Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
20 гыйнвар 2023, 12:15

Авыр йозак артында яшерен сер

Кайтып урнашуларына ике ел дигәндә бу йорттан тагын мәет чыгуына, әлбәттә, һәркем үзенчә нәтиҗә ясады. Әлеге вакыйга Галиянең дә тынычлыгын алды. Вахитның ашларын уздырганда өйгә дога керде, аннан күрше әбине чакырып нигезгә ешрак дога кылдырырмын дигән уйлар белән, ул тормышын биредә үк дәвам итәргә карар кылды.

perm.n1.ru Авыр йозак артында яшерен сер
Авыр йозак артында яшерен серФото:perm.n1.ru

Авыл уртасындагы бу йорт бик күптән хуҗасыз тора. Бер генә кешенең дә аны сатып алырга, йә булмаса кереп вакытлыча яшәргә кыюлыгы җитми. Чөнки нигезнең тыныч түгеллеген, йортның бәхетсезлек чыганагы булуын тирә-якта беләләр. Төс-кыяфәткә бик үк иске түгел ул. Кечкенә дип урап узарлык та түгел. Кеше аягы аяк басмаганлыктан, тирә-ягын хәтфә үлән баскан. Язын ул сап-сары тузганаклар белән чуарлана. Каршысында үсеп утыручы ак күлмәкле каен олыгаеп, башын түбән игән. Шунысы гаҗәп, бу агач башына бер генә карга да оя кормый, чыпчыклар да көтү-көтү булып чыбыкка тезелми, ара-тирә генә күренеп алалар.

Авыл халкы сөйләвенчә, кемнәр генә яшәп карамаган бу йортта. Кайсы вакытсыз гүр иясе булган, кайсының гаиләсе барып чыкмаган, берәүләрен төрмәгә утыртканнар. “Нигезе каргышлы җиргә салынган”, - дип сөйли иде әбиләр. Имеш, элек бу урында уйсу җир булган. Аның янында бик күп ромашкалар үскән. Якындагы гына йортта үксез бала яшәгән. Ул кыз үги әнисе җәберләгән саен, җилкәсенә үги әтисенең камчысы төшкән саен шушы урынга килеп елый торган булган ди. Соңрак, аның күз яшьләре тамган, моң-зарлары түгелгән җиргә йорт салганнар. Салуын-салганнар, тик бәрәкәте дә, тынычлыгы да булмаган. Ничәмә хуҗа алмаштырып, менә хәзер инде ул күптәннән буш тора. “Кичләрен монда ак шәүлә күренә”, -  дип күпертеп, балаларның кич белән бу йорт каршыннан узарга куркуы да истә калган.  Кайберәүләр исә, нигезе терлек каны аккан җиргә туры килгән, йортны салганда дога белән башламаганнар дип тә сөйли.

Язмыш җилләренең кемнең кайда китерәсен белеп булмый. Шушы авылдан читкә бәхет эзләргә чыгып киткән Галия дә, яшәгән төбәкләрендә тормышлар начарланып киткәч, туган авылына кайтып төпләнергә була. Авылдагы буш торучы барлык йортларны да карап чыкканнан соң, шушы нигезгә туктала. Ырым-шырымнарга, халык телендәге сүзләргә ышанмый ул. “Ризыгыбыз бетмәгәч, менә меңләгән чакрымнарны ерып, исән-сау туган ягыбызга кайтып җитә алдык, зурлап коръән укытырбыз да, торып китәрбез, булышам дип торган туганнарыбыз бар”, - дип уйлый ул. Баштарак үзе генә тора, соңрак тормыш иптәше дә кайтып урнаша. Көннәрнең-төннәрнең тыныч узуына шатланып, дөньяның тынычлыгыннан хозурланып, яңа тормышка бик тиз ияләшеп акрын гына яши бирәләр. Авылда бит әле эшен дә табасы бар. Галия кибеткә сатучы булып урнаша, шәһәр җирендә яшәгән ханымга авыл халкы белән уртак тел табу бер дә кыен булмый. Ире исә вак-төяк төзелеш эшләрен эшләп, үзебезчә әйтсәк, “шабаш”та йөри. Буш вакытларында авылдан ерак түгел генә урнашкан елгага балык тотарга бара. Балыгы әллә ни күп капмаса да, вакыты буш өйдә, телевизор каршында узмавына шатланып, ләззәтләнеп йөри ул табигать кочагына. Шәһәрдә бит саф һавасы да тансык, дип  авылга кайтуына сөенеп бетә алмый. Менә шушы шөгыле аны яңа дуслар белән таныштыра. Алар белән бераз-бераз салырга, кәеф-сафа корырга өйрәнә. Җиңел тормыш озакка бармый, салмыш баштан су буенда көннәр буе кайтмый утырганда салкын тидереп, ирнең аяклары үлекләп сызлый башлый. Сөякләренә бик каты салкын тигән диләр. Хастаханәдә дәваланулар файда бирми, ул башта бер аягын, аннан икенче аягын югалтып, бик озак сызланып ятып, гүр иясе була. Кайтып урнашуларына ике ел дигәндә бу йорттан тагын мәет чыгуына, әлбәттә, һәркем үзенчә нәтиҗә ясый. Әлеге вакыйга Галиянең дә тынычлыгын ала. Вахитның ашларын уздырганда өйгә дога керә, аннан күрше әбине чакырып нигезгә ешрак дога кылдырырмын дигән уйлар белән, ул тормышын биредә үк дәвам итәргә карар кыла. Нишләсен соң, тормышны дәвам итәргә кирәк. Көндезләрен эштә, кичләрен тирә-күршеләр белән аралашып үтә. Төннәрен генә бераз читенрәк дип, таныш-белешләренә эч серләрен дә бушаткалый ул. Аннан иптәш булыр дип, олыгайган көнендә булса да, күрше районнан ферма төзелешенә килгән бер ир белән танышып, аның белән бер түбә астында яши башлый. Кулы белгән ир-ат искене төзекләндереп, төзекләндереп булмаганнарын яңага алмаштырып, йортка да икенче сулыш кертә. Тыныч, тигез картлык кичерү нияте белән яши Галия һәм Мөдәрис. Тик хыяллар чынбарлыкка алып килми. Кичтән йокларга яткан җирдән ирнең йөрәге кинәт тибүдән туктый. Иртән уянган Галия үз күзләренә үзе ышанмый, бу хәлне акылы кабул итми. Кулыннан эш төшә бу юлы, уйларын җыя алмый. Авыл халкы тагын бер гөж килеп, шаулап ала да, кабаттан үз дөньясына чума. Галия генә көннән-көн уйчанланып, ни эшләргә дә аптырап, үзен кая куярга белмичә йөри бирә. Аның инде хәзер эшкә йөрергә дә күңеле үсми, өйдә дә торасы, ниндидер хезмәткә алынасы килми.

Ходай яраткан бәндәләрен сыный, диләр. Галия дә сынауларны сабыр гына күтәргән, барысына да түзгән булыр иде бәлки. Ялгызлыгына да күнеккән булыр иде. Тик үзе дә еш кына чирли, кан басымыннан, йөрәк турысының гел сиздереп, пешеп торуыннан зарлана башлый. Берничә тапкыр авылның шәфкать туташын, ашыгыч ярдәм биргадасын чакырып, вакытында күрсәтелгән дәвадан гына исән калуын аңлап, ул бу йорттан китәргә карар кыла. Танышлары аша калага урнашу җаен таба. Шул китүеннән аның бу йортка гына түгел, авылга да кайтып күренгәне юк икән. Күрәсең, барысы да күңелендә яңарудан, үткәннәрне искә алудан курка. Йортның капкасында тагын авыр йозак эленеп тора. Ә капка эчендә беркемгә дә мәгълүм булмаган куркыныч сер ята. Нәрсә бу? Чыннан да рәнҗеш төшүеме, әллә очраклылыкмы? Бу сорауларга җавап табучы да, кабаттан йортның ишеген ачучы да, мөгаен, инде башка булмас...

 Ләйлә Шиһабиева.

Читайте нас: