Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
18 гыйнвар 2023, 11:33

76 яшендә саф кыз булып кияүгә чыккан Сәкинә апа тарихы (ВИДЕО)

«Мин сине үзем өчен таптым, кияүгә чыкмыйсың!» - дигән яшь кызга әнисе. 

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Моннан берничә еллар элек, Интернет киңлекләрендә дә, телевизор экраннарында да, гәҗит битләрендә дә 76 яшенә җитеп саф кыз булып беренче тапкыр кияүгә чыккан Сәкинә әби Кашапова турында күп сөйләгәннәр, язганнар иде. Вацаптагы «Татар иле» төркемендә бүген дә шул әбине искә алганнар. «Кая китте бу теманы сөйләшеп утырган вакытлар», – дип сагынганнар.

Чынлап та, башта – коронавирус, чирләүчеләр саны; аннары махсус операция темасы, хәрби хезмәттәгеләрнең бер-бер артлы үлем хәбәрләре көн кадагында булганда, Сәкинә әби кебекләр турындагы «безобидный» темалар хәзер бик тансык. Кешелек негатив хәбәрләрдән, ниндидер хәтәр яңалыклардан тәмам арыды. Көнгә чыккач, телефонны кулга алгач, күңелгә әз булса да җылы бирә торган сөенечле мәгълүмат ишетәсе, укыйсы килә башлады. Сәкинә әбинеке кебек мәхәббәт тарихы, бәхетле тәмамланган вакыйга-хәлләр турындагы язмалар хәзер күңелгә юаныч, өмет бирә төсле.

Хәтерләсәгез, картлар йортында тәрбияләнүче Сәкинә әби үзенең сөйгән ярын да шунда ук очраткан иде. Аның насыйбы – Сәкинә әбинең үзеннән 10 яшьләр чамасы яшьрәк Госман абый Вәлиуллин – гариплеге аркасында гомере буе оялып, уңайсызланып, өйләнми йөргән. Иң кызыгы да шул: «яшьләр» өчен, шул гомерләренә җитеп, бу – беренче никах булган.

«LIFE NEWS» телеканалы корреспондентлары шул вакытта алар турында сюжет төшергәннәр. Әлеге сюжетта Сәкинә әби нишләп элегрәк кияүгә чыкмавы, шушы көнгә кадәр сафлыгын югалтмавы турында ачыктан-ачык сөйләгән. «Яшь вакытта шәхси тормышка вакыт булмады. Сыер саудым, тана, бозау карадым. Таңнан торып, фермага киттем, төн җиткәндә генә өйгә кайттым. 45 ел эшләдем», – дигән ул. Өстәвенә, Сәкинә әбинең әнисе дә бик кырыс кеше булган, кызы янына егетләрне якын да китермәгән, хәтта, кулын сорап килүчеләрне таяк белән кыйнап җибәргән. «Мин сине үзем өчен таптым, кияүгә чыкмыйсың!» – дип кырт кискән.

Картлык көнендә, ниһаять, Сәкинә әби үзе өчен яшәргә батырчылык иткән. Госман абыйга, бергә булырга дип, ул беренче үзе тәкъдим ясаган. Аларга картлар йортында никах укыганнар, «яшьләр» шунда икесе бер бүлмәдә парлы тормыш белән яшәп киткән. Шулай итеп, Сәкинә әби чәчәк кебек чагын ялгызлыкта үткәреп, сигезенче дистәсен ваклаганда гына ирле тормышның ни икәнен белгән.

– Эчми, тартмый. Мин урын өстендә ятканда да янымнан китмичә, мине тәрбияләде. Лимонлы чәйләр ясап китереп торды, – дип сөйли ул сайлаган яры турында, шатланып. Үзе дә картын тәрбияләү өчен бар көчен, тырышлыгын кызганмавы турында әйткән...

Бу вакыйгага бик күп еллар үтте. Сәкинә әби белән Госман абыйның бүгенге тормышы белән кызыксынып, без Югары Ослан картлар интернат-йорты белән элемтәгә кердек. Картлар йортының бүгенге директоры Васильева Тәнзилә Нургаяз кызы безгә: «Икесе дә исән-саулар, шөкер. Бик матур гына, тыныч кына икесе бер бүлмәдә яшәп яталар. Сәкинә әбигә хәзер 84 яшь, Госман абый 74 белән бара. Сәкинә әбинең кәефсез, ятып кына торган көннәре дә була. Госман абый андый көннәрдә аны кечкенә баланы тәрбияләгән кебек карый. Үзе егетләр кебек әле, күз тимәсен. Бик бәхетлеләр», – дип, сөенечле хәбәр җиткерде.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: