Барлык яңалыклар

Аянычлы мәхәббәт (булган хәл)

Менә таң беленә башлый. Сирәк-мирәк үткән кешеләр җирдә аунап яткан ике кешене күргәч, ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар.

letsgophotos.ru
Фото:letsgophotos.ru

Көзге салкын кич. Ай да болытлар астыннан чыгарга иренеп, үрелеп кенә җирне күзәтә. Табигать тә яшел төсләрен югалтып, сары төскә киенгән. Шәрәләнгән агачлардан соңгы яфраклар көз белән саубуллашып җиргә коела. Әкълимә дә язмышына рәнҗеп, яралы йөрәгенең хатирәләре яралуыннан куркып, җепкә тезгән муенсадай тезелгән күңел хисләрен барлап, үткәнен берәм-берәм исенә төшерә. Фаҗигале көзге бер төн аның язмышын хәл итте. Киләчәген-хыялын челпәрәмә китерде.

Алар беренче мәхәббәте Илдар белән бераз йөреп кайтыйк, дип урамга чыктылар. Кипкән үләннәрне, сары юргандай түшәлгән яфракларны юка гына боз челтәре каплаган. Баскан саен җиргә йолдызлар сипкәндәй, тирә-якка чәчелеп, аларны озатып калалар. Юл кырыена утыртылган каеннар арасыннан кулга-кул тотынышып, ялгыз айның тонык кына шәүләсе артыннан җемелдәгән йолдызларны күзәтеп, киләчәккә планнар корып әкрен генә атлыйлар.

Кинәт кенә каршыларында ике егет пәйда була. Илдардан тәмәке сорыйлар. Илдар, мин тартмыйм шул, дигәч сугып егалар. Кыз ачы итеп кычкыра башлый. Егетнең кесәләрен тикшереп телефонын, акчаларын алалар. Әкълимәнең дә кесәләрен тикшерәләр. Берни тапмагач, берсе пычак чыгарып кызның курткасын буйдан-буйга кисеп төшерә. Үбә-үбә кочаклый башлый. Илдар кызны яклап сугышырга тотына. Тик алар икәү шул. Илдарның кулын каерып бәйләп үк куялар. «Әкълимәм, кач, йөгер!», — дип кычкыруы була, егетнең авызына сугып, типкәләп кыйнарга керешәләр. Кыз кычкыра, елый, ялвара. Илдарын калдырып китә алмый. Куркудан, кадерле кешесен коткара алмаудан ул аңын югалтып егыла. Аны читкә сөйрәп алып китәләр… Әкълимә күзен ачканда киемнәре ертылган, ә үзе ниндидер юеш эчендә ята. Тәне генә түгел, җаны да җәрәхәтләнгән. Юеш түгел, кан икән!

Күктән ялгыз ай карый. «Нишләттеләр сине?» дигәндәй ялтырап-ялтырап китә. Ниләр кичергәнен аңлагач, кыз кычкырып җибәрә: «Илдарым! Илдарым!» Тик аңа кайтаваз гына җавап бирә. Кыз үрмәләп тора да, чайкала-чайкала егетне эзләп китә. Менә чалкан яткан Илдар күренә. Кыз аның алдына тезләнеп: «Илдар, Илдарым!», — дип аны торгызырга маташа. Тик Илдарның күзләре еракка төбәлгән, авызы ачык, ә куллары салкын… Егетнең гәүдәсе дә җансыз икәнен аңлаган Әкълимә тагы да үксеп-үксеп еларга керешә, ярдәм сорап кычкыра. Кызның тавышына агачлардагы кошлар уянып, очып китәләр.

Менә таң беленә башлый. Сирәк-мирәк үткән кешеләр җирдә аунап яткан ике кешене күргәч, ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар. Кыз күшеккән куллары белән Илдарының җансыз гәүдәсен кочаклап үкереп елый. Бөтен киеме ертык, канга буялып беткән, тәне калтырый. Кыз үзенең нинди хәлдә булуын да оныткан иде.

…Илдарын җир куйнына иңдергәч, кыз авылдан бөтенләйгә китәргә булды. Ул сөйгәне каберенә барып саубуллаша, бәхиллек сорый.

«Илдарым, Илдарым!»,- дип күпме генә елап дәшсә дә, сөйгәне аны ишетми дә, күрми дә инде. Әкълимәне дә бу авылда хәзер берни тотып тора алмый.

Ул чит шәһәргә китеп, эшкә урнаша. Әле ярый бу шәһәрдә апасы яши, шуңа да торыр урын табыла. Тик Әкълимә апасына да берни сөйләми, баш-аягы белән эшкә чума. Яралы күңеленнән кан саркып торса да, кешегә сиздерми.

Менә беркөнне апасы Әкълимә эштән кайтуына балык кыздырып куя. Кыз балык исеннән укшый башлый. Шулвакыт апасы шикләнеп: «Әллә син бала көтәсеңме?» — дип сорый. Кыз өнсез кала. Тизрәк шифаханәгә барып табибка керә. Табиб та аның бәби көтүен раслый.

Әкълимәгә башка чара калмый. Ул апасына булган хәлләрне сөйләргә мәҗбүр була.

«Бала! Юк, тагы бер кабат юк!» Әкълимә уйлар диңгезендә чайкала. Аның әтисе кем икәнен дә белмәгән килеш, табаргамы? Ни дип анлатыр ул сабыйга? Шулай итеп Әкълимә баланы юк ясарга карар кыла. Апасының үгетләвенә дә колак салмый.

Берничә ел үтә. Әкълимәнең күңел яралары әзрәк җөйләнсә дә сагыну, юксыну сагышы һич басылмый. Күпме әрнешеп, үкенеп яшәргә була! Ул кияүгә чыгарга карар кыла. Матур гына яшәп тә китәләр алар яшь кияү белән. Тик Әкълимә балага уза алмый. Табибның карары да кырыс була: «Сезнең балагыз булмый!” Шундый авыр көннәрнең берсендә, ире эштән кайтканда явыз адәмнәр йөрәгенә пычак китереп тыгалар. Тик качып өлгерә алмыйлар. Якын-тирәдә милиция наряды була һәм җанварлар тозакка эләгәләр. Аларның мондый кабәхәт эшләре берничә икән, шуңа да алар күзәтү астында булалар.

Сорау алу вакытында Әкълимә ул кабахәтләрне танып ала, кызның намусын таптаучылар да шулар бит. Ул барысын да сөйләп бирә, каты җәза бирүләрен сорала. Судлар үтеп, тегеләрне озак елларга төрмәгә утырткач, Әкълимәнең күңеле бушап кала, өстеннән авыр йөк төшкәндәй була.

Гомер ага аккан сулар кебек. Әкълимә соңгы вакытларда Илдарын төшендә еш күрә. Ул нигәдер кул болгап Әкълимәне чакыра. Хатын төшләре турында иптәшенә дә сөйли. «Бернигә юрама, син аны артык яраткансың, шуңа төшеңә керә»,- дип тынычландыра иптәше. Тик язмыш Әкълимәгә тагы бер сынау әзерләп куйган икән. Ул кинәттән чирли башлый. Башы бертуктаусыз сызлый. Табиблар аның башында яман шеш авыруы табалар.

Шулвакыт Әкълимәнең теге вакытта кергән төшләре исенә төшә. Менә нигә Илдары аны гел чакырып төшенә кергән икән! Димәк аның да гомере төгәлләнеп килә. Әйе, үлем барына да килә. Ә Әкълимәне бу дөньяда тотып торыр кешесе юк. Ни ире, ни сөйгәне, ни баласы дигәндәй. Бер Аллаһы Тәгалә безгә хуҗа, ул ничек тели, шулай була, дип хатын чире белән керәшмәскә карар кыла.

Биш ай дигәндә, ул шәм кебек янып бетә. Үзен авылга кайтарып җирләргә кушып ул мәңгегә күзләрен йома.

Тик кабере генә Илдарныкы белән янәшә булмый. Чөнки алты ел вакыт үткән була. Икесенең дә каберендә каен агачлары гына чайкалып утыра. Язларын шул каеннарга сандугачлар кунып сайрый һәм кабер өстендә җәй буе күбәләкләр куышып уйный.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Чыганак: "Самара татарлары"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: