Әллә язмыш, әллә ялгыш..
3 октябрь 2023, 09:36

Кемнеңдер кадерлесе идең бит

Тормыш-яшәеше дә, инде менә үлеме дә кешечә булмады Әкълимәнең. Инде таралып беткән туган нигезендә, башын ташка куйган килеш таптылар әбине.

dzen.ru Кемнеңдер кадерлесе идең битdzen.ru Кемнеңдер кадерлесе идең бит
Кемнеңдер кадерлесе идең битФото:dzen.ru

Аның яшендәгеләрнең урыны түрдә, баш астында йомшак мендәр, өстендә җылы юрган булса, аңа бу хасиятләр тәтемәде шул. Әкълимәнең үткәнен белмәгәннәр аны кызганды билгеле. Тик алар бармак белән генә санарлык иде. Күпләр аның үзен гаепләде. Картлыгына калын итеп язарлык үткәннәре белән керде ул. Үкенечле үткәннәре белән. Хәер, үкенә, уйлана белдеме икән?! Авызыннан бер генә дә әрнүле, үкенүле сүз ишетүче булмады... Бәлки тыңлаучысы булса, ул бушаныр, бик озаклап сөйләр иде... Тыңлаучысы да юк иде шул... Хәтта карт мәчесе дә, ялгызлыкның ни икәнен бел әле дигәндәй, әллә кая чыгып югалды.

Әкълимә гаиләдә бердәнбер бала иде. Әти-әнисе, картлыгыбызда терәк булыр дип, бик кадерләп кенә үстерделәр аны. Артык авыр эшләр белән ватылмаса да, үскәндә йортта уң куллары булды. Җитезлеге, әрсезлеге, кыюлыгы да бар иде. Башка дус-ишләреннән әллә ни аерылмаса да, үз сүзен батырып, курыкмыйча әйтә торган гадәте бар иде. Менә шушы туры сүзлелеге дус-ишләре, якыннары күңелендә авыр җәрәхәтләр, төзәлмәс яралар да калдыргалады. Дуслары да еш кына тупаслыкта гаеплиләр, шелтәлиләр иде үзен. Ә иң авыр сүз ярасын әнисе озак еллар күңелендә саклап, бер гафу сүзе дә ишетмичә, кызын дүрт күз белән тәрәзәдән көтеп бакыйлыкка күчте. Кыз әти-әни кадерен белмәде. Аларга игътибар кирәген башына китермәде. Хөрмәт итү дигән төшенчәне онытты. Ата-ана фатихасы дигән сүз аның өчен ят иде. Яшь иде шул ул бу вакытта. Мине дә картлык куып тотар, бу көннәр миңа да килер дип уйлау аңа ят иде.

Күрше авылның холыксызлыгы белән дан тоткан егете – Рәмискә кияүгә чыкты. Әнисенең ай-вайларына, каршы төшүләренә җавабы кыска булды:

  • Гомерем буе сезне саклап ятарга җыенмыйм. Ошамаса, ирләр бетмәгән, башкага чыгармын. Әнә, яткансыж инде бер әтинең күзенә карап, – дип үзәген өзде ул әнисенең.

Әни кешенең баласына каршы барырлык башка көче калмады. Яшертен генә күз яшьләрен сөртте дә, бәгырь җимеше белән килеште. Үзенчә булышып яшәргә уйлады, оныклар сөяргә өметләнде. Ана күңеле гел яхшылыкта бит ул. Бердәнбер кызына үпкәли аламы соң?!

Әкълимәнең тормышта ясаган беренче ялгыш адымы әнә шушы булды. Юк, рәнҗемәде ана әнисе. Ялгышны үзеннән эзләп өзгәләнде. Күрше авылда яшәгщн, кызы аларга килеп йөрүне, хәлләрен белүне кирәк тапмады. Үз йомышы булган чакта гына элемтәгә чыга иде ул. Балаларының шулай каты бәгырьле булып үсүен, үзе өчен генә яшәвен гаиләдә бердәнбер бала булудан күрделәр. Юкса, кешедән артык иркәләп, сендереп үстерергә вакытлары да булмады кебек. Күпме генә теләсә дә, кабат әни булу бәхетенә ирешә алмады шул Мөнирә. Мөгаен, авыр хезмәтләр, аттай җигелеп йөк ташулар, үзәккә үткән бозлы су ерып юл үтүләр эзсез калмагандыр. Ул вакытта авыл җиреннән чыгып китеп, табибларга күренү дә мең бәла булгандыр шул. Шулай итеп, язмышлары белән килешеп, йортта ир белән хатын икесе генә яшәп калдылар.

Рәмис белән кавышып, төп йортта гомер итә башлыйлар яшьләр. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Билгеле инде Әкълимә ир күзенә карап, аның һәр кыланмышына риза булып яши торганнардан түгел. Тавыш чыккан көннәр дә еш була. Хатын иренә кушылып салгаларга да өйрәнә. Берничә ел шулай тарткалашкач, ахыр чиктә эреле-ваклы балаларын калдырып, район үзәгеннән килеп эшләүче бер ир-атка тагылып Әкълимә китеп үк бара. Бу вакытта олы кызына җиде, кече улына бер яшь була. Балалар йорттагы әби белән бабай, ягъни дәү әни белән дәү әтиләре куенына сыена. Өлкәннәр аларга әти дә, әни дә булалар, аякка бастыралар. Чөнки әтиләренең күп вакыты эштә үтә. Ял вакытларын ул кәеф-сафа корып, исерткеч эчемлекләр белән үткәрә. Тормышта икенче зур абынуын, картлыгына чокыр казуын бу вакытта Әкълимә башына да китерми шул. Шушы балалар алдына килеп егылырмын, тезләнермен, алар кулына калырмын дип  уйламый.

Яңа ире Фоат төзелеш эшләрендә йөри. Әкълимә дә район үзәгендәге кибеткә идән юучы булып урнаша. Көндезге вакыт эштә, кичләре кунак-кунак уйнап үтә. Тик, дуслар, яңа танышлар туганнарны, балаларны алмаштыра алмый шул... Бар да вакытлыча гына була.

Гомер дигәннәрең тиз уза икән. Картлык җитәсен, үзенең газиз балаларыннан кайгырту өмет итәсен белгән булса икән...

Аларның Фоат белән уртак балалары булмый. Фоат тормыш иптәшен йортка теркәргә дә ашыкмый. Әкълимәгә исә саулыгы-сәламәтлеге бөтен, тигезлеге бар чакта бу әллә ни кирәкми дә. Инде ире гүр иясе булгач, картаймыш  көнендә урамда калу куркыныч белән очрашкач кына сөялер терәк, ярдәм өмет итәрлек кеше юклыгын аңлый. Фоатның туганнары йортны сату ниятен белдергәч, тәмам югалып кала ул.

Ата-ана кадерен белмәгән, балаларын кочагына алып сөймәгән “күке” хатын-кызга тормышның сынаулары шушы вакытта башлана. Бу вакытта инде әти-әнисе вафат, ә балалары тормышта үз урыннарын тапкан була. Кызлар әниләрен гафу итәргә, аны яннарына алырга теләми. Кечкенә чакларында әни назына сусаганда, иптәшләре газизләре белән җитәкләшеп урам буйлап узгандагы әрнүләре, әниле килеш түксез булулары өчен гарьләнүләре алар йөрәгендә төзәлмәс яра калдырган була шул.

Картлык көнендә кулындагы бер төенчек белән туган нигезенең капкасын ачып керә Әкълимә. Чыгып киткәненә күптән булса да, бар да таныш, бар да якын аңа. Тик чыгып каршы алырга якыннары гына юк. Соңлады шул, бик күпкә соңлады ул. Инде йорты да торырлык дәрәҗәдә түгел, менә ишеләм, менә ишеләм дип тора. Уты да кушылмаган, газы да кермәгән. Бу йорт инде бик күптән кеше эзе күрмәгән.

Ачлы-туклы, юыныр-юынмас берничә ай гомер итеп, Әкълимә, бар ялгышларын эченә йотып, вакытсыз гүр иясе була. Тик, аны югалтуны авыр кичерүче, өзгәләнүче, күз яшен түгүче генә күренми. Юкса, ул да кемнеңдер газизе, кемнеңдер әнисе, кемнеңдер кадерлесе булырга тиеш иде бит. Ялгышлар эзсез калмый. Чын кеше булып, якыннарың янәшәсендә кадерле булып, үзең дә аларга хөрмәт күрсәтеп яшәүләргә ни җитә.

                                                                                            ләйлә Вәлиәхмәтова.

 

Читайте нас