Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
15 февраль 2023, 12:55

ӘФГАНСТАН – ҖАНЫМ ЯРАСЫ

(Батырларча һаләк булган укучым Исмәгыйль Сәләхетдинов истәлегенә)  

ӘФГАНСТАН – ҖАНЫМ ЯРАСЫ
ӘФГАНСТАН – ҖАНЫМ ЯРАСЫ

  (Батырларча һаләк булган
укучым Исмәгыйль Сәләхетдинов истәлегенә)

Рәсимә Ильясова

 ӘФГАНСТАН – ҖАНЫМ ЯРАСЫ


Ничә чакрым икән, кем үлчәгән
Рапат белән Әфган арасын?
Онытырлык түгел бу елларны –
Әфганстан – җаным ярасы.
Сугыш-уен түгел, сугыш инде.
Аның төсе кандай кызылдан.
"Әфган батырлары" дигән сүзләр
Тарих битләренә язылган.
Ил чакыргач, канлы яуга китте
Бер гөнаһсыз авыл баласы:
Әткәсенең терәк, таянычы,
Әнкәсенең йөрәк парәсе.
Әле тормыш тәмен дә тоймаган,
Сөю утларында көймәгән,
Балаларын назлап кына тотып,
Көчле кулларында сөймәгән.
Бөреләнеп кенә килгән гөлдәй
Гомерләре канга буялды...
Үлемечле таулар арасында
Яшьлек хыяллары югалды.
Еллар үтә. Бу батырлар шулай
Мәңге унсигездә калдылар,
Яшәү белән үлем алышында
Антларына тугры булдылар.
Ничә чакрым икән, кем үлчәгән
Әфган белән Рапат арасын?
Онытылмас мәңге. Төзәлерме
Әфганстан – җаным ярасы?!!!

Совет гаскәрләренең Әфганнан чыгарылуына 34 ел үтте...

Чакмагыш районыннан гына йөздән артык солдат һәм офицер Әфгандагы бу сынауны үтте. Еллар түгел, гасырлар узса да, ул канкойгыч сугыш, эссе тузанлы кайнар Әфган җире белән бәйле истәлекләр онытылмас.

ӘФГАНСТАН – ҖАНЫМ ЯРАСЫ
ӘФГАНСТАН – ҖАНЫМ ЯРАСЫ
Читайте нас: