Саҗидә бар көчен җыеп урыныннан торды да, үз-үзен мәҗбүр итеп диярлек. көзге янына килде. Боеккан йөзенә бер тутырып карады да яңадан урындыкка барып утырды. Җеп өзәрлек тә хәле юк иде хатынның. Шулай да, аңа җебеп төшәргә, йомшаклык күрсәтергә, боегырга ярамый, ул елмаерга тиеш. Бар сызлану, сыктауларын, борчуларын эчкә йотып, хәтта үзеннән дә яшереп, елмаерга, ире кайтканда кояштай балкырга кирәк. Көч-хәл белән аякка басып, тирән сулыш ала-ала яңадан көзге янына килеп, үзен тәртипкә китерде, башындагы яулыгын да башкасына алмаштырды, озак вакыт урында ятып бөрешкән күлмәкләрен яңартты. Хәзер ире кайтырга тиеш. Ул хатынның хәлсезлеген дә сизмәсен, чытык йөзен дә күрмәсен. Әнә бит, узган атнада кайтуында да, йөрәккә кадала торган сүзләр әйтте. “Чирләшкә хатын асрап ятмыйм, тизрәк үл дә, яшь хатынымны алып кайтам”, - дип җикеренде, йөрәгенә яра салды. Бу сүзләрне үзенә генә әйтсә, бер утырып елар иде дә, узар иде, балалар алдында рәнҗетүе бигрәк авыр. Алар бит сүзсез генә йөрәкләренә сеңдерә.
Әйе, ир хатын алып кайтыр, менә дигән итеп яшәр дә, Саҗидәгә дә метр ярым урын табылыр, тик менә балалар... балалар үзәкне өзә. Гөнаһсыз сабыйлар бит барысын да төптән аңлап бетермиләр әле. Ләкин зурраклары - кул арасына керә башлаганнары боегып кала, күзләре кызарып чыга. Кырыс әти алдында аларга да еларга ярамый. Әниләрен кызганып яшь түккән вакытта алар: “Әниегезгә охшап, мыжгып тормасагыз ла, җан көекләре”, - дигән төртмәле сүзләр ишетәләр. Әлбәттә, бу сүзләр аларга түгел, хатын бакчасына... Бу хакта уйлады да, Саҗидәнең тез буыннары йомшап китте, тәненә ниндидер бер калтырау таралды. “Йә, Аллам, балаларымны аякка бастырырлык гомер бир, аларга ятимлек ачысы күрсәтмә, вакытыннан алда йөзләремне саргайтма”, - дип теләк теләп, бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртте. Бу яшьләр газаплы, бик ачы һәм тозлы иде... Шулвакыт айнып китеп, үз-үзенә сораулар яудыра башлады: “Ни өчен? Ни өчен миңа? Нишләдем мин, нинди гөнаһларым тынгы бирми?” - дип өзгәләнде. Шул вакытта капка төбенә шыелдап машина кайтып туктады. Балалар әти дип урамга чабышты, ә Саҗидә акрын гына аш бүлмәсенә атлады. Өстәл кырыена тотынып булса да, ирен елмаеп, аяк үрә басып каршы аласы килде аның. Инде ничә атналар шушы ук хәл кабатлана...
Авыруның нинди мәкерле әйбер икәнен дә, көндәшлек ачысын да, балаларыңның киләчәге өчен өзгәләнүнең дә ни икәнен үзеңә килгәч кенә аңлыйсың икән. Ул вак-төяк борчулар кайгы булмаган, узгынчы чирләр дә чүп кенә булган... Балалар үскәндәге йокысыз төннәр дә шатлык кына булган икән. Ә хәзерге озын, газаплы, ярсулы төннәр... Бигрәкләр дә озын алар. Саҗидәгә тормыш барысын да үз мисалында аңлатты.
Саҗидә мәктәпне тәмамлауга үзләренең авылларына якын гына торган район үзәгендәге һөнәрчелек училищесында пешекчегә укыды. Хәер, аңа укыганлыкка кәгазь кисәге генә кирәк иде. Ул болай да телеңне йотарлык итеп пешерә белә. Өендә дә: “Кулларыңнан бал тама”, - дип мактап кына торалар. Җәйге практикага колхоз ашханәсенә кайтты да, аны уңганлыгын, булганлыгын, чисталыгын бәяләп, үзләренә эшкә дә алып калдылар. Бөтерчек кебек кенә, һич ару-талу, зарлану белмәс кызны барысы да үз итте. Бигрәк тә колхоз идарәсендәге хисапчы егет сәбәбе булмаса да, ашханәне көнгә биш әйләнә торганга әйләнде. Әле бер сәбәп табып килде, әле икенчесен. Бер авылда яшәп, бер авылда үсеп, кызга ничек алдарак игътибар итмәвенә гаҗәпләнде. Шулай күзли торгач, Каюм кызны үзенә каратты да куйды. Саҗидәнең калага китеп берәр җиргә укырга керергә, укырга керә алмаган очракта, зуррак ашханәләрдә эшләргә, тагын да остарырга, табын бизәү серләрен өйрәнергә теләге зур иде. Ләкин егет кызның башын әйләндереп, 19ы да тулмаган килеш үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Шулай итеп, Саҗидәнең тормышы гомерлеккә авыл белән бәйләнеп, кендеге туган авылына берегеп калды.
Борчылмады кыз. Ни дисәң дә, биредә бар да җанга якын, бар да таныш. Әти-әниләре янәшәдә генә. Көнозын аяк өстендә басып эшләп арылса да, өйгә кайту белән алары да эреп юкка чыга. Чөнки ул килеп кергән йортында үзенә хөрмәт, ярату тоя. Егетнең инде өйләнүенә өмет өзгән әти-әнисе йортка килен төшүенә сөенеп бетә алмады. Яшәсеннәр генә, бәхетле генә булсыннар. Инде утызны куып җиткән улларының бәхете генә озын гомерле булсын. Йорт салырга да булыштылар, киңәшләре белән дә гел ярдәм итеп тордылар.
Тик бәхет дигәннәре алай тиз генә килә торган нәрсә түгел икән... Инде яшьтәшләренең балалары укырга керүен күреп йөргән ир көнләп түгел, сәгатьләп хатынының балага узуын көтә башлады. Әллә артык көткәнгә, әллә тормыш китабының башы шулай язылган булган, көткән җан тиз генә туарга ашыкмады. Ирнең күңелсезләнеп йөргән вакытлары ешайды, бу төшенкелек хатынына да күчте. Юктан да чыркылдап көлгән, шаярган чаклар артта калды. Каюм, Ходайдан бала сорый-сорый, дин юлына тартылды. Барын да шәригать кушканча үтәп, туры юлдан, догалы сукмактан атларга тырышты. Инде хатынын да чәчен-башын туздырып, кыска итәк һәм ачык түш белән йөрүләрдән тыя башлады. Бала юклыкны да дөрес яшәмәүдән, Ходайның бер җәзасыдыр дип кабул итте. Саҗидә дә акрын-акрын намазга басты, мөселман киемнәренә күчте. Болай да һәр эшне изге догадан башларга ияләнгән кызга, бу дөнья әллә ни чит булмады. Тик менә ир генә күзгә күренеп кырыслана төште, үз таләпләрен куйды.
Көттереп килгән бәхет кояшы гаилә корып җиде ел узганнан соң гына нурларын сипте. Кызлары туу белән гаиләне шатлык уратып алды. Изге догадан башланган көн, изге дога белән тәмамланды. Игелекләр һәм изгелекләр кылып, тормыш арбасы акрын гына алга шуышты. Зәйниевлар гаиләсендә кыз арты ир бала, аннан тагын кыз бала дөньяга аваз салды. Тупырдап кына, иркәләнеп кенә үссеннәр иде дә...
Гаиләдә тагын буталчыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Балаларын сөеп туя алмаган, аларны бернигә дә алмаштырмас кебек тоелган ир беркөнне кайтып күпхатынлылык турында сүз кузгатты. Диннең барлык кагыйдәләре белән килешә, хәленнән килгән кадәр үтәргә, гөнаһларга кермәскә, сабыр булырга, ир хакын хаклап яшәргә, хәтта аңа тавыш күтәреп бер сүз дә әйтмәскә тырыша хатын. Ләкин менә күпхатынлылыкны йөрәге дә, күңеле дә кабул итә алмый. Аны бозыклык, шайтан коткысы дип саный. Нишләп әле ул ирен кем беләндер бүлешергә тиеш? Нишләп ире була торып ул ялгыз ятакта ятарга тиеш? Ник аның балаларының әтисенә тагын кемдер әти дип эндәшергә, аның куенына сарылырга тиеш? Иксез-чиксез сораулар давылында адашып, үз сорауларына бик озак җавап эзләде хатын. Ләкин чишелешен дә, Каюмга каршы тора алырлык көч тә таба аламады. Ирнең карары нык иде. Ул үлеп гашыйк булган. Ул ике хатын белән яшәргә тели.
Дин юлына басу – ул әле сакал-мыек үстерү генә түгел, ул әле көнгә биш мәртәбә тәһарәт алып, намазлык өстенә утыру гына түгел, ул – тугрылык саклау да, хыянәтләргә юл куймау да, ул – гаиләңне яклау да, кеше рәнҗешләреннән саклану, яманлыкларга юл куймау да. Ник соң Каюм бу хакта ишетергә дә теләми. Саҗидә балаларыннан качып бик еш елады, үрсәләнеп, әрнеп, хурлыгын тыя алмыйча күз яшьләрен күп түкте. Ләкин мәгънәсе генә булмады. Шулчак хатын гаилә корып, тиенне тиенгә ялгап, бар булганны урак итеп, аңлашып, дуслар белән аралашып, мәхәббәтнең көчле ялкынында җылынып яшәгән елларын сагынды. Хәзер менә тормыш та җитеш, итәк тулы балалар да үсә, тик тынычлык юк, барып серен сөйләр, таяныр чын дуслар юк, кереп елый-елый эчен бушатыр күршене дә табып булмый. Бар да кемузардан мал куа, эштән кайтышлый ук тимер капканы бикләп үз дөньясына чума, кем файдалы шуңа ялагайлана, кем акчалы шуңа сыена.
Гади хисапчы гына булып эшләгәндә Каюмның да дуслары үзе ише гадиләр иде. Бер туган көн, бер бәйрәм аларсыз узмаган. Хәзер менә авылдагы дусларына хәтта авыз тутырып сәлам бирергә дә вакыты юк. Башта район үзәгендә, аннан Казанда хәләл кибет ачты ул. Хәзер инде файдасы юкны сәбәп итеп, райондагысын ябып, шәһәрдәге сату нокталарын арттырмакчы булып йөри. Тик хатынына гына акчаны тиенләп санап бирә. Саҗидә нарасыйлары туу белән эшкә балалар бакчасына күчте. Бакчадагы нәниләрне тәмле ашлары белән сыйлады. Буш вакытларында токмачлар басып, пилмәннәр ясап сатты. Сораучыларга бәлешләр пешереп бирде. Балаларны ул үзенең хәләл акчасына, артык азындырмый, кешедән ким-хур итми генә үстерә. Әлегә кадәр тормыштан канәгатьсезлеге сизелмәде. Тик менә авыруларга гына бирешә башлады шул, иренең тере хатыны бар өстенә кабат хатын алып кайтуына чыдый алмады. Яңа, текә дуслар сөяркәләре янына чапканда, читтә төн уздырганда, Каюмның да кырыйда каласы килмәде шул. Барып йөрүне генә хупламыйча, никахлы хатын итәргә карар кылды. Үзен дөрес юлда дип санады.
Ә бит тигез күрә алсаң гына, матди хәлен кайгырта алсаң гына күпхатынлылык рөхсәт ителүен Саҗидә дә, Каюм үзе дә яхшы аңлый. Тик менә яшь хатынның рәешкә торуы, аны авылга алып кайтып гөрләтеп яшәр өчен никахлы хатынының үлемен көтүе Ходай тарафыннан гафу ителерме? Каюмга да көннәрдән бер көнне үкенечләр өелеп килмәсме? Хәер, аның кебек туң йөрәкләр үкенергә, гаебен тынырга сәләтле микән?
Чыннан да, Каюм яшь хатынга өйләнде. Беркемнең үгете-киңәше кермәде, балалар хакы дигән әйбер дә туктатмады, хатынының күз яшьләре исә нәфрәтен генә кузгатты. Башкаланың зиннәтле бер мәчетендә никах укытып, аны яңа гына сатып алган өч бүлмәле фатирына алып кайтты. Үзе исә авыл белән шәһәр арасында йөрде. Эше калада җайга салынганлыктан, болай да атнаның берничә көнен биредә үткәрә иде ул. Тик хәзер менә әзергә кайта, аны яңа пары елмаеп каршы ала.
Зифа икенче хатын булуны ничек кабул иткәндер, эчендә нинди уй-хисләр бөтерелгәндер, анысы билгесез. Ике хатын беркайчан да янәшә утырып сөйләшмәде, аңлашмады, кара-каршы утырып чәй эчмәде. Саҗидә генә Зифаның үзеннән күпкә яшь һәм чибәр булуын, ирнең ул дип өзелеп торуын уйлап өзгәләнде. Яшь кыз иренең байлыгына кызыгып чыккан дигән кара уйлар да бөтерелеп алды бермәлгә. Рәхәткә, әзергә кем килеп кермәсен, кем каршы килсен дип әрнеде.
Саҗидә белән Каюмның аралары бик нык суынды. Хәтта бергә чакларында да уртак сүз таба алмый интегәләр иде. Дин җиде хатын рөхсәт итсә дә, йөрәккә берсе генә сыя диюләре хактыр инде. Каюмның Саҗидәгә күтәрелеп карамаган, элек мактап-мактап ашаган ашларына кашык та тыкмаган кичләре, иртәләре арта барды. Элек шулай иде. Хәзер менә ул хатын аны ихтирам итәргә, ул кайтышка ашарына пешкән, киемнәре әзерләнгән булырга тиеш дип саный. Чытык йөз белән каршы алуларны кабул итми. Үзен өенә кайткан хуҗа кеше түгел, ә эш урынына килеп кергән түрә кебек тота башлады. Тавыш-гаугадан, балаларының тынычлыгы бозылудан куркып, Саҗидә әнә шулай үзен мәҗбүр итеп аякка баса, калтыранган куллары белән ашарга сала, үзе хәл эчендә булса да, иренең хәлен сораша, балалары хакында сөйләгән була. Төннәр генә тыныч үтсен дә, яллар гына күз яшьләрсез тәмамлансын. Хатынның зирәклеге, сабырлыгы, юл куярга, гафу иткән кыяфәт чыгарырга тырышуы аркасында йортта тынычлык урнашты. Тик бу әрнүле газапларны күтәргән йөрәк, мөлдерәп тулган күңел генә эремәслек булып урнашкан авыр ташны күтәрә алмады. Саҗидә авырый башлады һәм бакчага утырткан яшелчәләрен дә җыя алмыйча урын өстенә ауды. Бер генә дә урамга чыгып эшләп йөрерлек чамасы юк аның. Барлык мускулларына авыр таш асканнармыни... Кайвакыт сулаулары да авырлаша. Ә ыңгырашырга, хәлен сөйләргә, хәтта ире барда тирән итеп сулыш алырга да ярамый. Шул минутта ук ул чирләшкәгә, артык кашыкка, ике йөзлегә, хәтта “артистка” әйләнә. Ире аңа карата яңадан-яңа төртмәле сүзләрне табып һәм яудырып кына тора.
...Менә алар тагын түгәрәк өстәл артына җыелды. Нәкъ элеккеге кебек барысы да бергә. Уртада әтиләре, аның кырыена тезелгән балалар, янда әниләре. Әтиләрен сагынып көтеп алган балалар берсен-берсе уздыра-уздыра яңалыклар сөйлиләр, әниләренә булышулары белән мактаналар. Алар тынган арада кашык, тарелка тавышлары да ишетелеп куя. Менә мондый бәхетле ашлары, түгәрәк өстәл артына җыелган көннәре бихисап иде бит аларның. Әтиләре балаларын сөеп туймый иде. Хәзер, яшь хатынның балалары тугач кына, бераз сүрелә төште. Ничек кенә тырышса да, булмый икән шул ул, тигез күреп, булмый, барыбер кайсыдыр оя якынрак була икән. Саҗидә бер мизгелдә үзенең авыруын уйлап күңелсезләнеп тә куя, уйга да батып ала. Терелә алмаса, аның балалары нишләр? Аларны кем иркәләр, кем назлар? Әтиләре яшь хатын алдында үз сүзен әйтә алырмы? Шушы күңелсез уйларны аралап, Саҗидә кабат үзен кулга ала. Күңелендә куерган болытларны куып таратып, үзенең нинди кадерле әни булуын уйлап, назланып, иркәләнеп ала. И, ул кечкенә кызының минут саен килеп үбеп китүләре, улының янына урындык куеп, аякларына массаж ясаганнары. Ә олы кызына эшнең җаваплыраклары эләгә шул. Ул чәй куя, әнисенең даруын сындырып бирә, ул да түгел бүлмәне җилләтеп ала. Бик кадерле ул балалары өчен. Үзе дә яткан килеш булса да, аларга табышмаклар әйтергә тырыша, уеннарында көч биреп тора. Шушы нарасыйларны ничек инде чит-ятларга калдырсын... Ул яшәргә, дошманнарга үч итеп булса да яшәргә тиеш. Ул яшәячәк!
Ләкин өмет тулы, сагышлы, шул ук вакытта балаларын күреп, яратып, сокланып та туймаган күзләр беркөнне мәңгелеккә йомылды. Саҗидә үләсе белән һич кенә дә килешмәде һәм яшәү өмете белән арадан мәңгелеккә китеп барды. Балаларның ничек өзгәләнүләрен, ничек өстенә япкан җәймәгә барып ябышуларын күргән кешеләр бар да Каюмны гаепләде. Ә Каюм Саҗидәнең иртә үлемен Ходай эше дип кабул итеп, артык борчылмады, яшь хатынны авылга алып кайту хәстәренә кереште. Балалар ятимлекне сизмәс, алар элеккеге кебек хасиятле, тәртипле, тәрбияле булыр дип уйлады ул. Саҗидәнең җидесе үтү белән Зифа авылга кайтты. Калада үзен-үзе карап, ике баласын бакчага озатып, каршы алып, әллә ни кыенлыклар күреп яшәргә ияләнмәгән хатынның кайту белән төсе-бите качты. Ни дисәң дә, авылда тавык та чүпләп бетермәслек эш, шуның өстенә эреле-ваклы төрле характердагы балалар. Ашарга пешереп, кер юып, өй җыеп кына да көн уза, ә яшелчә бакчасы, кош-корты, балаларга сөт өчен дип сатып алынган кәҗәсе... Гомердә дә йорт эшләренең барлыгын белмәгән Каюм булышу турында уйлап та карамады. Нәкъ элеккегә, аның атнасы калада узды. Ялларда авылга кайтты. Яшь хатын исә бу мәшәкатьләргә түзә алмыйча, үзенең дә бер баласын калдырып, әти-әнисе янына кайтып китте.
Каюмга үкенер, өтәләнер сәгатьләр тиз килде. Саҗидә күңелсезләнеп, уйланып, өзгәләнеп йөргәндә горур торган баш түбән иелде. Тирә-ягына балалары җыелып әниләрен таптырганда, мәңге күз яше чыкмаган күзләр чыланды, сабыйларга туры карый алмаган карашлар читкә борылды. Эх, терсәк бик якын да бит... Саҗидә инде кайта торган җирдә түгел...
Табигатькә көзләр якынлаша. Болай да моңсу көзләргә Каюм төзәлмәс йөрәк җәрәхәтләре белән керә. Бакчада хуҗабикәне көтеп башларын салган сары, ак, кызыл кашкарыйлар да быел инде янып, тирә-якка ямь өстәми, кызыл миләш тәлгәшләре дә ачырак кебек, пар алмалар да кырыс җилне күтәрә алмыйча, шыбырдап җиргә коела һәм берәм-берәм тирә-якка чәчелә. Гүя Каюмның тормыш ялгышларын алар да белә, алар да гаиләнең парлы, йортның бәрәкәтле, балаларның бәхетле чакларын сагына.
Ләйлә Вәлиәхмәтова.