Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
6 декабрь 2023, 13:28

Дөрләп кабынырга бер очкын җитәрме?!

Күрше әбиләренең унга бар, уңганчы бар дигән сүзләрен элек көлеп кенә уздырып җибәрә иде ул. Менә хәзер аңлый, аларның да бик бәхетле буласылары, тормыш йөген пар канат белән тартасылары килгән икән ләбаса.

Дөрләп кабынырга бер очкын җитәрме?!
Дөрләп кабынырга бер очкын җитәрме?!

Ул кичне бүгенгедәй хәтерли Галимә. Нәкъ Сабан туе көнне аның сөйгәнен армия сафларына алдылар. Бөтен дөнья бәйрәм иткәндә, бер аңа ямансу иде. Барлык кызлар су буена төшкәндә ул сөйгәнен озату сагышы белән янды. Хисләре саф, мәхәббәтләре яңа чәчәккә бөреләнгән иде бу вакытларда. Җитәкләшеп алма бакчасына барып, алар бер-берсенә вәгъдәләр бирештеләр. Кичке тынлыкны ярып, ярымпышылдап әйткән сүзләрне бары тик пар алмагач кына ишетте. Кайткач, иң беренче күрешүләре дә шушы алма бакчасында, нәкъ шушы урында булачак дип хыялландылар һәм агач кәүсәсен уеп, исемнәрен яздылар, пар кулъяулык элеп калдырдылар. Озату, аерылышу мизгелләрендә мәңгегә аерылмаслар, сагынышып күрешерләр кебек иде.

Алмагачтагы эзләр йөрәк ярасы булып, бүген дә саклана. Агачлар да инде бер-берсен куеннарына алып, зур булып үскәннәр. Алмалары да гашыйклар йөрәге кебек кып-кызыл, иреннәр кебек баллы, татлы. Тик, егет белән кызның мәхәббәтләре генә гомерлек булмады... Сукмаклары икесенең ике юнәлеш алды.

Ничәмә еллар узгач, ник искә алу кирәк дисезме? Искә алу өчен иң элек онытырга кирәк шул әле... Көннәр буе бер үк җырны көйләп йөри, сүзләрен кат-кат эчтән пышылдый Галимә. Әллә йөрәге янудан, әллә ялгызлыгын онытырга теләп, анысын үзе дә аңлап бетерми бугай. Радиодан Ринат Рәхмәтуллин җырлаганын ишетсә, бөтен дөньяларын оныта. “Исләремнән чыкмый хәзер, көтә кебек кулъяулык... Сагышларым белән ярат мине, хаталарым белән ярат мине, мин бит сине яратам....”, - дип яшьле күзләрен сөртә. “Мин бит сине һаман да оныта алмадым”, - дип тә өстәп куя. Кайчакларда акылы хисләреннән өстен булып, шул кирәк сиңа, алай өзгәләнерлек булгач вәгъдәңне ник боздың, ник соң сөюеңә хыянәт иттең дип тә үз-үзенә каршы килеп куя. Ә кайчакларда бәхетсез иткән язмышына чын күңеле белән үпкәләп, ярсып та ала.

Күрше әбиләренең унга бар, уңганчы бар дигән сүзләрен элек көлеп кенә уздырып җибәрә иде ул. Менә хәзер аңлый, аларның да бик бәхетле буласылары, тормыш йөген пар канат белән тартасылары килгән икән ләбаса. Ялгызлык, сыңар канат белән балалар үстерү, китек күңел аларны шул уйларга этәргән, ләкин алар алган тәрбия, татар авылларының әдәплелеге мондый мөмкинлек бирмәгән икән бит. Күрше Әсмабикә әби 20 яшендә тол калган. Ире сугышка киткәч, кызы дөньяга килгән. Яу кырларында башын салган ире рухын рәнҗетергә теләмичә гомер буе вәгъдәсенә тугры булып яшәгән. Фатыйма әби исә, 26 яшендә өч бала белән калып, шулай ук кабат тормыш коруны кирәк тапмаган. Бүген ишегалды тулы бала-чага, кызлары, кияүләре булса да, аның да әрнегән, үрсәләнгән көннәре аз булмаган. Әдәп-әхлак, иман нуры күңел түрләрендә яшәгән әбиләрнең ни өчен мондый фикергә килүләрен бар күңеле белән аңлый бүген Галимә. Тол сүзен күтәрүе җиңел түгел икән ул. Бер яктан үзенең үткәннәре өчен әбиләр алдында оялып та ала, икенче яктан аның кеше кебек гөрләтеп, парлы һәм бәхетле булып яшисе килә.

Бәхетсезлекләр, мөгаен, вәгъдәсен бозган көннән башлангандыр. Мәскәүгә укуы буенча практика үтәргә барган җиреннән, чит милләттән булган егеткә баш-аягы белән гашыйк булып, бөтенләй белмәгән, рәтләп аралашмаган да килеш, кияүгә чыгарга ризалык биреп кайта кыз. Ул да түгел, егет тә аның артыннан Казанга кайтып җитә. Әти-әнисенең, туганнарының сүзләренә карамыйча, дусларының үгетләренә колак та салмыйч,а ике атна эчендә ир хатыны  булып та куя. Сүз дә юк, тормыш яры бик тә чибәр, озын буйлы, тәмле телле иде. Аннары тирә-юньдәге ир-атлардан итагатьле, хатын-кызга карата ихтирамлы булуы белән аерылып торды. Тик яши башлагач, аның юк-бардан да көнли торган сыйфаты калкып чыкты. Галимәнең укырга баруы да, авылга әти-әнисе янына кайтуы да, хәтта кибеткә ипигә баруы да бер зур проблемага, газапка әверелде. Кигән киемнәре турында да һәрберсенә бер тискәре фикер яңгырап торды. Соңыннан эчендәге шайтан шулкадәр баш калкытты ки, кул күтәрүләр көннән-кән ешайды. Гаилә тормышлары бер елга да сузылмады, яшь пар араларын өзәргә, аерылышырга булды. Галимәгә бүләк булып егеттән бары тик “Зимина” фамилиясе генә калды.

Башка ирләргә борылып та карамас идем дигән антларына тугры калып, 3-4 ай гына яши алды Галимә. Тулай торакта кабат дуслык, мәхәббәт җепләре сузылды. Бу юлы инде тормышка чыгарга ашыкмады. Укып бетереп, кулына диплом алгач, үзе теләгән эшкә урнашкач кына кияүгә чыгачагын кырт кисеп, алдан ук әйтеп куйды. Бер авызы пешкәч, икенче тапкыр өреп кенә авыз итәргә иде исәбе. Тик ир затлары тәкәбберлекне  яратмыйлар икән, егет артык ялынып тормады, укуын тәмамлады да, кай тарафкадыр китеп югалды...

Бәхет бу юлы да чабатасын түргә элмәде... Ә беренче мәхәббәте Илгизе исә Галимәнең тормышка чыгу хәбәрен ишетү белән, авылга кайтып, әти-әниләренең хәлен белде дә, аларның фатихасын алып, Себер якларына китеп барды. Соңыннан өйләнгән, тормышы зарланырлык түгел икән дигән хәбәрләр генә ишетелде. Башка аны бер яктан да телгә алучы булмады.

Галимәнең ялгыз каласы килмәү теләге бик көчле иде. Эштән соңгы вакытын концерт-театрларга, төрле бәйрәмнәргә йөрүгә багышлады, аз гына буш вакыты калса, иптәш кызларына сугылып чыга иде. Тормыш ярын бик озак күзләде ул. Ләкин язмыш аны Айнур белән көтмәгәндә очраштырды. Яз кояшының саран гына елмайган, ерактан гына нурын чәчкән бер көнендә, кулына чәчәкләр тотып, әнисен юбилее белән котларга кайтып барганда, янына бер машина килеп туктады. Кыз автобус көтеп торуын, автобусның капка төпләреннән ук үтеп китүен бик озак аңлатса да, егет аны үзе белән кайтырга күндерде. “Иптәш булгач, ерак юл да бик якын тоела. Бергә сөйләшеп кайтырбыз. Җылы машинада кайтудан баш тарткан кеше күргәнем юк иде әле”, - дип, егет кузгалып китүгә үк сүз катты. Шулай берсен-берсе дәвам итеп, ике сәгатьлек юл сизелми дә үтеп китте. Галимә күңелендә Айнур күңелле әңгәмәдәш, теләсә нинди хәлдән коры гына чыга алучы булып кереп калды. Тик менә гаиләсе барын, югын гына сорарга кыймады ул. Егет исә кире калага киткәндә дә юлдаш итеп алырга теләге барлыгын белдерде. Яз көне башланган дуслык көз көне туй белән тәмамланды. Гаилә юлын бик матур башлап җибәрделәр алар. Бәхетләрен тулыландырып кызлары Сөмбел туды. Көннәр, айлар, еллар салмак кына үз агымын ала бирде. Гомер йомгагы үз җаена тәгәрәде. Шундый матур, түгәрәк тормышка сөенеп яшәп ятканда Айнурда яман авыру таптылар. Сукса тимер сындырырлык ир, санаулы айлар эчендә сулып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Югалту ачысын бик авыр кичерде Гадилә. Барлык бәхетсезлекләренең дә чыганагын саф сөюне аңламаудан, санламаудан күрде. Инде менә Илгизнең дә вакытыннан алда пенсиягә чыгып, туган якларына күченеп кайтуын ишеткәч, бөтенләй тынычлыгы бетте. Яшьлек елларын кат-кат күз алдыннан үткәрде, һәр сүзләрен хәтерендә яңартты ул. Яше олыгаюга таба барса да, үзен яшь кызлардай хис итеп, очынып-очынып та алды. Тик вакыт узган, бергә йөргән сукмаклар чуалган һәм югалган инде.

Галимә өметен өзми әле. Сынаулар, югалтулар аша булса да, ул үз бәхетенә ирешәчәгенә ышанып яши. Кем белә, бәлки Илгизнең йөрәгендә дә бер очкын сүнми калгандыр...

                                                   Сөмбел Шигапова.

work.vk.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: