковник чинындагы хәрбиләр белән очраша иде ул кыр командиры. Анда “Дуслык йорты” бар иде. Әфганда солдат тормышы

  • Безнең солдатлар кайда яши иде?
  • Без элек СССРдан килгән белгечләр  төзегән йортларда тордык. Шул ике бина янына яртысы җиргә иңгән саманнан казармалар төзедек. Анда ашханә, мунча бар иде. Су белән дә үзебене үзебез тәэмин итә идек. Без урнашкан җирдә БТР, БМПлар, һәм тәүлек әйләнәсенә бу территория сакланды. Окоп, блиндажлар төзелгән һәм әзерлек югары дәрәҗәдә иде.
  • Халыкның сезгә – шуравиларга мөнәсәбәте ничек иде?
  • Халык бик ярлы иде, һәм безгә мөнәсәбәте начар түгел иде.

Бер елдан соң мине Тахор провинциясендә мото-мобиль төркемнеңбашлыгы иттеләр, ул 40-45 чакрымга  эчтәрәк, ераграк иде. Монда инде безгә мөнәсәбәт икенчерәк булды. 1988 елның декабрендә 3 тапкыр безнең гарнизонны  сопкалардан – таулардан  минометлар һәм эре калибрлы пулеметлардан утка тоттылар. Бәхеткә, безнең разведка яхшы эшли иде. Радиобәйләнешләреннән белеп торганнар, күрәсең.  Дошманнар безне утка тоту алдыннан безгә блиндажларга яшеренергә дигән команда килә иде. 5 минут та үтми, ата башлыйлар. 3 тапкыр өчәр-дүртәр сәгать  атыш барды, безнекеләр дә җавап бирде.

15 февраль 1989 ел...

  • Әфганнан кайту хәлләре ничек булды? Керердән алда чыгарыңны уйла, дигән сүз дә бар бит әле?
  • Әфганстаннан чыгу вакыты җиткәндә, 15  февральдә иртән  сәгать 5 ләрдә Чахи-аб кышлагыннан бер төркем аксакаллар безгә килде.Тәрҗемәче белән боларны  каршы алдым, ихтирам күрсәтеп, чәйгә дәштем.  Безнеңкитәсен белгән картлар болай ди:”Ничә ел сез монда булдыгыз, безгә зыян эшләмәдегез, таламадыгыз, гуманитар ярдәм тараттыгыз, ярдәм иттегез, кышлакка дизель генераторы куеп, яктылык бирдегез. Шуңа без сезгә нинди яхшылык эшли алабыз?–диләр.
  • Мин әйтәм: без китәбез, әгәр безне озатып барсагыз, бик әйбәт булыр иде.Сопка, таулар беткәнче булса да, безне озатыгыз, дидем. Риза булдылар. Мин аларны берәрләп БТР һәм БМПларга утырттым. Ап-ак сакаллы картлар машиналар өстендә, сакалларын җилфердәтеп,  безнең белән киттеләр. Куркыныч участокны үткәч, арадан берсе:”Дошманнар сезне утка тотарга уйлаган  булганнар, ләкин без булгач, кыймадылар. Аксакаллар бездә бик ихтирамлы затлар бит!”– диде.

Хайратонда Громовның 40нчы  армия частьлары,  зур күпер аша чыгып, Ватанга кайтты, аларны телевизордан күрсәттеләр. Ә без Пьяндж елгасын БТР, БМПларда кичтек, анда күпер дә юк, тирән дә түгел иде. Елганың СССР  ягында безне музыка, сый тулы өстәлләр  һәм халык каршы алды. Шәрап-мазар куелмаган иде (ярамый иде) , ләкин  аяклар арыганчы биедек тә, җырладык та. Аннан кайту күңелдә мәңге калырлык шатлык һәм сөенеч иде.

  • Югалтуларсыз чыктыгыз инде?
  • Әйе, гомумән, 2 ел эчендә мин җитәкләгән төркемнән бер генә солдат та һәлак булмады, аларның әниләре алдында минем йөзем ак, намусым саф.

Армиядәге  якташлар

  • Чит-ят җирләрдә милләттәшләр бар идеме?
  • Заставаларда татарлар, Башкортстаннан егетләр күп иде. Якташлык, фронт туганлыгы хисе солдатка рухи көч бирә, сагынуны күпмедер баса.  Әфганстанда чакта бер солдат яныма  килеп миңа татарча эндәште: - Исәнмесез, Рафаил абый.  Мин  Аблайдан Солтанов Сабах  малае Рәлиф   булам, – диде. Ленин орденлы тракторчы Сабах абыйның улы булып чыкты ул.   Ул  штурмга баручы  десант отрядында хезмәт иткән булган. Кайтам, ди. Фуражкаң бармы, дим. Юк, ди. Аңа шәп офицер фуражкасы табып бирдем, бик канәгать булды авылдаш. Хәзер аңа 50 яшьләр бардыр инде.  Элемтә югалды,  күрешкән юк, гәзитне укыса, хәбәрләшәсе иде.
  • Ә полкташлар белән аралашасызмы?
  • Бергә хезмәт иткән иптәшләр белән күрешәсе кил.. Стәрлетамакта яшәүче сабакташым Зөфәр Ибраһимов, Сибайдагы Петр Армизонов белән хәбәрләшәбез. Үткән ел бергә хезмәт иткән генерал-полковник Мансур Вәлиев белән очраштык.  Якташларым Зөфәр Ибраһимов һәм Ришат Шәнгәрәев белән күрештек.   Хезмәттәш дусларның кайберләре китте дә инде... Алар исәннәр күңелендә яши...
Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты
Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты
Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты
Әфганстаннан бар солдатым да исән чыкты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: