Бик кызгана идек без аны. Чөнки, уйнаганда, үртәлеп, иркәрәк ир-балалар күз яшен күрсәтсә дә, бу сирәк күренеш иде. Әмирнең бит күз яшьләре бөтенләй башка, алар йөрәк авазы булып, күңел түреннән ташый.
Әмирнең әтисе бик кырыс булды. Улына да, кызына да, хатынына да өйдә тору юк иде. Баш ташлап эчкән көннәрендә бераз йомшый төшеп, кулына чыбык алмаса да, ачы теле белән “чыбыркылады”. Аек көннәрендә мәктәптә “икеле” алуны, өй эшләрендә булышмауны сәбәп итеп чыбыкка үрелде. Ул балаларының тәнен генә түгел, җанын да кыйнады. Укытучылар да, хәтта тирә-күрше дә, ни мактап, ни яманлап сүз әйтергә кыймаска әйләнде. Чөнки, ул яхшыдан да, яманнан да бер кыек сүз таба, шул мизгелдә үк тормышны мәхшәргә әйләндерә иде.
Әти һәм ул якынлыгы да булмады алар арасында. Әмир гомерендә дә әтисе алдына менеп утырмады, аның янәшәсендә кайнашып үсмәде. Барлык яшьтәшләрен дә балалар бакчаларыннан сирәк кенә булса да, әтиләре килеп ала, алар нидер сөйләшә-сөйләшә киенәләр, каядыр барырга планнар коралар иде. Ә Әмирнең балачагында андый күңелле, үскәч мәңге кабатланмас мизгелләр юк. Мәктәп елларындагы хатирәләр дә бары тик әнә шул тавыш-гаугаларга гына барып тоташа. Ә бервакыт ата-аналар җыелышыннан кайтканнан соң, Әмир төнне почмакта басып үткәргән иде. Монысын да әрнеп-әрнеп искә ала ул. Яманлап бер сүз әйтсәләр икән, күрше малае Илнар әнә гел “биш”кә укый, ник синең “өчле” дип җанына тиде әтисе. Сиңа да шул ук чалбарны, шул ук күлмәкне алам дип, чыгымнарны санады. Әнисе дә мондый вакытларда яклап бер сүз әйтә алмый иде. Дәшсәң, елның нинди фасылы булуына карамастан, өйдә кунмавың бар…
Әнә шуңа да каты бәгырьле, үчле булып үсте ул. Рәхимсезлек аңа әти камчысы белән салынса, кызулыгы, мөгаен, каннан килә торгандыр.
Бер карашка гап-гади кеше кебек Әмир. Шаяра да, көлә дә, мәзәкләп тә ала. Ярдәм сорап килсәң, иң беренче ул чабарга да мөмкин. Һич кенә дә китек күңеллегә охшамаган. Икенче бер юлы
ул, салкын канлы булуы белән күңелгә тия. Мисал өчен, юлда барган мәчене тотып алып, салкын суга салырга мөмкин, йә булмаса, керпе тотып, машина астына тондыра. Болар – аның өчен гадәти бер күренеш.
Армиядән дә исән-сау хезмәт итеп кайтты. Хәер, солдатка да яшьтәшләре кебек зурлап озатучы булмады аны. Әлеге дә, баягы әтисе айнымады, әнисе аңардан уза алмады. Тик үзгәреп, егет булып, туган авылына кайту шатлыгы озакка гына бармады. Әтисе белән ызгыш-талашлар тагын тотынды. Бу юлы инде Әмир сабый бала түгел, үзен дә, әнисен дә якларлык, сакларлык хәлдә. Ул көч куллана башлагач, өйдәге тормыш тагын да катлауланды.
Барысыннан да гарык булгач, Әмир, шәһәргә китеп, бер балалы хатынга йортка керде. Шулай да өенә – әнисе янына кайту теләге сүнмәде. Алай тилмереп көтеп торучы булмаса да, кайтты. Кайткан саен ызгыш купты. Ә бер көнне үзе дә салмыш баштан зур хата кылды ул.
Бөтен ачу-үпкәләре, әрнүләре шул “яшел елан” белән кабара, спиртлы эчемлекләр барлык күңелле мизгелләрне хәтердән сызып ташлап, явыз бер бүрегә әйләндерә иде аны. Әнисенең гомерендә бер көн рәхәт күрмәве дә, җәен печәнлектә, кышын мунчада кунган көннәре дә бихисап һәм барысы да балалар күз алдында булды бит. Нәфрәт һәм үч алу теләген ул бу көнне җиңә алмады. Әнисенә әйтелгән дорфа сүзләрдән кызып китеп, атасының якасына барып ябышты. Шуннан савыт-сабалар, урындыклар “эшкә җигелде”. Ахыр чиктә, ачу пычакка үрелү белән тәмамланды. Әмир өстәлдән пычак алып, берничә тапкыр әтисенә кадады да, урамга чыгып йөгерде. Ярдәм күрсәтү, кемнедер чакыру турында ул хәтта уйламады да. Тик, милициядән качмады. Ул аларга үзе хәбәр бирде. “Вәхши җанны” килеп алырга боерды.
Әмир әтисен җирләүдә катнаша алмады. Катнашкан булса да, мөгаен, күз яшьләрен күрсәтмәс иде. Ул суд эскәмиясендә дә бер генә үкенү сүзе дә әйтмәде. Бары тик әнисеннән генә гафу сорады. “Болай да газаплы гомер кичердең, бала хәсрәтләре күрсәтеп, тагын да зуррак газапларга салганым өчен кичер, әни!”– дип кенә әйтә алды. Ул вакытта аның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде.
Судтан соң, Әмир хакында күп төрле сүзләр йөрде. Кемдер үзенә гомер биргән әтисенең яшәешен чикләүдә гаепләде. Аннан да зур
җинаять юк дип бәяләүчеләр дә булды. Аның тормышын яхшы белгәннәр, киресенчә, Әмирне якларга тырышты. Әнисе генә урталыкта калды. Ул бер яктан ялгыз калуын уйлады. Исерек булса да, янында иптәш бар иде бит әле. Менә хәзер кан коелган йортта яшәр өчен тагын да зуррак йөрәк кирәк инде. Икенче яктан, ул улы өчен өзгәләнде. Бәгырь итенең шундый рәхимсез булып үсүендә үзен дә гаепле санады. Дөньяга көчсез зат булып тугач, нишли алсын соң инде ул? Бер генә дә җинаятьче үстерәсе килмәгән иде бит. Бетереп туң йөрәкле түгел икән әле, әнә бит, кулына богау салганда ничек йомшады, әнисе өчен ничек борчылды ул! Һәр ана да баласын шулай якларга тырышыр, мөмкин булса, аның хәлен бераз булса да җиңеләйтер иде.
Әти хакын хаклый белмәгән, аны ничек бар шулай кабул итә алмаган, гафу итәргә өйрәнмәгән Әмир инде тормышта үзе рәхәт күрерме соң? Аны гаиләсе кабат кабул итәрме? Әле төрмәдән ничек кайтыр? Кеше җанын кыйган адәмне анда да каты хөкем көтәдер бит…
Еллар үз агымын алды. Читләргә бик тиз тоелса да, Әмир өчен вакыт тиз узмады. Ябыгып, олыгаеп, бөтенләй башка кешегә әверелеп өлгерде ул шул елларда. Шулай да, төрмәдән вакытыннан алда кайтты ул. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән, дин юлына баскан дип тә сөйләделәр. Тик, инде атлап керер бусагасы, сыеныр гаиләсе генә калмады. Авыр тормыш үзенекен итте. Әнисе вакытсыз гүр иясе булып, капкаларына йозак эленде. Бу йортта инде яшәргә теләк белдерүче, кайтып урнашырга йөрәге җитүче булмады. Хатыны да башканы яр итеп сайлады, җинаятьче белән тормышын дәвам итәргә теләмәде. Сеңлесе ерак җирләргә китеп урнашкан. Хәер, ул да хәзер инде Әмир кулыннан бакыйлыкка күчкән әтисен, Әмир хәсрәтләреннән чирлегә сабышып, арадан киткән әнисен сагынып көн күрәдер. Барыбер аңлау тапмас иде.
Тагын да кыенрак булып китте Әмиргә. Бу дөньяда аның бит беркемгә дә кирәге юк инде. Капка төбендәге урындыкка утырып бераз хәл алды да, йорт эченә кереп торуны кирәк тапмады ул. Дөресен генә әйткәндә, бөтен күңелсез хатирәләрне үз эченә йоткан йортның аңа якынлыгы юк иде. Гүя чатта тал чыбыгын тотып әтисе басып тора да, аш бүлмәсендә мышык-мышык елап әнисе утыра. Шундый күңелсез уйлар, авыр адымнар белән Әмир бик күп язмышларны сыендырган шәһәргә юл алды. Бәлки бер
шәфкатьле кеше очрар да, аңа бу уйларыннан арынырга булышыр. Бәлки әле, бәхете алдадыр. Тик, төшенкелеккә бирелеп, куллары гына шешәгә үрелмәсен. Нәфрәт, үпкә хисләре генә кабат баш калкытмасын.
Ләйлә Шигапова.