Миякә районы Сатый авылында яшәүче Зөлфирә Әхмәтхан кызы Гафарова бу тормышта бик күп югалтулар кичергән.
Мин әтиемне бер тапкыр да күрмәдем...
Кайчакта кешеләрнең язмышларын тыңлыйм-тыңлыйм да гаҗәпләнеп куям: күпме югалтулар, күпме әрнү, сагышларга дучар адәм баласы. Йөрәк түзә...
Хәзер инде Зөлфирә апага 85 яшь.
Мине картәти кире килеп алды. Икенче классны Сатыйда укыдым.
1951 ел иде. Әнинең өченче бәбие туды. Ирен урман кисәргә җибәргән булганнар. Бик суык ел иде. Иртән торып утын алып кереп мичне ягарга кирәк. Абзарга чыкса, сыеры бозаулаган. Бозауны күтәреп кергән, көч килеп күп кан югалткан. 15 көн ятып, башта баласы, аннан үзе үлде. Шулай итеп, әнисез дә калдым. Әнием – 29, әтием 24 яшьтә якты дөньядан киттеләр...
Бик бәләкәйдән эш батыры булдым инде, бөтен эшне эшләп үстем. Унынчыны тәмамлагач, Магнитогорски шәһәренә эшкә киттем, катушкаларга тимерчыбык урап утырдым.
Теге ике сеңлемне үги әниләре үстерде. Кыерсытылып үскәннәр, диделәр. Үскәч бер сеңлем Әзербайҗанның Чарджоу шәһәренә эшкә китте дә шунда водитель булып эшләгән төрек егетенә кияүгә чыгып калды, дүрт бала үстерделәр.
Әнинең олы 1946 елгы кызы Дәүләкәндә яши.
Кызыма күз тиде...
Мин Магнитогорскида бер ел эшләгәч кире авылга кайттым. Юньле кием юк, иптәш юк. Монда Мансур исемле егеткә кияүгә чыктым. 5 бала таптым. Лилия исемле кызым дүрт айлык вакытта күз тиеп үлде. Картәниләргә барган идем, юындырдым, имезеп утырам. Кибеттә эшләгән бер хатын керде дә: “Абау Зөлфирәнең баласы үсеп беткән”, – диде. Кичкә кайтып киттек, иртәнгә балам үлде. Калтыранып, температурасы күтәрелеп, авызыннан күбек чыгарып, интегеп ятты. Күз тию галәмәте шулай була икән.
Зөлфирә апа сөйләгәннәрне тынсыз калып тыңлап утырабыз. Ә ул дәвам итә:
Бабаем белән 50 елдан артык яшәдек, ул 2019 елда вафат булды. Улыбыз үлгәч ике ел яшәде... Ул исән чакта сукырайган иде инде, көн яктысын гына шәйли иде... Ике ел параличланып урын өстендә ятты...
Зөлфирә апаның әлеге вакытта 9 оныгы, 15 туруны бар, ул шулар белән юанып, оекбашлар бәйләп тарата. “Үлгән артыннан үлеп булмый”, - ди ул сабыр гына...