Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
16 декабрь 2023, 01:05

11 яшендә бәби алып кайткан Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган

Үз ире СВОга киткән. 

11 яшендә бәби алып кайткан  Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган
11 яшендә бәби алып кайткан Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган

Валя Исаеваның шәхси тормышы 2005 елдан бирле актив рәвештә тикшерелә: ул вакытта 11 яшьлек кыз 19 яшьлек гастарбайтердан кыз бала алып кайта, соңыннан аңа кияүгә чыга. Яшь парны бик еш ток-шоуларга кунак итеп чакыралар, алар күпсанлы интервьюлар бирә.

20 ел элек Валя Исаеваның әбисе фатирның бер бүлмәсен таҗик Хәбиб Патохоновка арендага бирә. Егет хуҗаның яшь оныгын үзенә карата. 11 яшьлек Валя беренче баласына – Әминәгә йөкле була. Балигъ булмаган кызны аздырган өчен җәзадан Патахонов Валяга өйләнеп кенә кача алган. Шулай итеп, ул – Россиянең иң яшь әниләренең берсе була. Парның тагын 3 баласы туа: Әмир 2013 елда, Дамир 2019 елда, Йосыф 2022 елда. Әмма мәхәббәт идиллиясе тәмамлана: ислам динен кабул иткән Валя (мөселманча исеме Мөслимә) һәм Хәбиб талашалар. 4 бала атасы, гаиләсен акчасыз калдырып, махсус хәрби операциягә китә.

Исаева тиз арада яңа сөяркә таба – ул 30 яшьлек Ислам. Ул товарлар китереп бирү хезмәте хезмәткәре була. Шушы көннәрдә 29 яшьлек Валентина шатлыгы турында әйтте: «Мин ир бала таптым. 1 атна булды!» Малайга Усман дип исем кушкан.

Бишенче баланың әтисе аны ташлап чыгып киткән. Алар бер-берсен бик яраткан, дини традиция буенча никахлашканнар. Тик араларына башка хатын-кыз кергән...

Тулырак уку өчен  монда бас: Интертат

 

11 яшендә бәби алып кайткан  Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган
11 яшендә бәби алып кайткан Валя Исаева бишенче тапкыр әни булган
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: