Рәнҗеткән кешеңнең яшеннән курык, дигән Аллаһ. Бу сүзләр үз башыңа сынаулар килгәч кенә искә төшә. Тормыш юлында кылган хаталарны барлыйсың, ә хаталар күп ясалган икән... Мөнир белән Ләйсән авылда иң матур пар иде. Мөнирнең кулыннан килмәгән эш юк, барысын булдыра. Агачны да кисә, тимерен дә ялгый, моңа өстәп бик матур итеп гармунда уйный. Ләйсән дә бар яктан килгән шул. Күрше-тирә апалар: "Безгә шундый килен бирсен, Ходай", - дип сокланып карады. Мөнир белән Ләйсәннең мәхәббәте Сабантуйда башланды. Мөнир ат чабышында катнашты. Менә шул чабыш вакытында аттан егылып, аягын авырттырды егет. Ләйсән табиблыкка укыгач, батырга ярдәмгә ашыкты. Күзләр шулай очрашты. Мөнир Сабантуйда җиңмәсә дә, бүләксез калмады - ике елдан артык бергә алар. Ләйсән сөйгәненең тиздән кул сораячагын сизенеп торды. Мөнир дә йөзекне алып куйды, "Кайчан бирергә икән", - дип баш ватты.
Бер көнне Ләйсән белән Мөнир шәһәргә юл тоттылар. Ләйсән йөзек турында хыялланып барды. Сөйгәне бер матур җиргә барабыз дигән бит. Юлда машиналар да күп түгел. Һава торышы да тыныч. Светофорда кызыл янды. - Барыбер машиналар юк. Киттек әйдә, - диде Мөнир. - Көтеп торыйк, җаным, - диде Ләйсән. Мөнир сөйгәнен тыңламады. Кузгалып китте. Машиналар күренмәгәч, як-ягына карап та тормады. Егет уң яктан килгән машинаны күрмәгән. Әллә кая ашыккан. Бәрелделәр... Мөнир уянып китте. Башта тавышлар яңгырады, дөнья меңләгән кисәккә таралган төсле тоелды. Мөнир күз карашын Ләйсәнгә төшерде. Аның ике аягына да тәрәзә пыялалары кергән. Аннан куе караңгы кызыл кан чишмәсе ага. Мөнир кулларын калтырата-калтырата телефонга үрелде. Өч сүз бәйләп: "Ләйсәнгә авыр. Килегез", - дип кенә әйтә алды. Машинадан чыгып, янәдән шалтыратты. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килде. Мөнир сөйгәненең аякларына карый алмады. Күзләреннән бертуктаусыз яшь агылды. Хастаханәдә егетнең җәрәхәтләрен карадылар. Контузия, диделәр. Ә Ләйсәнне операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Мөнир сәгать телләренә карап, һәр минутны эченнән санап утырды. Ә башында: "Мин гаепле", - дигән уйлар сәгать телләре хәрәкәтләнгән саен барлыкка килде. Табиблар чыкты: - Пациент бик күп кан югалткан, тәрәзә пыяласы аның нервларына зыян салган. Аның исән калуы могҗизага тиң. Әмма аяклары йөрмәскә мөмкин, - диделәр. Мөнирнең хәле җиңеләйде. Иң мөһиме - Ләйсән исән! Егет кызның бүлмәсенә юл тотты. Ишек янына килеп җиткәч, туктады. Аның күңелен курку хисе биләп алды. "Ә тора алмаса, монсына да гаеплеме?" - дип уйланды ул. Мөнир караңгы бүлмә ишеген ачып җибәрде. Ике-өч адым атлагач, туктап калды. Ләйсәнне танып та булмый. Аның көләч йөзендә, якты йолдызлар кебек балкып торган күзләрендә нур юк. Ул ак түшәмгә тоссыз күзләр белән карап ята. Берничә сәгать эчендә Ләйсән үзгәрде, чөнки үз аякларына баса алмаячагын күңеле сизде.
Ләйсән хастаханәдә дүрт ай булды. Мөнир аның хәлен белешеп торды. Башта гаеп хисеннән арына алмады, көн саен килеп торды. Аннан көн аралаш, соңыннан атнага бер. Ләйсән көтте. Бу вакытта аңа сөйгәненең назлы карашы, җылы куллары кирәк иде. Ә Мөнир югалды... Ләйсән уйларга чумды, ул аны көтте, әмма беркайчан да шелтә белдермәде. Ләйсән авылга үз аякларына басып кайтмады. Ул бүтән йөгерә дә, тапырдатып бии дә алмаячак. Ләйсәнгә авыр булса да, түзде. Төнлә үкси-үкси елады, ә иртән күз яшьләре аша елмайды. Мөнир килмәгәнгә дә бер атна була инде. "Ник килми икән. Телефоннан шалтыратып хәлемне дә белми бит", - дип борчылды Ләйсән. Дус кызларына үз зарларын сөйләргә булды: - Мин хәзер Мөниргә кирәк түгелдер инде. Моңа ышанасым килми. Туй турында хыялланган идек бит. Бөтенесе буталып бетте... - Ләйсән, алай димиләр. Әйдә безнең белән урамга чыгып кер. Бу юлы сорап тормыйбыз! Җыен, - дип үгетләде кызлар. Ләйсән авыл урамы буенча кич йөрүне бик сагынган икән. Кәефе үзе дә сизмәстән күтәрелеп китте. Ә авыл төрле тарафлардан җәйге ялларга кайткан яшьләр тавышы белән гөрли. Ләйсән сөйгәне белән очрашу турында хыялланды. Аларга һичшиксез күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк иде. Мөнир бу кич Ләйсәнне күрергә бер дә әзер түгел иде. Ул Казаннан кайткан кунак кызына күз салган. Мөнир белән кулга-кул тотынышкан ят кешене күргәч, Ләйсән ышанмады. "Күзем күрмидер, ялгышам", - дип кабатлады. Ялгышмаган. Аның Мөнире бүтән белән! Ләйсәннең күзләренә яшь җыелды. Әмма ул түзде. Мөнир Ләйсәнне янына килеп җиткәндә генә күрде. Каушап калып: "Ни хәл, Ләйсән?" - диде. Якын-тирәдә басып торган яшьләр Ләйсән белән Мөнирне икәү генә калдырды.