Барлык яңалыклар

Тиң түгел ул

Икенче ире белән Алисә Сочига ялга баргач танышты.

pulse.mail.ru
Фото:pulse.mail.ru

Алисә аннан олы иде. Егетнең үзеннән 11 яшькә яшьрәк булуын үзе «беразга» дип санаса, туганнары, дуслары «шактый икән» дигән карар чыгарды. Ярый инде, үпкәләмәде Алисә. Алар бит Русланны белмиләр, әле күргәннәре дә юк. Фотосын күрсәткәндә дә, Алисә үзе әйтмәсә, белмәсләр иде дә. Аралаша башлаганда алай яшь аермасын тоймады ул. Фикерләве буенча да, үз-үзен тотышына караганда да бик төпле, җитди егет иде. Егет... Кырык яшьлек Алисәгә егет түгел, ир кирәк иде бит инде, тормыш алып барырлык ир. Кызык, Алисәне дусларына кем дип таныштырды икән Руслан? Очрашып йөргән кызымы, хатынмы? Яше ничәдә булуын белгәч, Русланның әнисе шундук каршы килде бит әнә. Аны да аңлый Алисә. Бала табу яшен узып баручы килен турында хыялланмагандыр ул да. 

Ике тапкыр кияүдә булган Алисә кырык беренче яшенә атлаган хатын иде шул инде. Хатын-кыз бәхете бер уч төбе кадәр генә булыр дип кем уйлаган... Беренче ире Дамир белән бер-берсенә гашыйк булып, ике ел очрашып йөреп, бөтен шартын китереп өйләнешкәннәр иде. Фатир алгач Дамир үзгәрде дә куйды. Сөйләшүләр, янаулар, аерылышабыз дип куркытулар да аны тайгак юлдан турысына бастырырга ярдәм итмәде. Башта ниндидер үләннәр, кәефләндерә торган төймәләр белән генә «уйнап» маташкан иде, аннары чын наркотиклар куллана башлады... Өйдәге ноутбукны алып чыгып сатканын белүгә үк Дамирның әти-әнисенә барысын да сөйләде, аннары ЗАГСка барып гариза язды Алисә. Кайнаналары үпкәләп тә маташты әле, Дамир өчен көрәшмәдең, ярдәм итмәдең, диделәр. Белмәделәр шул алар... Аларга белгерткәнче никадәр көрәшкәнен белмәделәр. Алай да беренче ирен хастаханәгә яткырырга юллап йөрде, Дамир дәвалана башлады. 

Икенче ире белән Алисә Сочига ялга баргач танышты. Абхазия белән чиктә хезмәт итүче хәрби иде Алексей. Тик, аралаша торгач, аның гаиләсе бары ачыкланды. «Миңа син генә кирәк, аерылышам», – дигән сүзләренә ышанырга кирәк түгеллеген аңласа да, ышанырга теләде. Алексей Казанга, Алисә Сочига барып, очрашып тордылар, Алексей аерылышырга ашыкмады. Алисә моны үзе дә аңлаган иде инде. Ичмасам, кырыкка җиткәндә балам булыр дип, шул уч төбе кадәр бәхетенә күнде. Ләкин балага уза алмады...

Сөйгәненә якынрак булыр өчен Сочига күченеп килергә уйлаган хатынны Алексей шундук туктатты. «Без алай бөтенләй күрешә алмаячакбыз», – диде. Инде фатирын сатарга куйган, алырга кеше тапкан Алисәнең шул чакта гына күзләре ачылды. Аралар өзелде, Алисә Казанда калды, балага уза алмады... Бер талпынгач Казанның да кызыгы калмады хатынга. Кайчандыр гади фармацевт булып башлаган җиреннән даруханә мөдире дәрәҗәсенә күтәрелгән Алисә барыбер шәһәрдән китәргә уйлады. Эштән курыкмый ул, белеме, тәҗрибәсе җитәрлек, фармацевт эшен кайда да табарга була анысы. Шулай итеп кырык яшендә бәхет эзләргә дип Мәскәүгә чыгып китте Алисә...

 

Менә бүген Казандагы фатирыннан бөтен әйберләрен җыеп маташа. Бу юлы кире уйламаячак инде ул, фатирын сатты. Үзе матур гаилә төзи алмаган фатирына балалы яшь гаилә килсен иде дип теләгән иде, шулай булды да. Бала-чага тавышы тынмас бу йортта... 

Руслан белән аптекада таныштылар. Йөрәктән берәр дару сорап даруханәгә атылып кергән егеткә даруны Алисә сайлап бирде. Машинада барганда егетнең әнисенең хәле киткән, йөрәге авырта башлаган. Алисәнең әтисе белән дә шундый ук хәл булган иде – тел астына кирәкле даруын капкач, хәл кереп китте. Алай да хастаханәдә: «Микроинсульт булган, ярый вакытында дөрес ярдәм күрсәткәнсез, аянычлырак булыр иде», – дигән иде шул чакта табиб. Алисә Русланга нәрсә эшләргә кирәген аңлатып, хастаханәгә ашыгырга кушты. Ике көннән даруханә ачылуга ук чәчәк бәйләме тоткан Руслан килеп керде...

Русланның әнисе Резеда апаны яшь аермасы бик сагайтты. Моңа кадәр баласы булмаган хатыннан нәрсә көтәргә? Моның өчен үстермәде бит ул улын. Дәвамчылар, матур гаилә турында хыялланды. «Әни каршы, Алисә, көн саен сине генә сөйләп тора, тиң түгел ди...» – дип шалтыратты Руслан. «Мин аны аңлыйм, димәк, шулай язган», – диде Алисә. Казанга фатирын сатарга кайтып киткән чагы иде хатынның. Шуннан соң Руслан югалды, бер көн, ике көн, бер атна шалтыратмады. Ә Алисә... Алисәнең инде фатиры саткан, бернигә дә карамастан тормышын Мәскәүдә дәвам итәргә булды. Язмыш пар канатын әллә ничә сындырды инде, түзде. Түзәр... 

Шереметьево аэропортыннан чемоданын тартып чыгып барган Алисәнең күзе йөзләгән кеше арасыннан таныш йөздә тукталды. Руслан иде бу. Чәчәк бәйләме тотып басып торган егет үзе генә килмәгән. Аны култыклап басып торучы хатын  Резидә апа иде. «Алисә, танышуыбызга мин бик шат. Мине коткаручы икәнсең бит син!» – дип, Алисәне кочаклап алды... 

Чыганак: "Сөембикә"

Читайте нас: