Барлык яңалыклар

Ятимлек ярасы

Балалар йортында башка балалар белән уйнап йөргәндә, аның өстенә кирпеч стена ишелеп төшә. Тәрбиячеләр, бу бала үлгәндер инде дип уйлап, аның исән калуына ышанмыйлар...

Ятимлек ярасы
Ятимлек ярасы

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән сүз... Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча, сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын».

Мин гаиләм белән Дәүләкән районы  Чуенчы авылында  1984 елдан бирле яшим. 2019 елда мине  Чуенчы авыл советының ветераннар оешмасына рәис итеп сайладылар, шул вакыттан мин ветераннарның биографияләрен, тормыш юлларын өйрәнә башладым. Һәрберсенең тормыш юлы катлаулы, чөнки алар сугыш чоры балалары бит. Сугыш аларны ятим итеп, балачаксыз, күпләрен  әти-әнисез дә калдырган.

Шундый пенсионерларның берсе – Сафин Миңнихан Вәгыйз улы –гыйнвар аенда үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, без Чуенчы авылы советы башлыгы С.Н. Никифоров һәм ветераннар оешмасының әгъзалары белән аны матур юбилее белән котладык.

Миңнихан Вәгыйзь улы 10 яшеннән ятим кала. Өч ир туганы белән төрле балалар йортларында тәрбияләнә. Тумыштан сау-сәламәт булган бала, балалар йортында, йогышлы авыру аркасында (корсак тифы), гарип булып кала. Аның уң аягы кыскара, атлап йөрүе кыенлаша. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми, укырга, яшьтәшләре белән аралашырга тырыша. Озак та үтми, аның өлешенә тагын бер сынау килә: ул тагын яшәү белән үлем арасында кала. Балалар йортында башка балалар белән уйнап йөргәндә, аның өстенә кирпеч стена ишелеп төшә. Тәрбиячеләр, бу бала үлгәндер инде дип уйлап, аның исән калуына ышанмыйлар...

1959 елда сыйныфташ кызы Фәридә белән гаилә коралар. Башта Дәүләкән районының Алга авылында яшиләр, берничә елдан Чуенчы авылына күченеп кайталар.

Фәридәнең әнисе баштарак кызының гарип егет  белән тормыш коруын өнәп бетермәсә дә, соңыннан киявен үз улы кебек ярата башлый. Миңнихан гарип булуына карамастан, акыллы, уңган, тырыш, намуслы, игелекле кеше булып чыга.

1965 елда уллары Рәфис дөньяга килә. Гарип кешедән нинди бала туа икән дип ул баланы күрергә бөтен авыл килә. Килүчеләр арасында яшь гаиләнең бәхетенә сөенеп, “бәбәй чәе” алып килүчеләр дә була. 1968 елда икенче уллары Рөстәм, 1971 елда кызлары Гөлнур туа.

Миңнехан Вәгыйз улы гариплегенә карамый беркайчан да эшсез утырмый: колхозның көтүен дә көтә, машина-трактор паркында каравылчы да булып эшли, авылдашларының киез итекләрен һәм аяк киемнәрен ремонтлап бирә.

Беркайчан да чире аркасында килеп чыккан авырлыкларга зарланмады, 72 яшендә  үлеп киткән тормыш иптәшен югалтуын авыр кичерсә дә, 15 ел инде ялгыз яши. 2019 елдан Дәүләкәндә яшәгән кызы янында кызы Гөлнур янында. Һәрвакыт елмаеп торучы Миңнехан абыйга карыйм да, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгар өчен күпме көч тапкан үзендә димен. Чын йөрәкле, тормышны ярата белгәне өчен рәхмәт аңа.                                       

Розалия Галиева,

Чуенчы авылы советы ветераннар оешмасы рәисе

Ятимлек ярасы
Ятимлек ярасы
Читайте нас: