Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
23 декабрь 2023, 13:52

"Күршеңнең күзләре бик ялтырый, иреңне эләктерергә йөри ул"...

Гомер талашмаган күршеләрнең исәнләшмәс дәрәҗәгә җитеп аралары өзелүне бөтен авыл читтән генә күзәтте. Тагын да зуррак таяк тыгып катырак болгатырга теләүчеләр дә булды, чыш-пыш гайбәт сөйләүләр дә гадәти күренешкә әйләнде.

krasivoe-foto.ru "Күршеңнең күзләре бик ялтырый, иреңне эләктерергә йөри ул"...
"Күршеңнең күзләре бик ялтырый, иреңне эләктерергә йөри ул"...Фото:krasivoe-foto.ru

Гомер талашмаган күршеләрнең исәнләшмәс дәрәҗәгә җитеп аралары өзелүне бөтен авыл читтән генә күзәтте.
Тагын да зуррак таяк тыгып катырак болгатырга теләүчеләр дә булды, чыш-пыш гайбәт сөйләүләр дә гадәти күренешкә әйләнде. Хәлләрен сорашкан кеше дә берәр якны яклап, икенчесен яманларга кереште. Дуслаштыру ягын берәү дә кайгыртмады. 
– Сизә идем мин Гөлнисаның синнән көнләшүен. Йөзенә чыккан бит. Ничек үзең белми йөрдең. Күлмәген дә синекенә ошатып кия иде бит, чәчен дә синеңчә буята. Сез машина алгач, алар затлырагын алып кайта. Кереп тәмле чәең эчкәндә генә дус икәне әллә каян беленә иде бит, – дип, әй сөйләде аңа сөт җыючы Сария. Аның сүзен авылдашы Галия куәтләде. Иртә таңнан Гөлчирәнең кәефе төште. 
– Сөтне иремә генә биреп чыгарсам бу сүзләрнең берсен дә ишетмәгән булыр идем, – дип үкенде ул. – Менә хәзер нинди кәеф белән эшкә барырга да, ничек эшкә тотынырга? Әле бит аның күңелең тыныч түгелен ашлары да сизә. Йә камырың уңмый, йә тозы күп салына...
Чиләген өй алдына кую белән иренә зарын сөйләргә ашыкты. Йортка керү белән иреннән тынычландыра торган сүз көтте. Ул да:
– Күршене сайлап алмыйлар. Әлегә кадәр түзгәнсең бит, түзәргә кирәк. Талашып яшәү авыл халкы алдында да килешми. Гаеп бит синең үзеңдә күбрәк, – дип куйды. 
Иренең йомшый башлавын сизү Гөлчирәнең тагын да җенен чыгарды. 
– Күрәсең, дөрес аяктан тормаганмын, – дип нәтиҗә ясады. 
Гөлчирә колхозга практикага килгән җирдән, 18 яшендә Фәриткә кияүгә чыгып калды. Үзе районның икенче бер почмагыннан. Туйлар узганнан соң, дипломын барып алды да, колхоз ашханәсенә эшкә урнашты. Кыр хезмәткәрләрен тәмле ашлар белән сыйлаганда ук аның җитез, уңган куллы булуын сизгәннәр иде инде. Бала үстерү ялларыннан соң ул мәктәп ашханәсенә урнашты. Менә инде 20 елдан артык шунда хезмәт итә. Балаларны тәмле ашлар белән сыйлый. Эшен яратып башкара, балалар да үзләрен көн саен тәмле ашлар көтәсен белеп, кая күрсәләр дә сырып алалар үзен. 
Гөлчирәнең килен булып төшкәненә 23 ел вакыт узган. Килү белән авыл халкы арасында да яраттылар, уртак тел тапты ул. Гомерлек дуслыкны дәвам итеп, күршеләре белән дә аңлашты. Яшелчә бакчасы аша гына салынган тар сукмакта бер дә эз бетмәде. 
Авылда каенана-каената белән яшәүче гаиләләр күп түгел. Гөлниса белән Гөлчирә икесе дә төп йортта калган. Туган нигез җылысын саклауны алар васыять итеп алган. Өлкәннәр белән тату гына яшәделәр, тавышланып урамга чыкмадылар. Ике күрше килененең серләре дә уртак иде, зарлары да бер-берсеннән чыкмады.
Гөлниса Гөлчирәдән 5 яшькә олырак. Килен булу стажы да зуррак. Ул гомерлек яры итеп авылдаш егете Илназны сайлаган. Гөлниса элемтә бүлегендә эшли. Илназ исә авылның алдынгы комбайнчысы. Тырышып, тырмашып, үз көчләре белән, балаларына да ярдәм итеп яшиләр. 
Әлегә кадәр ике гаилә бар эштә ярдәмләшеп көн күрде. Аларның борчулары да, шатлыклары да уртак кебек иде. Бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрделәр, концерт-театрларга бергә йөрделәр. Ялгыш кына да әйткәләшкәннәрен хәтерләми алар. Бу арада гына әллә ни булды үзләренә. 
– Гөлнисаның күзләре бик ялтырый әле. Иреңне эләктерергә йөрмидер бит ул? Бик ваемсыз кыяфәт чыгарып йөрмә әле син, – дип, хезмәттәше дә күңеленә шик кертте.
Аяз көнне яшен суккан кебек булды хатынны. Тәннәре чемердәп алды. Соңгы көннәрдә район үзәгенә барам дип, Гөлниса гел иренә утырып чыгып китә шул. Фәрит таксида эшләгәч, Гөлчирәгә кемне утыртып барса да бер кебек иде. Бәлки чыннан да, алар вакытны бергә уздырыр өчен икәү китәләрдер дигән корт көне буе кимерде хатынны. 

Кайткач та, иренең эш сәгате бетүен көтеп җиткерә алмады. Әллә ничә тапкыр телефонына шылтыратты, теләмичә генә сөйләшүдә, соңга калуында гаепләде. Капка төбендә үк каршы алды Фәритне. Машина ишеген ачу белән:
– Гөлнисаң кая соң әле? Мине җүләргә чыгарып йөрисез? Сизми дип беләсездер инде, – дип тезде-тезде дә, ирен дә көтеп тормыйча өенә чапты. 
Гомер мондый сүзләр ишетмәгән ир аптырап калды. Ни булган? Каян килеп чыккан бу фикер? Аңлашырга теләсә дә, хатын үзенекен тукыды, ишетмәде дә, тыңламады да. Кеше сүзе, көнләшү аркасында йортта берничә көнгә сузылган зур тавыш чыкты. Әлегә кадәр мондый темага үпкәләшкәннәре юк иде. Хәзер араларында салкынлык, таралып бетмәгән үпкә калды. 
Үч иткән кебек Гөлниса ул көнне отчетлар белән киткән җиреннән сеңелләрендә кунып калды. Операция кичергән сеңелесенә аз булса да терәк булырга, бераз эшләрендә булышырга иде исәбе. Гөлчирә аны үзенчә кабул итте. 
– Хәбәр итеп тә өлгердеңмени? Кайтырга ояламени? Качып кына кала торган эш түгел, – дип кабат ирен талады. Илназга да хәбәрне кызуында ук җиткерде. Гөлниса өйгә кайтканда барысының да йөзе караңгы, авызы өелгән иде. Ирләр күп дәшмәсә дә, ике хатын эчләрендә җыелганның барысын да әйтеште. Дуслыкка да, күршелеккә дә нокта куелды. 
Шулай итеп, ике күрше аралашмас, сөйләшмәс, хәтта исәнләшмәс булдылар. Авыл халкы, күптән көткәндәй кабул итеп, бу вакыйганы күпертте генә. Гөлчирәнең серне өйдән чыгарып, урам буйлап чәчүе дә зур хата булды, күрәсең. Аларның бердәмлегенә кызыгучылар да, алардан көнләшүчеләр дә тиз баш калкытты. Ә юк сүзне бар итеп, уеннан-уймак чыгарган хатын гына үз гаебе белән нәрсә майтаруын бик соң аңлады. Бу чакта дөнья төбе-тамыры белән болганган иде инде. 
– Мин бит сүз арасында гына әйттем. Күңелеңә тисәм, гафу ит. Гел иреңне, күршеңне мактап торгач, алай ук кадалыр дип уйламадым. Үземне бик гаепле санадым, - диде хезмәттәше.
Бу вакытта инде Гөлчирәнең башындагы уйлар чуалган, буталган, башка берни дә керми иде. Ул ышанды, иренең тугры ир булмавына да, күршесенең хыянәтенә дә. Уйларын тәртипкә салырга да, дуслык урнаштырырга да вакыт күп кирәк булачак. Тик алдагы эчкерсез дуслык кире кайтмаячак инде. Чөнки авылдашлары “күзләрен ачкан”, бик күп тискәре фикерләрне “дусларча” җиткергән.
Сүзне белеп сөйләргә кирәк шул. Чөнки авыздан чыккач, аңа син хуҗа түгел инде. Шул ук вакытта акыл белән тыңлый һәм кабул итә белү дә комачау итмәс. Арага кеше сүзе кереп, нахакны күтәрә алмый аерылышкан дуслар, күршеләр, таркалган гаиләләр күз алдында. 

Ләйлә Искәндәрова

 

Читайте нас: