Ничек кенә яратышсалар да, бер-берсенә гашыйк икәнлекләрен белсәләр дә, Вахит белән Миләүшә бергә була алмадылар. Уртада, аларга комачаулап, көнчелек тә, кеше сүзе дә түгел, ә горурлык, тәккәбберлек ята иде. Ул да булса, Миләүшәнең горурлыгы... Бер өзелгән җеп кабат ялганмый янәмәсе... Эзе кала янәмәсе...
Әйе, эзе калды. Тик, Миләүшә йөрәгендә... Күңелдә нинди яра каласын, мәхәббәт ярасының беркайчан да җөйләнмәячәген яшь күңел бу вакытта белми иде. Хәзер бик яхшы белә, ун елда бу җәрәхәт ун тапкыр артып, ун тапкыр тирәнгәрәк үтә бара шул.
Уйланырга, үткәннәрне барларга вакыты күп аның. Күбесе үзәкләрне өзеп искә төшә. Үкендерә, әрнетә. ...Иртәгә туй диясе көнне Вахит кабат Миләүшә янына килде. Күз яшьләре аша сөйләштеләр, бик авыр аерылыштылар. Икесенең дә йөрәк урынында түгел иде. Тик артка юл юк... Вахит соңгы сүз итеп, сөйгәненә бәхет теләде һәм кайчан хәбәргә чыкса да, каршы аласын әйтте. Бүгенгедәй хәтерли Миләүшә: “Миңа өч балаңны ияртеп кайтсаң да, мин син утырган поездга каршы йөгерәчәкмен. Син - минем тормышым да, син минем бар өметем дә. Мин сине яратам, мин сине көтәм!” – дигән иде ул.
Туй көне билгеләнгән, күлмәкләр алынган, кунаклар өндәлгән. Бары тик бәхетле кыяфәт ясап, булачак ире янәшәсеннән атлыйсы гына кала Миләүшәгә. Эчтә ялкын булса да, сер бирергә ярамый. Аннан соң, Азат тормышы, аның киләчәге белән уйнарга аның хакы да юк кебек.
Яше 18дә булмаса да, әнә шундый икеләнүләр һәм ялгышлар белән башланды Миләүшәнең гаилә тормышы. Юкса, бу вакытта югары белем алган, тормышта азмы-күпме тәҗрибә туплаган, акны карадан аерырга өйрәнә башлаган иде ул. Хисләренә каршы барып, үз-үзен мәҗбүр итеп, башканы уйлап, Азат белән яшәп китүләре бер дә җиңел бирелмәде.
“Барысы да әйбәт булачак! Миңа еларга, сынатырга ярамый! Күп авырлыклар күреп үстергән әнием хакына булса да яшәргә кирәк!” – дип, Миләүшә үзен кулга алып, гаилә юлыннан нык карар һәм төпле адымнар белән атлап китәргә омтылды. Чыннан да, тормыштагы кош-корт та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр барысын да үз урынына куйды. Көннәр, айлар, еллар бер-берсен алмаштыра торды. Шулай да кыен вакытларда, күңеле төшкән көннәрдә яшьлек дустын уйлап юанды. Бергә чактагы онытылмас мизгелләр аны бүген дә бәхетле итә, елмаю өләшә, яшәргә көч бирә иде. Мәңге, мәңге онытылмас мизгелләр... Алар тәмле төш тә, якты өн дә кебек... Яшьлектәге һәр вакыйга Вахитка барып тоташа...
Кайларга гына сәяхәт итмәделәр, нинди генә шәһәрләрдә булмадылар алар. Ә бер тапкыр сөйләшә-сөйләшә, онытылып китеп, үзләре төшәчәк поезд тукталышын үтеп киткәннәр иде. Тулган айга карап, карлы-бозлы юлны ерып, туган авылларына кадәр ярты төн кайттылар. Бергә булганда караңгы төн дә, ерак юл да, авырлык та куркытмый иде... Әй, бу вакыттагы хыяллар, киләчәккә корган планнар. Бары тик, бергә булачакларын гына юрарга онытканнар шул гашыйк җаннар.
Өзелеп яратып яшәмәсә дә, әлегә кадәр тормыштан зарланырлыгы юк иде Миләүшәнең. Тирә-юньдәгеләрнең: “Үзең яраткан белән түгел, сине яраткан белән гомер ит”, - диюләрен кат-кат тыңлап, эчтән генә үзенчә нәтиҗәләр ясап яшәде. Барысы да ул теләгәнчә, ул дигәнчә барды кебек. Кыз теләде, кызы туды, ул теләде, малай алып кайттылар. Эше дә бар, ире дә ялкаулана торганнардан түгел.
... Гаилә тормышы гел шома гына бармый диюләре хак икән. Бер көнне ничәмә еллар җыелган сер капчыгы шартлап ярылды, барлык хисләр дә тышка ургылырга бары бер сәбәп җитте... Хәзер инде Миләүшә үкенергә дә, үзен акларга да, ахмаклыкта гаепләргә дә белми. Иң аянычы шунда, ярату бары тик бер яклы гына калды. Ул инде үзен яратучы һәм зарыгып көтеп торучы югын да белә. Сөйгәненең бу дөньяда юклыгы үзәген өзә. Вахитның тормышта үз урынын таба алмыйча, вакытсыз арадан китүендә үзен гаепле саный.
Яшәешенең иң авыр, болытлы көнен татлы мәхәббәт ярасы янына янәшә куясы килмәсә дә, бусы да аның ялгышы, бусы да аның язмышына язылганы.
... Бер көнне якын дуска санаган хезмәттәшләре Миләүшәгә ирен хыянәттә гаепләп, төрле сүзләр җиткерделәр. Тормыш ярының бары аны гына сөюенә, тугрылыгына ышанып яшәгән хатынны аяз көнне яшен суккандай булды. Ул алдын-артын уйламыйча, үзенең бүгенге көнгә кадәр беренче мәхәббәтен сагынып һәм яратып яшәвен бер сулыштан сөйләп бирде дә, Азатның сүзләрен дә тыңлап тормыйча, балаларын җыеп, туган авылына ашыкты. Үзен анда бүген дә көтәләр, яраталар һәм кочак җәеп каршы алачаклар дип ялгышты ул. Ире белән саубуллашмыйча да чыгып китеп поездга утырды һәм ашыга-ашыга Вахитның номерын җыйды. Юл дәвамында таныш номерны кат-кат җыйса да, аңа дәшүче булмады. Поезд каты сызгырып, станциягә килеп туктаганда, Миләүшәнең дә йөрәге кысып-кысып куйды. Кайсы җирдә ялгышты ул?! Бүгенме, әллә Вахитны кире каккан көннеме? Ике баласы белән җиде юл чатында басып калганда аңа кем беренче кулын сузар?!
Сораша торгач, ул Вахитның күңел төшенкелегеннән арына алмавын, үз-үзенә кул салуын белде. Инде вафатына өч айлап вакыт үтүен ачыклады. Аңардан гафу сорарга да, оныта алмавын әйтергә дә, тормыш баткаклыгыннан чыгарга булышырга да, соң, бик соң иде инде...
Миләүшә ике баласын ияртеп, әкрен генә авыл ягына таба атлады. Менә ул Вахит белән җитәкләшеп кайткан юллар, менә ул аларның шат көлүләренең шаһиты булган каеннар... Тик юллар бүген бик озын, каеннар ямансу иде. Миләүшәнең күңел халәте гүя аларга күчеп, бөтен дөньясына үч иткәндәй шаулыйлар да, шаулыйлар...
Миләүшәне уйларыннан айнытып, олы юл чатында таныш машина күзенә чалынды. Балалары: “Әти!” – дип чабып киткәч кенә, Миләүшә аңына килде. Аларны үзләреннән дә алда кайтып, гаиләсен дөньядагы бар нәрсәдән дә өстен куючы, ятаручы Азат көтеп тора иде.
Нәкъ менә шушы җиде юл чатында барысына да нокта куелды, күз яшьләрен елмаю алмаштырды. Азат гаиләсе, хатыны, балалары өчен барысын да эшләргә әзер иде. Алар бер бөтен булып, әти-әниләренең хәлен белделәр дә, үз йортларына ашыктылар. Миләүшә генә һаман да кайнар ялкында янды. Мәхәббәт, үкенеч һәм югалту ялкынында...
Сәйлән Әхмәтова.