Барлык яңалыклар

Хыянәт ачысы

Бер елга дип килеп, күпме нужа шулпасы эчте, күпме кимсетү күрде, никадәрле нахак сүз ишетте бит ул. Эх, шул чакта, әтисе кайтыйк дигәндә, борылып киткән булсачы. Менә хәзер дә ул тагын җиде юл чатында, билгесезлек уртасында калды.

Хыянәт ачысы
Хыянәт ачысы

Укып бетереп, кулына диплом алган Аиданы башкаладан шактый еракта булган район үзәгенә эшкә билгеләделәр. Гомерендә бер тапкыр да картадан да күргәне булмаган якларга кайтканда югалып та, каушап та калган иде ул. Озата кайтучы әтисе дә поездда бара-бара арып беткәч:

- Берәр ай эшлә дә, кайтырсын, барсаң – барып, кайтсаң кайтып җитеп булмый, - дип куйган иде. Арып-талып билгеләнгән җиргә барып төшкәч, андагы пычракны, юлсызлыкны да күргәч, әти кешенең тәмам төсе китте.

- Әйдә, сумкаларыңны да куеп торма, кереп билгеләтеп, килгәнебезне белгертеп чыгабыз да, кайтабыз! – дип кырт кисте ул. Бәлки якынрак җир булса, кайтып киткән ёщм Аиданың язмышы да башка борылыш алган булыр иде. Шактый арылган иде шул. Кабат юлга чыгу өчен хәл дә калмаган. Аннан соң, поезд да бит иртә белән генә була, станциягә автобус та көнгә ике тапкыр гына йөри иде. Шулай итеп, телиме, теләмиме, алар кунарга калдылар. Ә иртәгесен эш тәкъдим итүче мәгариф бүлегенә бардылар. Анда синең ай-ваеңны ишетүче дә, зарынны, уйларыңны тыңлаучы да булмады. Эш тә район үзәгендә үк түгел, биредән биш чакрым ераклыкта урнашкан авылда икән.

Мәктәпкә килеп керүгә, коридор буйлап ияртеп киттеләр дә, үзе укытачак нәниләр – икенче, өченче класс укучылары – янына кертеп тә бастырдылар. Менә ул бәләкәчләргә китәм дип, мин шәһәрдә үстем, авыл пычрагына батасым килми дип аңлатып кара. Сиңа төбәлеп баккан унбиш пар күз, баштан-аяк күзәтеп, үзеж белән таныштыруны көтә иде.

- Мин шәһәрдә тудым, шәһәрдә үстем. Мәктәптә русча укыдым. Гаиләдә гел татарча сөйләшкәнлектән, татар телен дә җитәрлек дәрәҗәдә беләм дип әйтә алам. Бергә укырбыз, бергә тырышырбыз, мине авылыгыз, районыгыз белән таныштырырсыз. Ә мин сезне, әйбәт укысагыз, сүземне тыңласагыз, җәйге каникулда башкалага алып барырмын, укыган мәктәбемне күрсәтермен, - диде.

Авыл өчен ят булган матур сумка тоткан, шундый үзенчәлекле итеп киенгән укытучы апаларын нәни укучылар бер күрүдә үз иттеләр, тәнәфестә сырып ук алдылар.

Ничек укытып китәсе, авылга ничек ияләшәсе тынгылык бирмәсә дә, ул укучылар һәм үзенә ышаныч белдергән кешеләр алдында сер бирергә теләмәде. Җибәргәннәр икән, эшләргә кирәк! Бу бер Аиданың гына язмышы түгел. Группаларындагы 25 кешенең бары тик өчесе генә калада калу бәхетенә иреште. Ә калганнары республиканың төрле почмакларында, авылларында, районнарында.

Әтисен ничек озатып калганны хәтерләми дә Аида. Бары тик озын авыл урамнары буйлап кайтып, кичен әнисенә шалтыратасы килеп, туган шәһәрен сагынып утырганнары гына хәтерендә сакланган. Яңгырдан соңгы пычраклар кибеп, табигатьнең матурлыгын күзәткәне дә, авылдагы тынлыкка таң калганы да исендә әле.

Уку елы дәвамында бер елдан китәм дигән уйлар белән йөрсә дә, күрәсең, язмыш аңа юлны биредә салган бугай, бер елдан да, ун елдан да китә алмады Аида. Гомерлеккә биредә калды.

Ничек инде класстагы күзеңә генә карап торган балаларны чит кулларга калдырып, рәхәт тормыш казанына ашкынырга? Беренче кабул итеп алган укучылар, практикаларны санамаганда, тәүге тапкыр дәрес биргән классы аңа бик якын иде. Зәңгәр күзле, сап-сары чәчле Җәмилә, күз яше атылып чыгарга гына торган, юаш малай Марат, әтисенең кырыслыгыннан туеп, иркәләү-назларны укытучы апасыннан эзләүче Сәрия, гомумән, барысы, барысы да якын иде аңа. “Шушы балаларны укытып чыгарам да китәм”,  -  дип эшләп йөргән көннәр бик тиз үтеп китте, зур класска күчүче кыз һәм малайларны башкалары алмаштырды, ә алар урынына шундый ук ягымлы Җәмилә, Камилә, Ләйлә, Марат, Айратлар килде. Алары тагын да якын тоелды. Шушы укучылардан аерыла алмый йөргән чорда күңелендә мәхәббәт уты кабынды. Аида, үзе дә сизмәстән, шушы район җиренә бәйләнде дә куйды.

Мәхәббәт дигәннәре сорап килми диләр, дөрес икән. Аида да авылның ветеринария табибына баш-аягы белән гашыйк булды. Аның шаян теле дә, чаялыгы да, кирәк урында бик гади дә була белүе кызны егеткә бәйләде дә куйды. Якыннарының: “Мал табибы гомер шәһәргә китмәячәк. Авылда калуың бит. Төптән уйла, үкенмәссеңме? Пар түгелсез бит. Үзеңә тиңне сайла әле”, - дигән сүзләрен дә колак артыннан гына үткәрде. Хәтта кайберләренә үпкәләде. Булачак иренең дә дипломлы белгеч булуын исбатларга тырышты.  Дипломлы кешеләр бит авылда сирәк. Үзе дә укыган, белем алуның ни икәнен белгән егет тормыш иткәндә үзен аңлар, терәк булыр дигән ак хыяллар тасмасы иксез-чиксез иде. Бу вакытта Аида татлы хыяллар эчендә яна, аның өчен Газинур янәшәсендә узган һәр көн зур бәхет булды. Авыл тормышы да, хезмәтенең җаваплылыгы да, хәтта каенана йортына барып керү дә куркытмады. Эх, бу тиле яшьлек, башка сыймас хыяллар....

Туйлар узып, чит гаиләгә килеп кергәч кенә күктән җиргә төште ул. Бөтенләй дә чит мохит, чит традицияләр... Хәтта гомер буе авылда яшәгән, колхозда эшләгән кешеләрнең сөйләшү рәвешләре дә ул үскән гаиләнекеннән бик күпкә аерыла. Кайвакытларда: “Талашалар бугай”, - дип йөгереп чыккан чакта да гап-гади сөйләшүгә тап була  иде. Гади авыл кешесенең авыр, бетмәс-төкәнмәс хезмәт белән кырысланган характерына да, вакытыннан алда картайган йөзләренә, кулларына да, үзләрен хасиятләргә аз вакыт калдыруларына да, ял күрмәүләренә дә бик озак ияләште ул. Җитмәсә, уч төбендәге кебек, бар нәрсә ачык. Син белгәнче күршең белә, авылга тарала. Акрынлап эшләренең асылына төшенде, бакчасына да чыкты, көтүен дә каршы алды, халкын  да үз итте. Тик ачы таңнан кичкә кадәр колхоз эшендә булган иреннән генә әллә ни игътибар тоймады, “арыдым” диюдән кала матур сүзләр ишетмәде. Әле дә ярый хезмәте кеше арасында, ярый әле эше күңел күтәренкелеге, килер көнгә өмет өсти. Шул балаларның уңышларын күреп, алар өчен янып-көеп, сагынуын басып яшәде һәм эшләде. Чөнки туган өенә кайту бик сирәк эләгә иде. Ял арасында гына кайтып килеп булмый, каникулларда йә юл өзеклеге була, йә берәр мөһим конференция куялар. Ара ераклыгы яшәгән саен үзен сиздерә килде. Ләкин инде уфтанырга да, уйланырга да ул соңга калган иде.

Шулай еллар уза торды. Авылда авылча яшәсә дә, Аида шәһәрчә зәвыклыгын, матурлыгын югалтмады. Балалар үстереп, бер гаилә булып тату гына яшәп яткан чакта, йортка көнләшү гадәте килеп керде. Газинур юктан да кызып китеп, Аиданы хыянәттә гаепли башлады, һәр адымын тикшерә торганга әйләнде. Үзе бармаган чакларда балаларын әниләре артыннан җибәрә иде. Иренең басымы астында яшәгән Аида, нинди генә сәләте булса да, күпме генә үз өстендә эшләсә дә, хезмәтендә күтәрелә алмады. Чөнки ире рөхсәт итмәде. Балалар хакына дип яши-яши, гомер алга ага торды. Йорт салу, шәһәргә булмаса, һич югы район үзәгенә генә булса да күчү теләге дә күңелдә яшеренгән бер хыял гына булып калды. Бу хакта сүз кузгатса, җавап: “Монда рәхәтләнеп типтерә алмыйсынмени?” – дигәннән ары узмады. Өлкән яшьтәге әти-әнисен калдырып чыгып китү, колхоз эшеннән, бөтен булмышы дип санаган хезмәтеннән аерылу Газинур өчен бик зур борылыш һәм башка сыймас гамәл булыр иде.

Аида, тормыш агымына яраклашып, булганнарны йөрәгенә алмыйча гына яшәп ятканда, иренең хыянәтен белеп ала.

- Менә ни өчен ул миннән көнләшә икән, үзенең тугрылыгы булмаганга, миңа шикләнеп карый икән, - дип уйлады Аида. – Җитмәсә, сөяркәсе миннән матуррак һәм яшьрәк, әйбәтрәк, сәләтлерәк булса икән, - дип өзгәләнде.

Ләкин үзенең сизгәннәрен иренә җиткерүне, кеше арасына чәчүне, гаиләдә тавыш чыгаруны кирәк дип санамады. Бары тик: “Балаларым мәктәпне тәмамласын да, акрын гына яраткан шәһәремә кайтырмын”, - дип тынычланды.

Ләкин яшерен генә булса да тамган күз яшьләре җирдә озак ятмады. Күңеле, йөрәге белән рәнҗемәскә тырышса да, әрнүләр, нахакка җанына тигәндәге әйтеләсе сүзләрне эчкә йотулар эзсез калмаган икән. Иртән: “Киттем мин”, - дип әйтмичә дә чыгып киткән Газинурны фермада үгез сөзүе турында хәбәр иттеләр. Кан эчендә яткан, көч-хәл белән генә сулаган ирне, хатыны килеп җиткәнне дә көтмичә, хастаханәгә илткәннәр иде. Укытуын ташлап, көн-төн янында була алмаса да, кышкы салкын дип тормады Аида, көн саен кызын ияртеп, район үзәгенә бара, тәмле ризыклар пешерергә тырыша иде. Ләкин аның тырышлыкларын Газинур гына күрмәде. Ә хатын яратуы хакына барысына да түзде, балалар хакына, аларның пар канат астында үсүе хакына тынычлык сакларга тырышты. Аннан соң бит, авыл җирендә укытучы үзе дә, аның гаиләсе дә үрнәк булырга тиеш дигән фикер яши. Әгәр аерылса, гаиләсен таратса, ул әти-әниләргә тәрбия өлкәсендә нинди киңәшләр әйтер. Серле генә күзенә багып, мең төрле сорау яудырган укучыларга ни диеп җавап бирер. Барысы да уйландыра, шул ук вакытта хурландыра да шул. Төркемдәшләре белән очрашуларга да барганы юк. Ел саен чакырсалар да, эш күплеккә, ара ераклыкка сылтый. Ә барып чыкмаган тормышын сурәтләүдән, бәхетсезлеген сиздерүдән куркып бармавын барып тик үзе генә белә шул. Бик барасы килсә дә, аны тормыш иптәше үзен генә җибәрмәс иде. Бергә барган очракта, һәр еламаеп караган караш, ялгыш әйтелгән сүз өчен кайткач җавап бирәсе булачак. Гаиләдә барысы да гади генә түгел шул... Төркемдәге иң сәләтле, иң тырышлардан саналган кызның тормышы бер урында таптанып үтүен, канәгатьсез яшәвен ничек барып сөйлисе килсен соң инде? Шуңа да ул иптәшләреннән дә читләште.

Газинур терелеп чыккач тәүбәгә килгән, алда ялгышлык белән төссез узган көннәрнең дә кадерен белеп яшәргә омтылган дисезме? Ялгышасыз, бик нык ялгышасыз...

Бер салган кырын сукмагын ташламый инде ул. Хәл эчендә ятканда да хатыннарга күз салырга көч таба. Хастаханәнең хирургия бүлегендә идән юучы мишәр кызы Резедә белән сөйләшеп китәләр алар. Ир үзен ялгыз дип таныштыра, көн саен хәл белергә килгән хатынын бертуган апасы дип аңлата. Ә яңа танышы исә балалары булмау сәбәпле, биш еллап элек ире белән аерылуы, хәзер бер бүлмәле фатирында ялгызы гына яшәве турында сөйли. Резедә эшкә өч көнгә бер генә килә. Гомер булмаганны хезмәтенә атлап түгел, очып, ашкынып килә башлый ул. Аңа яшәү рухы кайта, гүя канатлар үсә. Ир дә хатынга көннән-көн ныграк тартыла. Резедәнең килүен зарыгып көтеп ала. Кабаттан гашыйк булумы бу? Әллә инде ул өйләнгән чакта гашыйк булуның ни икәнлеген аңлап бетермәгән булганмы? Буй җитмәслек дип санаган укытучы кызны үзенә каратуны егетлеккә санап кына өйләнгәнме? Хастаханәдә үткән озын көн һәм төннәрдә болар хакында күп уйланды. Ләкин җавап таба алмады. Ә менә минем җүләрлекләремне ишетсә, өлкән яшьтәге әти-әнием ничек кичерер, буй җитеп килүче, инде үзләре егетләр сөяр яшькә җиткән балалар ни дияр, хатыным кичерерме, дип уйлый белмәде. Үзе турында гына уйлап, ул күпме кешене бәхетсез итүен аңларлык хәлдә түгел иде.

Бары тик яңа гыйшкы Резедәне терелтүчесе, яраларын дәвалаучы фәрештә дип белде. Хәтта исән калуы өчен үзен аңа бурычлы дип санады. Чөнки сызланып яткан көннәрдә, ир янында күбрәк ул булды, ул елмаеп хәлен сорады, урын-җирен рәтләде, сөйләшеп утырды.

Инде терелә башлавын, өйгә кайтыр көне якынлашуын сизенсә дә, аның Резедәне калдырып, хастаханәдән чыгасы килми иде. Бар хисләрен бер бәйләмгә җыеп, алардан арынырга тырышып карады ул, ләкин туган нигез бусагасын  чит хатын өенә алмаштырды. Яшәр өчен өенә, гаиләсе, үзен үстергән әти-әнисе янына түгел, ә чит җиргә кайтты. Аннан бәхет эзләде. Бәхетне генә кеше үз куллары, игелекле уйлары белән тудыруын үзен артык яратучы, кеше хисләре белән санлашмаучы ир аңламады.

Эштән соң ире янына хәл белергә килгән үз хатыны аның инде хастаханәдә булмавын ишетеп телсез калды. Өйгә дә кайтмаган, дәвалану урынында да булмаган ир, тәмам савыгып та бетмәгән килеш, кая китәргә мөмкин? Ирен югалтуын тулысынча аңлап бетермәсә дә, Аидага кыен булып китте. Шул чакта ул тәүге тапкыр бу якларга килүен, әтисенең йөзенә чыккан ризасызлыгын искә алды.

- Бер елга дип килеп, күпме нужа шулпасы эчте, күпме кимсетү күрде, никадәрле нахак сүз ишетте бит ул. Эх, шул чакта, әтисе кайтыйк дигәндә, борылып киткән булсачы. Менә хәзер дә ул тагын җиде юл чатында, билгесезлек уртасында калды. Килгәндәгедән аермалы буларак, аның хәзер буйга җиткән ике кызы, яраткан укучылары һәм еллар дәвамында тырыш хезмәте белән яулаган хөрмәт бар. Нишләргә дә белми басып торганнан соң, Аида кайтыр юлга чыкты. Бер машинага да кул күтәрмәде, уйлары янәшәсендә атлады да, атлады ул. Газинурның чит хатын кочагына китүенә йөрәге белән ышанмаса да, эченнән генә уку елы бетү белән китәргә дигән карарга килде. Чит җирдә, бер туганы да булмаган авылда аңа инде торыр мәгънә юк иде.

Уку елы бетте. Ләкин шәһәргә китәм дигән уйлар тагын чынбарлыкка ашмады. Чөнки аны мәгариф идарәсенә эшкә алдылар, торырга фатир бирделәр. Балаларын туып-үскән җирләреннән аеру бик җиңел булмаганлыктан, ул кабат биредә калырга ризалашты.

- Эшем җаваплы, сагышымны эш белән басармын, менә дигән итеп яшәрмен әле. Янымда иптәш булырлык балаларым бар, - дип уйлады. Ә эчтән генә Газинурлы көннәрен сагынды. Ни генә булса да, тормышында авыр бер тап калдырса да, ул бит аның беренче мәхәббәте иде.

Бәхетсезлекләр алдында сынмады, сыгылмады Аида. Үзен кулга алырга, Газинурга үч итеп менә дигән итеп яшәргә тырышты. Озак та үтми, вакытсыз тормыш иптәшен югалтып, улы һәм кызы белән ялгызы торып калган мәгариф идарәсе мөдире аның кулын сорады. Бер булып, балалар бәхете өчен уртак көрәшеп, бер түбә астында, бер фикер, бер уйда яшәргә карар кылдылар. Бу вакытта  Аида Газинурны югалтуы белән килешсә дә, йөрәгендә аңа дигән бер җылы урын бар иде әле. Ләкин ул урынны башкаларга, үзенә ихтирам белән караучыларга бүләк итәргә булды. Чөнки аның да үзен бәхетле хатын-кыз итеп күрәсе, кадерен белүләрен тоясы килде.

                                                                  Сәйлән Әхмәтова.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: