Барлык яңалыклар

Киткәннәр кире кайтмый шул

Җан авазы.

Киткәннәр кире кайтмый шул
Киткәннәр кире кайтмый шул

Җан авазы.

 

 

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, якташыбыз Җәвит Шакировның җитди кыяфәттә төшкән фотосурәтен табуы авырдыр. Мин тырышсамда андыйга тап булмадым.  Ул һәрвакыт елмайган, позитивта, кешеләргә шатлык, яхшы кәеф өләшә. Әйтерсең, 5 яшьтән ятим калмаган. Әйтерсең, нужа шулпасын татымаган. Ә алтмышның өстенә чыккан ирнең йөрәген беркайчан да сүрелмәс ятимлек ачысы, әрнү, юксыну телгәли икән бит. Җәвитнең эчке халәтен аңларга менә бу видео ярдәм итә. Үзебезне дә, әниле һәм инде әнисезләрне дә, уйландырырлык Җәвитнең йөрәген ярып чыккан хисләре...

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: