Барлык яңалыклар

Йөрәгенә сыя барсы да

Күп бала әнисе махсус хәрби операция зонасында яраланган авылдашын күреп кайткан.

Йөрәгенә сыя барсы да
Йөрәгенә сыя барсы да

Күп бала әнисе махсус хәрби операция зонасында яраланган авылдашын күреп кайткан.

Актаныш районының Киров авылында яшәүче күп бала әнисе Венера Сабитова авылдашы янына Мәскәүгә барган. Альберт Җиһангиров махсус хәрби операция зонасында каты яраланган.

Венера апа ире Алмаз белән 9 ятимне үз канатына алган кеше. Чит кеше кайгысы аңа ят түгел. Гаиләләре белән МХОдагы егетләргә күчтәнәчләр җибәрәләр икән.

– Альбертның Мәскәү госпиталендә ятканын белгәч, янына барырга булдым. Күчтәнәчләр һәм балалар язган хатларны алып бардым, – ди Венера апа.– Альбертның шартлау аркасында кулы бик каты җәрәхәтләнгән. Терсәккә кадәр бер кулын кискәннәр. Икенче кулын саклап калып булган. Авылдашыбыз контузия алып, колакларына зыян килгән. Анда эшләүче барлык табибларга рәхмәттән башка сүз юк.

Венера апа Яңа ел алдыннан бу госпитальгә тагын барып кайтмакчы. Андагы дәваланучы егетләргә күчтәнәч итмәкче.

– Сабын, теш пасталары, шампуньнар, су, компот өчен киптерелгән җимешләр кирәк, – ди ул.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: