Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
19 февраль 2023, 18:10

Туйга ашыгып әзерләнгәнме?

Бәйрәм урынына матәм һәм җәза.

Туйга ашыгып әзерләнгәнме?
Туйга ашыгып әзерләнгәнме?

Бәйрәм урынына матәм һәм җәза.

 

Дагыстанда яшәүче ир-атны туй вакытында баскыч ишелеп төшкәндә хатын-кыз һәлак булган өчен хөкем итәләр. Баскыч ишелгәндә тагын 30 кеше имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Русия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе хәбәр итүенчә, Цунтин районында яшәүче кешегә карата җинаять эше төгәлләнгәг. Ирне саксызлык сәбәпле Кеше гомерен өзүдә гаеплиләр.

Фаҗига 2022 елның 14 августында була. Хашархота авылында туйга әзерләнәләр, туй тантанасы кәләшнең атасының өендә була.

Чакырылган кунаклар баскычтан икенче катка менә башлый. Шул чакта бетон конструкция җиргә ишелеп төшә. Кунакларның бер өлеше баскыч астында кала.

Тикшерү версиясе буенча, гадәттән тыш хәл бетон мәйданчык һәм баскыч конструкциясе ныгытылмаган булу сәбәпле килеп чыга. 30дан артык кеше имгәнә. 59 яшьлек хатын-кыз һәлак була, тагын 5 кешенең сөякләре сына, аларны вертолет белән хастаханәгә илтәләр.

Тикшерү гаепләү карарын расларлык дәлилләр туплаган һәм эшне судка тапшырган. 42 яшьлек ирнең гаебе исбатланса, аны 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Фото: dag.aif.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: