

Таң алдыннан кулына төенчек тоткан кыз ияртеп кайтып кергән улын күреп, Нурзидә аптырап та, каушап та калды. Ишеккә аркылы басарга, каршы төшәргә көче җитмәде ананың. Улының карары нык иде. Ул бары тик: “Балам, сиңа ничә яшь соң әле? Соңыннан үкенерлек булма”, - дип кенә әйтә алды. Чыннан да Ләбибәгә 17 генә яшь, ул әле нәрсә эшләгәнен, гаилә тормышының ачысына-төчесенә түзәргә кирәк булачагын аңламый иде. Дөресрәге, ул иртәгесе көн турында уйлый белмәде. Бары тик сөю, гыйшык утының дөрләгән чагында, Талипның нинди гаиләдән, кем булуын да белмичә, бергә төн уздырганнан соң иярде дә кайтты.
Шул көннән Нурзидәләр өендә ыгы-зыгылы тормыш башланды. Ул, тиз генә үзен кулга алып, камырын куеп җибәрде, тәм-томнарын, ачы-төчесен барлап, күрше авылга кыз сорарга барырга әзерләнә башлады. Күңеленнән үз-үзе белән сөйләште, ничек каршы алырлар, яшь кенә кыз баланы алдалап алып кайтуда гаепләмәсләрме дип борчылды. Шушы мизгелдә аның бар тормышы, үткәннәре күңелендә кузгалып, берәм-берәм күз алдыннан узды...
Әлеге авылга килен булып төшкәндә аңа бары тик 18 генә яшь иде. Аның шуңа да булачак киленен күргәч, башына килгән беренче уе “үкенмәс микән” дигән булды. Чөнки ул үзе үкенде, бик нык үкенде... Тик үзе риза булып чыккач, әти-әнисенең тынычлыгын бозмас өчен булса да түзәргә туры килде. Өйләнешү белән, авылдагы бер буш йортка башка чыктылар. Йорт бик үк яңа булмаса да, тормаслык түгел иде. Ир дигәннәре генә әти-әни канаты астыннан чыккач, үзен иреккә чыккандай тойды. Салып кайтулар, соңарулар да еш кабатланды. Хатын тавык фермасына эшкә керде. Ире аны хәтта тавыклардан да, искән җилдән дә көнли иде. Нурзидә бала кочаклап өйдә утырганда, ул рәхәтләнеп, барасы җиренә барды, кайтасы килгәндә кайтты. Шуның өстенә көнләшеп җанына тиде. Өйдә инде чәчне матурлап ясап кую да, матур, яңа күлмәк кию дә шик уята, тавыш-гаугага сәбәпче була иде. Соңрак ул йомылды, артыгын сөйләшмәс, каршы дәшмәс, кайда йөргәнлеге турында сорашмас булды. Тормыш акрын гына алга барды. Икенче, аннан өченче балалары туды.
Көз аеның караңгы бер көне аларга шомлы хәбәр китерде. Шәрифҗан фаҗигагә юлыккан иде. Йөк машинасы белән урман аша чыкканда була бу күңелсез хәл. Кинәт туктап калуның сәбәбен белергә теләп, ир машинасының астын карарга иелә. Ләкин кинәт машина хәрәкәтләнә башлый һәм Шәрифҗанның өстеннән чыга. Көзге пычракны ерып, урман аша йөрүче аз булганга күрә, иртә белән булган хәлне бары тик кич белән генә күрәләр. Шулай итеп, Нурзидә ун ел гына ир белән яшәп, 28 яше дә тулыр тулмас тол калды.
- Ул көнне өзәкләрне өзеп җил дулады. Аңа кушылып Актырнак улады. Күк йөзендә Ай да, бер генә бөртек йолдыз да юк иде. Андый шыксыз көнне мин башка хәтерләмим дә кебек, - дип үрсәләнгән чаклары бүген генә кебек тә. Менә балаларының да башлы-күзле булыр чаклары җиткән икән бит инде. Нурзидә икенче тапкыр каенана булырга җыена. Балаларны ничек аякка бастырырмын, ир балаларны әтисез тыңлата алырмынмы, бу авылда якын бер кешем дә юк бит дип өзгәләнгән мизгелләрен күз алдына китереп, урындыкка барып утырды. Гомер узганын аңлар, артка борылып карар өчен менә нинди сәбәп кирәк булган икән бит... күптән болай җебегәне, уйланганы, күңеле тулганы юк иде. Тәне буйлап каушау таралып, ике кулыннан эш төшкәндәй булды.
Балалар үскәндә җиңел булмады. Инде менә ялгыз башына зур чыгымлы туйлар уздыру да хәленнән килмәс кебек. Олы улын өйләндереп башка чыгарган иде инде ул. Аларга да гел-гел ярдәм итеп торырга тырыша. Акчалата булмаса да, азык-төлеген биреп тора. Үзенә бер ипи алса, аларга икене ала. Бары тик яхшылык кына тели ана күңеле. Менә уртанчы улына да хәленнән килгән кадәр тырышырга исәбе. Кыз ягы белән килешеп, никахны булса да зурлап ясарга тели.
Җир-күк сабырлыклары бар Нурзидәдә. Әнә шулай күңеле бер чайкалып түгелә дә, кабат үз урынына кайта. Кешегә артыгын сиздерми генә, зарын читләргә чәчми генә яшәү дәвам итә. Тормышның башы гына кыен, аннан ул үз агымын ала дип кабатларга ярата өлкәннәр. Тормышта терәгең, таяныр кешең булганда гына җиңел шул ул гомер итүләре. Инде менә туйлар узганга да шактый вакыт, тик Талип белән яшь хатын бер дә йорт эшләренә кушылырга теләмиләр, килен, яшьлегенә салынып, ир, хатын эшләмәүне сәбәп итеп, кунак кебек Нурзидә янында яши бирә. Арыса, талчыкса да, мәрхәмәтле ана сиздерми. Гаилә корганнар икән, торсыннар гына. Яшь әле, килен тора-бара кул арасына керер дип тынычлана. Тик тормыш йөген сөйрәү көн узган саен аның ягына авыша бара.
Дилә кыз бала алып кайта. Ләкин бу вакытта сатучылар әзерли торган курсларын тәмамларга өлгерми кала. Нишләсен, Нурзидә килененең укыйм дигән теләгенә каршы килми, үз улының хатыны бит. Сабый баланы да алып кала, эшенә дә чаба. Улы алмаштыра алмаганда, баланы күршеләренә кертеп калдыра. Тик, нигәдер кыз ягы, бер генә дә булышу турында уйламый. Күңелендәгесен эчкә йотарга ияләшкән, тормышның җиңел юлдан баруын күз алдына да китермәгән Нурзидә бу сынауларның барысының да үтәсенә ышанып, көр күңеллеген саклап яши бирә.
Ул көткән бәхетле, бер мәшәкатьсез көннәр генә никтер кичегеп килә. Кеше рәнҗеткәне, нахак сүз сөйләгәне, читләр малына үрелгәне, кеше күз яшьләрен җыйганы, хәтта урамдагы этләргә дә начарлык теләгәне юк бит аның. Мөгаен, тормышны дөрес башламаганмын, яратып йөргән егетемнең күз яшьләре төшкәндер дип уйлаган чаклары да булгалый. Ләкин сер бирүдән, беренче мәхәббәтенә ишетелүдән бүген дә куркып һәм оялып, ул сабыр төенчеген көн узган саен ныграк төенли бирә.
Юк, тормыш үз агымын алырга охшамаган. Баласының тамагы тук, өсте бөтен булуына, тулысынча кайгырту тоеп яшәвенә ияләшкән килен кеше башта Талипны ияртеп калага китеп бара. Соңрак, ирне яратмавын, авыл мокыты булуын сәбәп итеп, башка иргә тормышка чыга.
Талипка кире авылга кайтудан башка чара калмый. Җитмәсә, калага чыгып киткән ирнең эш урыны да сакланмый. Шул ике-өч ай эчендә, аның урынына башка кешене алалар. Ул йөргән янгын сүндерү машинасына башка ия табыла. Төшенкелеккә бирелгән улына терәк булу, аңа аякка басарга булышу җиңел булмый Нурзидәгә. Ахыр чиктә, үз урынына фермага улын калдырып, үзе клубка идән юучы булып керә ул. Баланы да ияртеп барып була, сәгатьле эш түгел янәмәсе.
Инде барысы да җайланды, тынычландык дигәндә генә, Дилә, яңа ирен ияртеп, баланы алырга кайтып төшә. Ләкин үстереп бетергәч кенә алып китүдән гарьләнеп, күз яшьләре дә кибәргә өлгерми, балалар бакчасында урын булмауны сәбәп итеп, ике атнадан кызны кире кайтарып та куялар. Шушы санаулы гына көннәр эчендә дә балага тиешле игътибар булмавы ачыклана. Бик каты салкын тиеп хастаханә юлларын күп таптарга туры килә.
Борчулар, эчтән ут йотулар эзсез калмый. Нурзидәнең дә күзләре эчкә бата, битләре сулып кала. Тик һаман якыннарын кайгыртып яшәгән ханымның хәлен сораучы, аның сызлануларын вакытында күрүче булмый. Бик соңлап кына аның дәваланмас чиргә дучар булуын беләләр. Урын өстендә дә үткәннәрен барлап, гомер эчендәге бер генә булса да бәхетле мизгелне күз алдына китерергә тырышып бик озак ята ул. Тик, нигәдер, беренче мәхәббәте – Нургазизгә гашыйк булган көненнән башканы искә ала алмый. Оныгына да бик еш: “Үкенеп яшәгән кеше бәхетле була алмый, - дип кабатлый.
Кем белә, әллә ялгыш, әллә язмыш...
С. Әхмәтова.