Барлык яңалыклар

ТАР КҮҢЕЛ КИРЕЛЕГЕ

- Бабай, нишләп син мәчеткә йөрмисең?     - И, улым, – диде бабасы, – яшь чагыбызда безне дингә өйрәтүче булмады шул. Ярый ла сезне хәзер өйрәтәләр, ә безнең заманда андый нәрсә юк иде.

modnuesovetu.ru ТАР КҮҢЕЛ КИРЕЛЕГЕ
ТАР КҮҢЕЛ КИРЕЛЕГЕФото:modnuesovetu.ru

  Дини гаиләдән булмаса да, Алмаз, университетка кергәч, намаз укучы ике төркемдәше белән дуслашып китә. Аларга ияреп, башта Җомга намазларына йөри башлый, аннары исә, дин нигезләрен әкренләп үзләштереп, үзе дә байтак нәрсәгә өйрәнә. Моңа шәһәр мәчетендә эшләп килүче курслар да, Алмазга хас кызыксынучанлык, зирәклек, тырышлык кебек сыйфатлар да  бер этәргеч булгандыр.

  Уку елы тәмамланып, каникуллар башлангач, Алмаз авылда яшәүче әби-бабасына  кунакка кайта. Яраткан оныкларын күрүгә әби белән бабай сөенә, әмма биш вакыт намаз укуына бик тә аптырыйлар.  Кичләрен дисбе тартып, дини китаплар укыштырган әбисе белән Алмаз шактый тиз уртак тел таба үзе, әмма инде олы яшьтә булып та дин турында уйлап та карамаган, хәтта Җомга намазына да йөрмәгән бабасына карап исе китә.

  Фаиз бабайның намаз вакытларына битараф булуын, тәмәке көйрәтүен һәм еш кына аракы салып утыруын берничә көн сәерсенеп күзәткәннән соң, Җомга көне иртәсендә госелләр коенып, әбисе хәстәрләп куйган чиста күлмәген киеп, намазга барам дип әзерләнеп беткәч, Алмаз бабасына сорау бирде:

   - Бабай, нишләп син мәчеткә йөрмисең?

    - И, улым, – диде бабасы, – яшь чагыбызда безне дингә өйрәтүче булмады шул. Ярый ла сезне хәзер өйрәтәләр, ә безнең заманда андый нәрсә юк иде.

    - Бабай, – дип хәйләкәр генә күзен сирпеп алды егет, – ә менә син тәмәке тартасың, кайвакытта аракы да эчәсең. Боларга сине мәктәптә өйрәттеләрме?

    - Юк, улым, шту син, ничек инде андый нәрсәгә мәктәптә өйрәтсеннәр ди! Юк-юк! – дип, кулларын селти-селти җавап бирде Фаиз абый.

   - Ә-ә! Алайса син укыган техникумда өйрәткәннәр инде! – дип, ачыш ясагандай, күтәренкерәк тавыш белән әйтеп куйды онык.

   - Юк ла-а, нәрсә сөйлисең син, моның ише нәрсәләргә техникумда да өйрәтмиләр, юк!

   - Алай булгач, ничек өйрәндең? – дип төпченүен дәвам итте егет.

   - Ничек-ничек... Башкалардан күреп беләсең-өйрәнәсең инде аны – шулай... – дип иңбашларын җыерып алды карт.

   - И, баба-ай, – дип үкенеч белдергән сыман башын селкеп куйды Алмаз, – синең өч күршең, ике туганың мәчеткә йөри. Башкалардан күреп тәмәке тартырга, аракы эчәргә өйрәнгәнсең, нигә мәчеткә йөрергә дә өйрәнмисең?

    Бабай нәрсә әйтергә дә белмичә, сүзсез калып, беравык дәшмичә утырды. Аннары нәрсәнедер исенә төшереп, аңына килгәндәй:

   - Ә нәрсә калган соң ул мәчеттә? Минем анда барасым килми! – диде.

   -  Нигә барасың килми, бабай? – дип кызыксынды Алмаз.

   - Андагы мулла элек парторг булган безнең авылда, ышанмыйм мин аңа!

  - Нигә ышанмыйсың? Сәбәбе нәрсәдә?

  - Элек коммунист булып динне сүгеп йөргән кеше хәзер  мулла булган имеш! Һе!!

  Шушы фикерен кире кагып булмый торган  хаклык итеп яңгыраткан Фаиз абый, горурланып, кулларын күкрәгендә кушырып куйды.

  - Ышан-мыйм мин аңа! Бармыйм да! – дип тагын бер кат ниятен ныгытып куйды карт.

  Әмма Алмаз аптырап калмады. Диванда аягын аякка куеп горур утырган бабасына текәлде дә ипләп кенә әйтте:

  - Казандагы остазыбыз безгә болай дия иде: намаз укыр, мәчеткә йөрер өчен иң элек Аллаһка ышану кирәк (кешегә түгел). Шул ышану, ягъни  иман чын булса, сез, ди, бернигә карамастан, намазларыгызны да укырсыз, мәчеткә дә йөрерсез. Бусы бер. Икенчедән, кешенең элекке тормышы, элекке гөнаһлары артта, тарихта калды, аларны искә төшерүдән ни мәгънә?

  - Юк инде, улым, – дип карышуын дәвам итте бабай. – Заманында дингә каршы килгән кеше артыннан намаз укуның файдасы бардыр дип уйламыйм.

  - Бабай! – диде Алмаз, диванга якынрак утырып. – Намазның һәм башка гыйбадәтләрнең кабул булу-булмавын син каян  белә аласың соң? Кеше нинди гөнаһ кылса да, ул бит тәүбәгә килергә мөмкин. Менә безгә мәчеттәге остазыбыз ислам тарихында билгеле бер җитәкче булган кеше – хәлиф Гомәр турында сөйләгән иде. Ислам динен кабул иткәнче, ул, беләсеңме, нинди усал һәм явыз кеше булган? Нинди генә гөнаһ кылмаган, хәтта үзенең кечкенә кызын тереләй күмеп куйган! Шул явыз, начар холыклы Гомәр исламны кабул итеп, дин, Мөхәммәд пәйгамбәр өйрәтмәләре буенча яши башлагач, бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын гафу итә, гыйбадәтләрен кабул итеп, Җәннәт белән сөендерә (бу хәбәрне аңа Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм  үзе җиткерә). Менә! Ә син беркемне дә үтермәгән,  холкы да ярыйсы яхшы булган кеше турында “аңа ышаныч юк” дисең!

  - Парторг - парторг инде ул! – дип тагын акланмакчы булды Фаиз бабай.

  - Булса ни! Парторг, димәк, башы эшләгән, зирәк, эшлекле, актив кеше булган, – диде Алмаз. – Хәзер тәүбәгә килеп, шул сыйфатларын Аллаһ, дин юлында эшкә җигә. Муллагыз хәзер дингә каршы берәр нәрсә эшлиме әллә?

  - Юк... – диде бабай ничектер уйланган сыман. – Юк бугай... Дингә каршы кырын эшләре турында берни ишетелмәде кебек. Вәгазьләре дә ничава гына, диләр.

  - Шулай булгач, нигә аны хурларга, түбәнсетергә, “ышанмыйм мин аңа” дип әйтергә? Аллаһы Тәгалә аның элекке гаепләрен, динебезгә туры килеп бетмәгән эшләрен гафу иткәндер. Ә без кешенең гаеп-кимчелекләрен барлап, тикшереп утырганчы, үзебезне кайгыртсак, яхшырак булыр иде.

  Карты белән оныгы сөйләшүен икенче якта тыңлап торган әби бу урында түзмәде һәм бүлмәгә кереп, кулларын тастымал белән сөртә-сөртә, болай диде:

  - Сиңа, бабасы, сручны намазга басарга кирәк! Фәләхетдин белән бергә эшләп йөрдегез, ә ул инде күптән биш вакытны калдырмый, алай гына да түгел – мулла дәрәҗәсенә дә ирешкән! Акыл сатып монда кәпрәеп утырганчы, тәһарәт алып Алмаз белән  мәчеткә барсаң – хәерлерәк булыр иде, ичмасам!

  Бабай бу сүзләргә каршы дәшмәде, әмма нидер уйлап, кулларын күкрәгеннән тезләренә төшереп, бераз бөгелебрәк утырды.

  - Давай-давай! Ыставай, бабай! Һәм шагом-марш тәһарәткә! – дип команда бирде карчык, һәм картын култыгыннан эләктереп, эткәләп-төрткәләп дигәндәй, юыну бүлмәсенә алып китте.

  Тәһарәтләр алып, түбәтәен киеп куйгач, Фаиз абый теләр-теләмәс кенә Алмаз белән мәчеткә чыгып китте. Юлда уйланып, колхозда эшләгән вакытларын искә төшереп барды ул. Әйе, Фәләхетдин белән бергә эшләп йөрделәр алар. Ә җитәкчеләр нигәдер гел аны өстен күрде. Башта бригадир итеп билгеләп куйдылар. Шул чакта Фаиз, шактый зәһәрләнеп, аның белән бер-ике атна сөйләшмичә дә йөрде, чөнки, дөресен әйткәндә, үзе дә бригадирлыкны өмет иткән иде. Бераз вакыт үтүгә, җитәкчеләр Фәләхетдинне конторга күчергәч, Фаиз бригадир булды булуын, әмма... Фәләхетдин парторг вазыйфасын башкара башлаган дигән хәбәр Фаизның саруын тагын бер кайнатып куйды: мин дә бик әйбәт парторг була алыр идем, дип көнләшеп алды ул эченнән генә шул вакытта...

  ...Җомга намазында Фаиз карт оныгы Алмаз янында утырып Фәләхетдин хәзрәтнең бик үтемле, тирән эчтәлекле вәгазен тыңлады. Аннары бергәләшеп намаз укыдылар, Коръән укып дога кылдылар. Мулланың вәгазеннән, җиренә җиткереп ихлас дога кылуыннан тәэсирләнептер, кайтканда Фаиз абый сөйләшмичә атлады. “Вәгазь бик шәп булды, шуны исенә төшереп кайтадыр” – дип  уйлап, Алмаз да, аны борчымаска булып, дәшмәде. Әмма бу вакытта Фаиз бабайның күңеле көнчелек хисеннән дөрләп яна иде: “Мулла булган имеш... анысын мин дә булдырам аны... парторг була алмасам да, мулла йөген тартырлык кына егәр бар әле миндә... Ничава-а...”.

                                            Автор - Ришат Курамшин.

Читайте нас: