Барлык яңалыклар

Ялган мәхәббәт

Ләйсән йөгереп чыгып капканы ачты. Капка төбендә аңа таныш булмаган авырлы хатын-кыз басып тора иде. –  Исянмесез, Анас здесь живёт? – дип сорады ул урысчалы-татарчалы итеп. – Әйе, монда тора, ә сез кем буласыз? –  Мин? Мин аның гражданская женасы булам, ә сез аның сестрасы, да? Ләйсән, нәрсә әйтергә белмичә, таш кебек катып калды.

psyfactor.org Ялган мәхәббәт
Ялган мәхәббәтФото:psyfactor.org

Ләйсән белән Әнәсләрнең өйләре бер йорт аркылы гына урнашкан. Күршеләр булгач, алар кечкенәдән гел бергә уйнап үстеләр. Мәктәптә дә бер сыйныфта, бер парта артында утырдылар. Зур сыйныфларга күчкән саен, алар арасындагы дуслык әкрен генә сөю хисләренә әверелә башлады. Әнәс авылда иң чибәр егетләрдән санала иде, урысча әйткәнчә, " первый парень на деревне". Кызлар аның артыннан үзләре йөгереп йөрделәр. Тик Әнәснең инде йөрәк түренә Ләйсән менеп кунаклаган иде. Чибәр егеткә күз атып йөргән чибәр кызлар Әнәснең ни өчен шушы юаш кына, кечкенә гәүдәле, төскә-биткә дә бик матур булмаган Ләйсәнне сайлаганын һич кенә дә аңлый алмадылар. Ләйсән кайвакытта бу турыда үзе дә уйлый иде. Үз бәхетенә үзе ышанмаган вакытлары күп булды аның. Ничек инде шундый чибәр егет аны сайлап алды? Чыннан да ярата микән соң ул мине дигән сорау аның башына бик еш килә иде. Ә Әнәс, чыннан да, бервакытта да көнләшергә сәбәп бирмәде аңа. Аның өчен сөйгәненнән башка бүтән кызлар гүя бөтенләй дөньяда юк иде.
Мәктәпне тәмамлагач, алар икесе дә район үзәгендә урнашкан техникумга укырга керделәр. Техникумны тәмамлагач, Әнәсне армия сафларына алдылар, ә Ләйсән, туган авылына кайтып, колхоз идәрәсенә хисапчы булып эшкә урнашты. Бик сагынып көтте ул сөйгәнен. Шушы бер ел эчендә иптәш кызларының чакыруларына да карамастан, бер тапкыр авыл клубына да чыкмады. Нишләптер курыкты ул, әйе, явыз телләр сөйгәненә нахак сүзләр ишеттерерләр дип курыкты.
Бер ел үтеп китеп, бер-берсен өзелеп сөйгән ике яшь йөрәк, ниһаять, кабат очраштыр. Әнәс, бер айлап ял иткәннән соң, үзенә ошаган эш таба алмагач, читтән кайткан авылдашына ияреп, Себер якларына китеп барды. Ләйсәнгә тагын көтәргә калды сөйгәнен. Бу киткәннән, алты ай кайта алмады Әнәс. Әле һаман да кайтмас иде, әнисе чирли башлагач кайтырга туры килде аңа. Чөнки әнисе берүзе яши, әтисе күптәннән инде гүр иясе, ә Әнәс – әнисенә бердәнбер бала. Шунлыктан ул әнисен үзен генә калдырырга кыймады. Чыннан да, ялгыз калдырырлык түгел иде шул. Табиблар әнисенең онкология белән авыртканын хәбәр иттеләр. Шушы авыр минутларда Ләйсән гел сөйгәне янында булды. Эшкә китәр алдыннан Әнәснең үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясавына да бик сөенеп риза булды ул. Ярата иде ул аны... өзелеп ярата иде. Һәрбер кыз ак күлмәк киеп кияүгә чыгарга хыялланган кебек, Ләйсән дә хыялланган иде. Тик аның хыяллары чынга ашмады, алар ЗАГСка икесе генә барып язылышып кайттылар. Шулай булса да, бик бәхетле иде Ләйсән. Ул сөйгәненең йортына күчеп кергәч, Әнәс, хатынын әнисе белән калдырып, яңадан эшенә китеп барды.
Ләйсәнгә бик авыр булмады. Биеме Зифа, ничек кенә авыр булмасын, киленен борчымас өчен, түзәргә тырышты. Ләйсән биеменең хәлен әз генә җиңеләйтеп булмас микән дип, шифаханә сукмагын бик күп таптады. Табиблар белән сөйләшеп, бәлки аз гына булса да гомерен озынайтып булмас микән дип, операция да ясатты ул. Операциядән соң эшеннән бер атнага ял алып, яныннан китмичә, төннәр йокламыйча аны саклап утырды. Хастаханәдән чыккач, Зифа үзен әйбәт хис итте. Тик бу каһәр төшкән чирне эләктергән кешеләрнең бик азы гына җиңеп чыга шул аны. Зифа да, инде гомер юлының акрын гына ахырына якынлашканын сизеп, бердәнбер баласын күреп калыр өчен, аны чакырып шалтыратырга кушты Ләйсәнгә. Тик Әнәс кенә:" Мин хәзер берничек тә эштән китә алмыйм, эшләргә болай да кеше җитми. Әнигә операциядән соң җиңелрәк дип әйттең бит. Әгәр дә инде бик авыр булса, телеграмма сугарсың" –  диде.
Әнәс киткәнгә дә инде ярты елдан артык вакыт узып китте. Зифа әкрен-әкрен генә сүнә барды. Тамагына да бик аз ашый, тора-бара аягына да басмый башлады. Аны үзен генә калдырырга куркып, Ләйсән эшеннән чыгарга мәҗбүр булды, үзе уколлар ясарга да өйрәнде. Биеменең шулай тилмереп ятуларын күрүе бик авыр иде аңа. Төннәрен дә бик начар йоклады, әллә ничә тапкыр торып биемен карый иде. Зифа инде авызына бер нәрсә капмый башлагач, Ләйсән Әнәскә шалтыратты.
–  Әнәс, матурым, әнинең хәле көннән-көн начарлана, инде ашамый да башлады. Мин үзем генә куркам, алай-болай булса. Зинһар өчен, кайт инде, – дип елый-елый чакырды ул аны.
– Мине болай гына җибәрмиләр, телеграмма сугып җибәр инде алайса – дигәч, иртүк почтага барып телеграмма җибәрде. Үч иткәндәй, самолёт оча торган көн булмагач, поезд белән кайтырга туры килде Әнәскә. Кайтып, ишек алдында гына аягын атлап кергән иде, өйдән кычкырып елап Ләйсән йөгереп чыкты. Әнәсне күргәч, лыпылдап ишек алдындагы чирәмгә ауды.
– Китте... китте әни – дип, кычкыра-кычкыра елады ул. Әнәс нәрсә эшләргә белмичә торды да, кулындагы сумкасын җиргә атып, йөгереп өйгә кереп китте. Тик ул инде соңа калган иде... Биш минут...бары биш минут кына алдан кайткан булса. Әнисен инде танырлык та түгел, бала шикелле кечкенә генә гәүдәсе тире белән сөяккә генә калган. Әнәс әле суынып та бетмәгән әнисенең гәүдәсенә ауды.
–  Әнием, бәгърем, зинһар гафу ит мине, җитешмәдем мин, җитешмәдем...
Ләйсән, үзен кулга алып, Әнәсне килеп кочаклады.
– Иии, Әнәс, белсәң иде, ничек көтте ул сине. Инде кузгалырга көче булмаса да, ишектән күзен алмады.Әнәс кисәк сикереп торды да, хатынының кулларыннан ычкынып:
–  Сиңа алданрак хәбәр итәргә булмадымени? Кара син әнине, ул бит инде скелетка калган булган. Неужели, шундый хәлгә калганчы көттең?
- Әнәс, син нәрсә, мин бит шалтыраткан саен әйттем, әнинең хәле көннән-көн авырая, кайтырга тырыш дип. Син бит үзең кайтармыйлар мине дип әйтә килдең.
–  Кит минем янымнан, минем хәзер беркемне дә күрәсем килми –  дигәч, Ләйсән елый-елый әниләренә йөгерде.
Шулай итеп, авыртуга түзә алмыйча: "Баламны, газиземне генә бер күрергә насыйп ит тә, и ходаем, ал инде мине үзеңә! “– дип көне-төне ходайдан сорап яткан Зифаны, мәңгелек йортка илтеп тә куйдылар. Тик ахыргы тапкыр газиз баласын күрергә насыйп булмады аңа.
Зифаны җирләп кайткан көнне Әнәс хатыны янына ятмады да. Әнисенең җан биргән караватына ятып йоклады ул. Ләйсән ул төнне күзен дә йоммады. "Ничек инде шулай эшләрдән калып, төннәр йокламыйча аның әнисен караган өчен миңа рәхмәте шушы мыни?" –дип елый-елый күзләре шешенеп бетте мескеннең.
Менә инде Зифаның җидесе дә җитте. Шушы бер атнада Әнәс хатынына якын да килеп карамады. Ләйсәннең нәрсә уйларга белмичә, йөрәк бәгырьләре өзгәләнде. Үзен кулга алып, мул итеп табын әзерләп, биеменең җидесен дә үткәреп җибәрде. Инде әбиләр таралгач, Әнәс, хәер илтәм дип, мәчеткә китте. Ләйсән савыт-сабаларны юып, урнаштырып, идәннәрне юып кына чыгарган иде, капкадагы звонок шалтырады. Ләйсән йөгереп чыгып капканы ачты. Капка төбендә аңа таныш булмаган авырлы хатын-кыз басып тора иде.
–  Исянмесез, Анас здесь живёт? – дип сорады ул урысчалы-татарчалы итеп.
– Әйе, монда тора, ә сез кем буласыз?
–  Мин? Мин аның гражданская женасы булам, ә сез аның сестрасы, да?
Ләйсән, нәрсә әйтергә белмичә, таш кебек катып калды.
– Ну чё? Керергә можномы соң? Кстати, мине Эльза зовут, а сезне как?
- Тукта, тукта, ничек инде гражданская жена? – диде Ләйсән, аңына килеп, – Мин бит аның хатыны.
– Как это хатыны, ул бит не говорил, что женат. Как видишь, мы уже ребёнка ждём.
- Ну заходи, ул хәзер кайтып җитәр. Так что разбирайтесь сами! - диде дә Ләйсән тагын әниләренә йөгерде. Бу минутта аның барлык дөньясы туктап калган иде.
Әнәс хатыны белән сөйләшергә теләсә дә, Ләйсәннең аны күрәсе дә, аның белән сөйләшәсе дә килмәде. Шулай бер-берсен күрмичә, бер-берсе белән саубуллашмыйча, Әнәс Эльзасы белән Себергә китеп барды.
Мондый авыр сынауларга ничек түзгәндер Ләйсән? Әнисе дә:
– Кызым, елап үз-үзеңне бетермә, Ходай шулай кушкандыр. Сиңа да табылыр әле үзеңә тиң яр. Өлешеңә тигән көмешең дигәндәй, парсыз калмассың әле син дә, –дип юатты аны.
Ничек кенә авыр булмасын, үзен кулга алды Ләйсән. Аерылышырга дип гариза язып бирде, яңадан үз эшендә эшли башлады. Биеменең кырыгын ул әниләренең өйләрендә үткәрде, чөнки инде Әнәс кайтмады.
Тормыш тәгәрмәче акрын гына алга тәгәрәде. Озакламый Ләйсән икенче районнан килеп агроном булып урнашкан Илгизгә кияүгә чыкты. Бик әйбәт тордылар алар Илгиз белән, тупылдап торган өч бала үстереп яталар. Ә яшьлек мәхәббәте инде болыт кебек әллә кая агып китте.
Әнәс, буш йортка кайтып керәсе килмәгәнгәдер инде, бик сирәк кайтты авылга. Кайткан саен гел ялгыз кайтты ул. Беркем дә белмәде, шул Эльзасы белән торамы, әллә башка хатын беләнме, әллә бөтенләй ялгызмы? Кайткан саен Ләйсәннән гафу үтенде. Гафу итте аны Ләйсән, шул вакытта аерылмасалар, бәлки шушындый бәхетле тормышта яшәмәс иде ул.

                                          Илсөяр Фәсхетдинова.

 

Читайте нас: