Барлык яңалыклар

Башта уйларга кирәк булган

Киләчәк турында әз генә дә уйла­ныл­маган.

jaay.ru
Фото:jaay.ru

Улым Гадиләне безнең белән таныштырырга алып кайткач, бик ошатып бетермәдем. Беренчедән, үзенә Аделя дип әйтергә кушты. Икенчедән, әтисе — татар, әнисе рус милләтеннән булып чыкты. Ләкин өйләне­шүләренә, чәчрәп чыгып, каршы килмәдем.

Бу вакытта без миңа эштән бирелгән ике бүлмәле фатирда яши идек. Ирем белән күптән аерылышкан идем. Янымда шушы өйләнәсе улым һәм мәктәптә укучы улым яши иде. Шул елларны фатирларны хосусыйлаштыру башланды. Аның бит вакытын чикле итеп куйдылар. Янәсе со­ңын­нан бик күп акча түләп кенә үзең яшәгән фатирны хосусыйлаштырып булачак. Күп кеше ашыгып, чиратларда торып, шушы эшкә ке­реште. Мин дә Гадиләне, Казанда үскән кыз булса да, аны үзебездә теркәп, фатирны хосусыйлаштыруда катнаштырдым. Киленем шәф­кать туташы булып эшли иде. Бездә яши башлагач, миннән акча сорап торып, массаж ясаучыга укыды.

Оныгым Әлмирәне тууга ук бик яраттым. Кыз бала табу турында бик хыяллансам да, минем бит ике улым гына булды. Шуңа күрә бала табу йортыннан кайтуга ук киленемә бик булыша баш­ладым. Хәтта төннәрен дә, бала елаганда үзем күтәреп йөри идем. Бала да, мине шатландырып, көлеп кенә торган кыз булып үсте. Авылда әти-әни­дән калган йорт бар иде. Бер яшеннән Әлмирәне шунда алып кайтып, җәйләрен үзем карый баш­ла­дым. Шә­һәр­гә кайт­кач, балалар бакчасына баланы илтәм, үзем алып кайтам. Улым белән киленемнең эштән кайтканына ашарга пешереп куям. Икенче улым, мәктәпне тәмамлап, ике ел үтүгә, үзенең фатиры булган кызга өйләнеп, безнең белән яшәми башлады. Безнең бит әле бакчабыз да бар иде. Менә шуны кече улыма бүләк итеп бирергә кирәк дигән уй килде башыма. Моны ишеткәч, Гадилә улымны котыртып, беренче тапкыр тавыш чыгарды өйдә. Имеш, мин бөтен милкемне Әлмирәгә яздырырга тиеш икән. «Юк инде, — дидем мин. — Фатир сезгә булыр, ә бакчаны Наилгә бүләк итәм».

Шуннан китте инде. Өйдә тавыш-гауга чыга башлады. Башта пешергән ризыгымны яратмаганга салыштылар. Аннан Гадилә миннән оныгымны биздерә башлады. Һәм үз теләгенә иреште. Әлмирә минем белән сөйләшми башлады. Алты яшьлек кызга ни әйтергә кирәк икән, дәү әнисеннән бизәр өчен?

Улым хатынының сүзен тың­ламыйча, мине яклый баш­лады. Бу Гадиләгә аеруча ошамады. Һәм ул аерылышырга гариза бирде. Әле аларны аермадылар. Уйларга кушканнар. Әмма Гадилә инде фатирдагы үз өлешенең акчасын даулый.

Күп еллар элек эштә фатирның ордерын кулыма биргәч, куанычымнан кая басарга белмәгән идем. Тагын да тырышыбрак эшли башладым ул вакытта. Хәзер мин шул фатирны сатып, акчаның бер өлешен элекке киленемә бирергә тиеш булам. Калган акчага без бары бүлмә генә сатып ала алачакбыз. «Авылга кайтып кит», — ди Гади­лә. Ләкин ан­дагы әллә кайчан салынган йортны тәртипкә китерү өчен дә никадәр акча кирәк.

Бик үкенәм фатирны хосусыйлаштырганга. Киләчәк турында әз генә дә уйла­ныл­маган. 

Чыганак: "Татарстан яшьләре"

Читайте нас: