Авыл тирән йокыга талган. Бары тик ара-тирә генә тәрәзәләрдән яктылык сирпелә. Ә караңгылыкны ерып морҗалардан төтен күтәрелә. Ул төтен туп-туры менеп, күк гөмбәзе белән тоташа да, болытлар хасил итә сыман. Фәния шул болытлар агымына атлый да, атлый. Артыннан: “Китәсеңдәмени?” – дигән кебек кар шыгырдап кала. Китмәс иде, бер дә китмәс иде ул туган нигезеннән аерылып. Ачы таң белән торып, ишекне бикләп, капканың келәсен элеп, авылдан чыгып китәсе бер дә җиңел түгел аңарга. Яңа ел ялларын гел авылда уздырырга тырыша ул. Быел да кайтмыйча булдыра алмады.
Авыл башындагы тукталышка килеп җиткәч тә, автобус килгәнне көтеп шактый гына басып торды ул. Авылның һәр тыкрыгын, һәрбер урамын урады. Балачакта уйнап үскән, кич утырган дусларын барлады. Күңеле белән берәм-берәм аларның өйләрендә булып чыкты. Нинди якты хатирәләр! Бүгенгедән аермалы буларак киләчәккә өмет уяткан, юктан да шатлык таба белгән көннәрне уйлаган саен уйлыйсы килә. Ә менә кайбер мизгелләргә тукталасы килми... Хәтта уена керүдән, исенә төшүдән курыккандай тукталыш тирәли йөренгәләп алды ул... Авылда үзе тиң санаган яр белөн бер түбә астында яшәргә насыйп булмады. Мөгаен, бусы да язмыш эшедер.
Бүген аны озатып калучы әнисе дә юк инде. Аның вафатына да ике ел вакыт узып бара. Хәтта гаиләсе булмаса да, бирегә кайтып яшәмәячәге көн кебек ачык булса да, Фәния йортны сатарга теләми шул. Ул бит аның әнисенең төсен саклап тора. Шул ук вакытта кайткан саен үзәкләре өзелә. Киткәч тиз генә тынычлана алмый. Беренчедән, әнисе инде кайта торган җирләрдә түгел, икенчедән, гомер буе йөрәгендә яшәп тә, үзенеке була алмаган ярлар әле дә шушы авылда гомер кичерә бит. Фания белән йөргән юллардан Сафа читләр белән атлый, башкаларны тормыш кыенлыкларыннан саклый. Ә Фәния...
Авыл, авыл... күпме газиз баласына канат куйган, олы тормыш юлына фатихасын биргән, парлы иткән авыл... Фәниянең уйларын бүлеп, автобус килеп туктады... Ул иң беренчеләрдән булып ишеккә атлады. Күңел йомшарып, күзләргә яшьләр тулганчы тизрәк китү ягын карады. Бары да артта калды... Тик караштан ерагайса да, йөрәк кыллары үз урынында түгел иде. Уйлардан, хатирәләрдән качып булмый.
Янып торган яшьлегенең ерак хатирәләренә уралды.
-Минем яшисем килми!
Әнә шулай диде дә, Фәния, бар көченә чабып, урам караңгылыгына кереп югалды.
Ни булганын да аңлашып бетермәгән дуслары бер мәлгә аптырап калдылар. Нәрсә уйларга да, ни дияргә дә белмәделәр. Хәтта артыннан чабарга да, эзләргә дә башларына килмәде.
Әле кичә генә чыркылдавыннан ук бәхет тавышы килгән, кечкенә генә һәр нәрсәдән матурлык тоя белгән кызны алмаштырып куйганнармени?
- Сатлыкҗан, юк, сатлыкҗан гына түгел җирбит, - дип уйлады ул сөйгәне Сафа турында. –Күрәалмыйм, күрәалмыйм, - дип такмаклады. Һәм ышанып, чын күңелдән ул дип җан атып йөргәне өчен аны гына түгел үз-үзен дә күрә һәм кичерә алмас дәрәҗәгә җитте. Караңгы авыл урамнарын аркылы кичеп, чишмә буена төште. Аны инде чишмә тавышы да тынычландыра алмады. Бары тик Сафалы чакларын искә төшереп үзәген генә өзде. Аннан сикереп торып, зур-зур адымнар белән өенә кайтты да, уч тутырып йокы даруы эчте. Бу вакытта төннең нәкъ уртасы һәм барысы да татлы йокыда иде.
Уянасы килми, килми, шушы хыянәтле, яратуның тәмен, кадерен белмәгән, хәтта үзеңә дә ышанырга ярамаган бу дөньяда, кабат күзләрен ачасы килми аның. Кызулык белән эчендәге ярсу бергә кушылып, давыл булып дулады, ачы җил булып сызгырды... һәм кыз үзе дә сизмәстән идәнгә бөгелеп төште.
Әнисе сизгер була шул. Вакытында күреп алып, Ана кызына икенче гомер бүләк итте. Фәнияне хастаханәгә төяп илттеләр. Бу вакытта авыл тып-тын, бернинди имеш-мимеш тә юк иде әле. Бары тик Фәнияне җиңел акыллылыкта, җүләрлектә гаепләделәр, әнисен, якыннарын газаплавы, борчуларга салуы өчен ачуландылар, төрле яклап киңәш бирделәр. Кызның гына күзләрен ачып, кабат шул башка сыймастай хәлләр эчендә кайныйсы килмәде.
Фәния Сафа белән күртән очрашып йөри. Хисләре дә саф һәм чын кебек иде. Бары егет янәшәсендә генә ул үзен бәхетле санады.
...Язын иң беренчеләрдән булып, аларның оясына пар сыерчык килеп ияләште. Көндезләрен янәшәдәге чыбыкка чыгып утыралар да, бар дөньяларын онытып сайрыйлар иде алар. Фәния исә кошчыкларга карап үзләрен искә алды. Аларның да бит Сафа белән сөйләшеп сүзләре бетми, күрешкәч аерылыша алмыйлар. Хыялларга биреләләр, әллә нинди матур планнар коралар. Гыйшык уты көчле, ике якның да бер тигез кебек тоелды. Ә беркөнне Сафа:
-Бу кошчыкларның ничә баласы туа, без дә шул кадәр бәләкәч алып кайтачакбыз. Алар кайсы көнне канат яра, шул көнне вәгъдәләшәчәкбез. Менә күрерсең, без бик матур пар булачакбыз, - дип куйды. Әлбәттә, бу юктан сүз ясау, кошларны озак күзәтеп торганнан соң ясалган кечкенә генә нәтиҗә иде.
Фәния исә бу сүзләргә артык әһәмият бирмәде. Бары тик:
-Җүләрем минем! – дип кенә куйды.
Яз кояшының җылысы аларның тәнен генә түгел җанын да җылытты. Әллә нинди хыяллар утында яна иде кыз. Һәм аның бу хыялларын бары тик Сафа гына аңлый иде. Таң атуын да, кояш баюын да үзенчә күрде ул, беренче чәчәкләр умырзаялар җыю турында хыялланды. Имеш, бу чәчәкләрнең барлык төсләрен дә күргән парлар бәхетле һәм озын гомерле булалар икән. Икесе бер юлдан, бер максатка атлап, бик күп таңнарны бер түбә астында аттыру, кош сайрауларын итәк тулы балалар белән тыңлау хакында да уйланды ул. Ә ул хыяллар бик татлы һәм тәмле иде бу чакта. Чөнки чынга ашмаслыгын күрмәде.
Ерак-ераклардан исән-сау кайтып, сайрашып туймаган, бөтен урамны ямьгә күмгән, Фәния белән Сафа күзәтергә яраткан кошларга гына бала чыгарырга да, канат ярырга да насыйп булмады. Явыз песи аларның ояларын туздырып, кошларны яралап төште. Сыерчыклар аңа тоттырмасалар да, башка инде бу ояга килеп күренмәделәр. Хәтта Фәния аларның исәнме-юкмы икәнлекләрен дә белә алмады. Мөгаен тынычрак җир эзләгәннәрдер. Фәния үзе дә бит, авылдан чыгып киткәндә, күңеленә тынычлык таба алырлык, үзеннән астыртын гына көлүләрен оныттырырлык урын эзләгән иде. Яралы йөрәк алай тиз генә тынычланмый икән... Фәния моңа яши-яши кат-кат инанды.
Кош язмышы шул инде диярсез. Язгы кояшлы көндә сөйләнгән сүзләр дә җилгән очкан диярсез. Юк шул. Фәния белән Сафага вәгъдәләшергә дә, гаилә корырга да, балалар үстерергә дә насыйп булмады. Өмет-хыялларының шартлап өзелүен күтәрә алмыйча, Фәния яраткан эшен ташлап, газиз әнисен ялгыз калдырып авылдан ук чыгып китте. Үз-үзен җиңеп, горур атлап, Сафа белән Данирә янәшәсендә йөри һәм яши алмады. Ул Сафаны кичерергә, башканыкы булуын кабул итәргә теләмәде... Хәтта бүген дә, инде читкә китүенә шактый еллар узса да, ул хыянәтнең, саф хисләрнең тапталу ачылыгын онытмаган.
Тәнзилә иреннән аерылып авылга кайтканда Фәниягә нибары 9 яшь иде. Гаугалы гаилә тормышыннан соң ялгызы көн күрүче дәү әнисе янына сыенып, тынычланып калганнар иде алар. Әнисен бик нык рәнҗеткән әтисе белән ул башка күрешмәде, юллары кисешмәде. Аларны башка кыерсытучы булмады. Бәлки әнисенә сыңар канат белән талпынуы җиңел булмагандыр. Ләкин ул аны кызына сиздермәде. Әнисеннән аермалы буларак, Фәния генә тормыш сынавы алдында каушап калды. Тәнзиләдә булган җир-күк сабырлыклары күрәсең, кызына салынмаган. Менә хәзер аларны бер түгәрәк өстәл артына җыйган йортның ишекләрен ул бикләп китәргә мәҗбүр.
Сафа белән очрашкач, киләчәк турында сөйләшми калган көннәрен хәтерләми Фәния. Бар да күз алдында, егетнең эчендәге тышында кебек. Соңгы вакытларда уйчанланып калуын санамаганда, шикләнерлек бер сәбәп тә юк иде. Тик беркөнне Сафа килде дә:
-Фәния, миңа өйләнергә кирәк! – диде.
Кыз шаяртуга борды:
-Сиңа кем чыга соң әле? Бүләгең алынмаган, рөхсәт соралмаган, - дип ялындырган булды.
Егет уенын-чынын бергә кушып:
-Данирә чыга!- дип өстәде.
Кыз тагын да шаяртып, ялындыра башлады:
-Ярар алайса бар, Данирә сине балдаклар алып көтеп тора ди, - дигән булды, ә үзе егетнең янәшәсеннән бер адым да китмәячәгенә бар күңеле белән ышанды. Ышанды һәм ялгышты...
-Шаярта торган чак түгел, бәлки, Фәния, син мине аңламассың да инде, ә шулай да миңа өйләнергә кирәк, - дип кырт кисте дә, Сафа артына да борылып карамыйча китеп үк барды.
Фәнияне аяз көнне яшен суктымени? Үзе ышанмаса да, колаклары ишетте. Йөрәге кабул итмәсә дә, башында шул сүзләр шаулый бит.
Ничек инде өйләнә? Ничек инде Данирәгә? Үзенең туганнан-туган сеңелесенә? Бергә узылган көннәр, еллар кая? Көн саен уйнап кына очрашып буламени? Уйлап-уйлап та башы җитмәде? Хәзер Данирә Сафаның әнисенә ничек дип дәшә инде: әни дипме, матур апа дипме? Ә фамилиясе? Алар икесе дә бер фамилиядә йөриләр түгелме соң? Хәер, бу сорауларга җаваплар кызга кирәк тә түгел иде инде. Ул Сафа әйткән сүзләрдән айный алмыйча урам буйлап китте дә, очраган дуслары алдында җебеп төште. Аннан соңгылары тагын да хәтәррәк. Ул уянып киткәндәге хастаханә стенасын, әнисенең кайгыга баткан йөзен, елап шешенгән күзләрен генә хәтерли.
Дөньяда Сафадан башка да егетләр барлыгы турында бу вакытта уйларлык хәлдә булмаса да, әнисен бик кызганганын, аның хакына булса да, башка җүләрлекләр эшләмәскә сүз биргәнен генә бүгенгедәй хәтерли Фәния. Инде үз-үзенә кул салырлык яшьтә булмаса да, чарасызлык алдында көчсезлеген хәзер дә таный ул.
Данирәнең әтисе белән Сафаның әтисе бертуган. Ләкин Данирәләрнең Себер якларыннан авылга күченеп кайтуларына озак түгел әле. Гаиләдә бердәнбер кыз бала ул. Әнисе кинәт авырып китеп вафат булганнан соң, әтисенең сыңар канат белән чит җирләрдә торып каласы килми. Башта гаилә Сафаларга кайтып сыена, аннан алар ярдәме белән йорт сатып алып, үз тормышларын булдыра. Ике бертуганның дус булуына, сөйләшеп, серләшеп туймавына өлкәннәр сөенә генә. Ләкин бу серләшүләрнең артында башка мөнәсәбәтләр дә ятуын беркем дә башына китерми. Икесе ике җирдә үсеп, сирәк күрешкән туганнар үзләре дә сизмәстән әнә шулай якынаеп, бер гаилә булып куя. Яшь аралары зур булу да куркытмый.
Егет аны яратканмы? Әллә үзе дә Фәния кебек чарасызлык алдында югалып калганмы? Әти-әниләренә, Фәниянең якыннарына Сафа ни йөзе белән күренгән? Ни генә булса да, ике туганның кавышуына беркем дә каршы килә алмый. Чөнки егет туачак баланың үзенеке булуын кире какмый. Абый-сеңел дуслыгы ир һәм хатын мөнәсәбәте белән алмаша.
Сафа борчылуын, сагышлануын, Фәнияне яратуын әллә ни сиздермәсә дә, Фәния һәр очрашуны хәтерендә яңартты, Данирә турында әйтелгән сүзләргә аерым мәгънә салып та карады, ләкин ахырдан да шикләнерлек бер сәбәп тә тапмады. Әллә чыннан да Сафа бик сак булган, әллә инде Фәнияне мәхәббәт сукырайткан.
Ике гаилә туганлыкны бозмыйча гына килешеп, туйлар уздырды. Кыз егет йортына күчте. Данирәнең әтисен дә авылның тыйнак кына тол бер хатынына димләп өйләндерделәр. Тик: “ Бала сәламәт туар микән?” – дигән курку беркемгә дә тынгылык бирмәде.
Фәния гомеренең бу чорын бик озак онытырга тырышып йөрде. Ләкин булдыра алмады. Ялгыш кына колагына Сафа исеме ишетелсә дә, әллә нинди газаплы хисләр кичерә иде ул. Хәтта егет аның сагынуына, яратуына тиң булмаса да.
Фәния егетләрне янына башка якын җибәрми. Бер югалган ышаныч, ачы тәҗрибә аның хисләрен сүрелдерә. Мәктәп китапханәсенә эшкә урнашып, китаплар, укучылар белән мавыгып, тормышын дәвам итә. Гаилә кору, балалар үстерү хакында ул уйлап та карамый. Яраларны бәйләп, тормышка күзләрен ачарга омтылганда инде яше узып баруын аңлап ала. Әнисе исән чакта ялгызлык бик сиздерми. Тик менә әнисен югалткан көннән бирле, барлык бәхетсезлегенең башында Сафа торуын кабат-кабат уйлый һәм аңлый ул. Тормыш гаделсезлекләреннән тупасланган күңеленнән ярсып чыккан күз яшьләренең Сафага төшүен теләмәсә дә, аны кичерә алмый.
Сафага да тормыш җиңел генә бирелмәгән. Гаилә кору белән бәхет ишелеп килмәгән. Балалары кыска гомерле булып дөньяга килгән, туу белән күзләрен йомган. Сафа белән Фәниянең төп аерылу сәбәбе шушы бала булса да, аларга аны назлап үстерергә язмаган. Аннан икенчене алып кайтырга талпынып караганнар. Анысы Ана карынында ук үлгән. Эче тулы ут булган көннәре ирнең дә булгандыр. Тик ул ялкынны тышка чыгара торганнардан түгел. Хәзер ике балалары үсеп килә. Бүгенге көндә Сафа яшьтәшләренең ул-кызлары инде үзләре гаилә корса, аларныкы әле мәктәптә генә укып йөри. Кемнеңдер күз яшьләренә артына яшеренгән бәхет аларга соңлап кына килә. Бала сөю бәхетен соңлап татыйлар. Тик бүген дә артык тынычлана алмыйлар. Чөнки бер үк кан кушылган балаларның сау-сәламәт, озын гомерле булып туу очраклары сирәк булуын алар күп тапкырлар ишеткән. Мәхәббәт җимешләренең дә, бала шатлыгының да гомерле булын тели алар. Тик ни өчендер гаилә коруның, туганнар берләшүнең азагы ничек бетәсен алдан уйлый белмәгәннәр.
Фәния уйларына ирек биреп, елмаерга да еларга да белмичә барган арада вакыт узганын да сизмәгән икән. Яшәгән каласына кайтып җитүен аңлап, урыныннан торганда бер мәлгә барысын да башыннан алып атарга теләде. Ләкин соңрак, хисләренең газаплы булса да бик якын булын төшенеп, кабат авылны уйлый-уйлый җәяүләп атлады. Кайтачак ул сүрелмәс сөю бүләк иткән авылга, кабат кайтачак. Яшьлек кичләре кабатланмаса да, алар бит Фәниянең гомер буе янәшәсеннән атлый. Бу хисләр бар кешегә дә таныш түгел.
Фатирына кайтып җиткәч тә, озак кына ишекне ача алмый азапланды. Күңел тәрәзәсенә чирткән, беренче һәм соңгы мәхәббәтен уйлаганда уйлары гына түгел, куллары да бутала шул аның. Аннары кабат тормыш үз агымын ала. Көндәлек хезмәт, тормыш ыгы-зыгысы артык хисләргә ирек бирми. Кабат авылга юл алганчы хатирәләр бераз тоныкланып тора. Яшәеш шулай күңелле дә, моңсу да көннәре белән дәвам итә.
Сәйлән Әхмәтова.