Әллә язмыш, әллә ялгыш..
1 Сентября 2023, 11:27

Беслан... Төзәлми торган йөрәк ярасы...

Бесланда 2004 елгы теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланган өч көнлек истәлек чаралары башланды.

Беслан... Төзәлми торган йөрәк ярасы...Беслан... Төзәлми торган йөрәк ярасы...
Беслан... Төзәлми торган йөрәк ярасы...

Матәм чаралары 1 санлы мәктәп каршында башланды. 9:15 сәгатьтә кыңгырау яңгырады. Нәкъ шул вакытта террорчылар бәйрәм барган мәктәпне басып алалар. Бүген йөзләгән кеше мәктәпнең спорт залына чәчәкләр салдылар. Төп чаралар 3 сентябрьдә мәктәп бинасында һәм "Фәрештәләр шәһәре" мемориаль зиратында планлаштырыла. Анда метроном тавышлары астында һәлак булган 334 кеше исемнәрен һәм фамилияләрен әйтеп чыгачаклар, шулай ук корбаннар истәлегенә мәктәп укучылары күккә ак шарлар очырачак. Хәтерегездә булса , 2004 елның 1 сентябрендә Руслан Хачбаров җитәкчелегендә 30 дән артык террорчы мәктәпне әсирлеккә ала. Алар өч көн 1128 кешене беркая, чыгармый тоталар. 334 кеше һәлак булды, шуның 186ысы балалар иде... Һәлак булучылар арасында - Русия ФСБ махсус билгеләнештәге үзәкнең 10 хезмәткәре, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике хезмәткәре һәм 15 милиционер да бар. 810 кеше яраланды. Чыганак: @aifsk

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас