Барлык яңалыклар

Һаман акча күчерәләр

Крылов мәсәлләре дә сабак түгелме?

Һаман акча күчерәләр
Һаман акча күчерәләр

Крылов мәсәлләре дә сабак түгелме?

 

Уж сколько раз твердили миру,

Что лесть гнусна, вредна; но только все не впрок,

...Күренекле мәсәлче Иван Крыловның “Карга белән Төлке” мәсәлен генә онытмый яшәсә дә, күпме бәла-казага эләкмәс иде адәм балалары.

Саклауга акчасы булган кешеләр генә түгел, телефон мошенникаларына ышанып баручылар никадәр кисәтүләргә карамастан, кредитлар алып, булганын җыеп, билгесез бәндәләргә акча күчерүне дәвам итә. Әйтик, үткән тәүлектә генә Башкортстан кешеләре 9 млн акчадан колак каккан!  Иң мөһиме, акчаны күчергәч кенә “айнып” киткәннәр һәм  ялгышуларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

 Күпме язабыз?! Телевидение күпме күрсәтә, радио аша күпме аңлаталар?... Шәһәр урамнарында: “Мошенникларга ышанмагыз, телефонга шалтыратучы таныш булмаган кешеләр белән аралашмагыз!”– дип зур-зур банерлар элеп тә куйдылар... Юк инде...

Башкортстан хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, узган  тәүлектә гражданнар шундый эшләрне ачыклауны сорап 28 гариза тапшырган.

6 очракта кешеләрне “банк хезмәткәре” , иминлек саклаучы дип алдаганнар.  6 — төрле хезмәт күрсәтеп, 5 — интернет аша товар алганда, 4 «микрозайм» бирү очрагы, 3 – инвестиция дип ялганлау, 3 – аккаунт җимерү нәтиҗәсендә, 1 факт  “Сезнең якыныгыз авариягә эләкте” дип алдау нәтиҗәсендә акча алганнар. Нәтиҗәдә, 9 000 000 сум билгесез бәндәләр кулына киткән. Ул акчалар нинди максатта тотылачак, билгесез. Әллә аларга корал сатып алалар, әллә әфъюн белән эш итәләр, әллә...

Бер очракта пенсионер ханым 500 мең саклык акчасын аферист күрсәткән “резерв фонды”на салган...

Күмертауда яшәүче 84  әби (!)  киленен “җинаять җәзасыннан” коткарам  дип уйлаган. Ул 160 мең сум акчасын туплап, курьерга биреп җибәргән. Аңына килеп, полициягә хәбәр иткән. Ярый, йөрәге тотып егылмаган..

 

“Билгесезе кешеләргә акча күчермәгез!”

Хокук саклаучылар шулай кисәтә.

Таныш булмаган кеше шалтыратса, телефонны сүндереп кенә куегыз. Мошенниклар ялган телефоннардан шалтырата, акча күчергән очракта аларны табу бик катлаулы, кайсывакыт тиз генә мөмкин дә түгел.

Социаль челтәрләрдә аралашканда сак булыгыз! Билгесез кешеләрдән хәбәр килгәндә,  шәхси телефоннары аша аралашыгыз.

Билгесез һәм шикле сылтамалар буенча, тикшерелмәгән сайтларга  кермәгез.

Үз башыбызга маҗаралар эзләмик, җәмәгать!

Фото: 

vega-int.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: