Шушы минутларда гына "Өмет" гәзитенең “ВКонтакте” төркемендә бер ханымның үкенеп язган язмасын укып чыктым. Һәм бу хәлгә үземнең гаҗәпләнүемне уртаклашасым килде.
Бозым кайтаручыларны беләм, ә менә тотып шундый сихер эшләүче бәндәләрне аңламыйм. Кем әйтмешли, бар икән андый кабәхәтләр дә. Бу хатын Мамадыш сихерчесендә йөрүен, иренең шуннан соң яшьли үлүен, тагын да бер хатынны боздыруы хакында язган. Инде картайган көне икән, аңлавымча. Бик үкенеп язган сихер артыннан йөрүче. Әле үкенә генә, үләселәре бар бит әле аның. Дөньялыктан ни төсле интегеп китәр. Теге дөньяда ни көтәр... Һәм калган көннәрендә нәрсәләр күрәчәк әле ул. Ике малае ни күрер? Җиде буынга кадәр сихер артыннан йөрү җәфа чиктерер...
Почта ящигына салырга кушты сихерне дип язган әлеге "Өмет"тәге язмада.. Яманнар. Күбебез ышанмый, мондый адымга бармаслар дип яшиләр. Бар ул андый кабәхәтләр. Берничә ел элек минем почта ящигына сәер конверт салып киткәннәр. Күңел алдан әйтеп тора бит ул, белдем мин аның нинди конверт икәнен. Әмма кулым белән тотынган идем инде. Шуңа күрә, тиешле урында ачтым мин аны. Кәгазь әрҗә катыргысының бер кисәге генә салынган иде бу конвертка. Тиешле урында, тиешле хәл иттем мин бу кабәхәтлекне... Язмаган идем беркайда да, сөйләмәдем дә бер кешегә дә бу турыда, әле берничә минут кына шушы язманы укып чыкканыма. Комментарий язып булмый шул анда, "Өмет"тәге әлеге язмага. Нәрсә әйтәсем килә, дусларым. Егерме беренче гасырда яшәсәк тә, шундый кабәхәтлек артыннан йөрүчеләр бар, сак булыгыз. Барыбер дә алдыгызны-артыгызны карап йөрең. Кемдер синең тормышыңнан көнләшә, күктән килеп төшкән дип уйлый. Кемдер эш урыныңнан көнләшә, гүя ул эш кешене үзе балкыта. Эш бизәми кешене, кеше эшне бизи икәнлеген бу тавык мие эчкәннәр аңламый. Кемгәдер синең малың кирәк, тырыш, берәмтекләп җый, шуннан булыр. Кемгәдер синең ирең кирәк. Алар белми бит, синең кайсыбер ,,бәхетеңне,, сихерсез тоттырып җибәрердәй еллар үтелгәнен. Асларына әәй иттерерләр иде дә соң, йә ярый, әмма, туганнарым әбиләр сүзе итеп кенә кабул итмәгез, чынлап та сихер артыннан йөрүчеләр булган һәм бар, булачактыр да инде, кызганычка каршы.
Аңласыннар иде. Андыйлар җан бирәлми интегеп ятачаклар. Аллаһу әллә ниләр күрсәтәчәк бу кабәхәтлекләре өчен. Әлеге ханым бик үкенеп язган. Әле әҗерен күрәселәре алда әле аның кебекләрнең.
Аерылышулар, кавышулар бар нәрсә, кеше сиксәндә дә аерылып сигез тапкыр өйләнергә яки кияүгә чыгарга мөмкин. Әлбәттә, образлылык белән язуым монысын. Тик сихерсез, сихер кысылмый гына язмышлар үзгәрсен, әгәр Аллаһу теләсә. Шуны аңларлык дәрәҗәгә кеше кайчан барып җитәр...
Бу каралык белән әнинең дәү әнисе көрәшкән, әнием дә мине үземне белә башлаганнан бирле сихерчеләрне танырга, сихерләре белән көрәшергә илле ел буена өйрәтеп китте. Югары белемле кеше сүземе бу, әйе, тормыш синең белемеңне сорап тормый. Тормышның үз белеме һәм сабаклары. Материалист булсаң да, борынгыларның акылына сокланмыйча булмый. Ак һәм кара көрәшә. Кара юлда, сихер юлында йөрүчеләр уйламасын, акча бирдек тә, түләдек тә эшләтеп алдык дип. Аллаһуның күзе төз, барсын да белеп тора һәм бүгенге җирдәге көннәреңә, киләчәк кармаңа салып куя.
Аллаһуга акча биреп кенә котылып булмый.
Электән сихерчеләрнең газаплы интегеп җан бирүләре, бозымга барганнарның шушындый үкенүләре халык авыз иҗатында, фольклорда күп урын алган.
Сөйдергеч кенә дә эшләтергә, ясатырга ярамый. Ул да сихер.
Хәзер интернет челтәрендә тулып ята каралык, әмма аклык барыбер җиңә. Телевизордан сериаллар бара, әмма боларның барысын да искәртү итеп кабул итәргә кирәк андый юлга бармаска.
Бу тема турында бик күп язып була... Тик, барыбер дә алдыгызны-артыгызны карап йөрегез, хөрмәтлеләрем, яме.
Кайтавазның чыганагы монда.
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова.