Барлык яңалыклар

Сөяркәм кодагыем булды

Командировкаларга еш йөрүче ир сөйләгәннәрдән. 

Сөяркәм кодагыем булды
Сөяркәм кодагыем булды

Таксида еш йөрмим. Ә шулай да ярты елга бер тапкыр туры килә. Таксистлар арасында кем генә юк, рәхәтләнеп эч серләрен бүлешүчеләр дә очрый. Бу юлы да миңа күп сүзлесе туры килде.

– Чегәннәрне сүксәләр дә, мин аларга ышанам, – дип сөйләде ул. – Шарлатаннары да бардыр инде. Миңа туры килгәне исә тормышымны әйтеп бирде. Кибет янында "Дай, красавчик, погадаю" дип бәйләнде 40-45 яшьтәге хатын. Ә миңа 20 яшь тирәсе, кызык бит. "Иртә өйләнерсең, сөяркәң булыр. Тик онытма, ул синең кодагыең булачак" димәсенме. Бер елдан соң өйләндем.

Рейслар белән күрше шәһәрләргә йөрдем, шунда юлда йөргәндә бер кыз белән таныштым. Аңа үземнең өйләнгән булуымны әйтмәдем. Хатыннан кача-поса шуның белән очраша идем.

 Командировкага дип чыгып китәм дә, йөреп кайтам. Улыбыз һәм кызыбыз туды. Аларның үскәнен күрмәдем дә, гел юлда бит. Күрше шәһәрдә сөяркәм көтеп тора. Өйдә – хатыным.

Улыбызга 20 яшь дигәндә өйләнәм дип әйтә башлады, әнисе каршы килмик, дигәч, ризалаштым. Танышырга ресторанга барсак, кода белән кодагый урынында ире белән сөяркәм утыра. Андый вакытта нишлисең инде, кердем дә утырдым. Сөяркәм белән бер-беребезгә карашып утырдык инде.

Бер атна эчеп йөрдем дә, хатын янына кайтып егылдым. Сөяркәм-кодагыем белән араларны өздем. Берәр туган көн, мәҗлес була калса, качам. Командировкага китәм. Оят бар үземдә. Хәзер читкә йөргәнем юк. Балаларга фатир алу өчен акча эшлим, ерак юлларга йөрүдән туктадым. Таксида гына җилдерәм.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: mixyfotos.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: