Родион Әмиров белән хушлаштылар

“Салават Юлаев” хоккей клубында уйнап, олы хоккей дөньясына аяк баскан уенчы Родион Әмировны соңгы юлга озаттылар... Аның белән “Уфа-арена” Боз сараенда хушлаштылар.

bashinform.ru Родион Әмиров белән хушлаштыларbashinform.ru Родион Әмиров белән хушлаштылар
Родион Әмиров белән хушлаштыларФото:bashinform.ru

 

Хушлашу чарасына Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, республика хөкүмәте әгъзалары, “Уфа” футбол клубы, “Торос” хоккей клубы җитәкчеләре, башка спорт коллективлары вәкилләре һәм меңләгән көярмәннәр килде.

Хушлашуга килүчеләр алдында Родионның әтисе Руслан Әмиров чыгыш ясады.

“Дуслар, барыгызга да зур рәхмәтемне әйтәсем килә”, - диде ул. “Клубка, анда хезмәт итүчеләргә... Улым соңгы елларын гел шушында үткәрде. Сезнең һәрберегзнең йөрәгендә улымның нурын күрәм, сез аның гаиләсенә әйләнгән идегез... Соңгы ике елын сезнең догалар, ярдәмнәр белән яшәде ул. Чирне җиңәр дип ышандык...

Мин Аллаһка улымның 21 ел гомере өчен рәхмәтлемен, Ул безгә улыбыз белән бергә булырга, аның өчен сөенергә мөмкинлек бирде... Аның белән үткәргән һәр бәхетле көнебез өчен рәхмәтлен!

Шушы көннәрдә аның балачакта язган кәгазьләрен карап утырдык. 10 яшендә балалар почеркы белән “Дөньядагы иң яхшы хоккейчы булырга, Олимпиада уеннарында җиңәргә, Гагарин, Стэнли Кубокларын яуларга” дип үзенә максатлар язган... Бүген сез улымны соңгы юлга озатырга килгәнсез икән – димәк, ул яхшы кеше булган, аның исеме үлмәс, аның исеме йөрәкләрдә калыр”.

Родион Әмировны Ишембай районының Игнатовка авылына җирләделәр.

Родион Әмиров белән хушлаштылар
Родион Әмиров белән хушлаштылар
Родион Әмиров белән хушлаштылар
Родион Әмиров белән хушлаштылар
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас