Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
13 гыйнвар 2023, 12:53

Мәхәббәт дигән былбыл кош

Кая кияүгә чыгу?! Очрашып йөргән егетем дә юк бит әле минем, дип уйлады ул. Чегән башка сүз куертып торырга теләмәде, хәйләкәр генә елмаеп, кызның йөзенә тагын бер бакты да, үз юлы белән китеп барды. Күрәсең, ул аның киләчәген, тармак-тармак бүленгән тормыш гөлен ачык күрде.

Мәхәббәт дигән былбыл кош
Мәхәббәт дигән былбыл кош

Һәркемнең бар үз йолдызы,

Һәркемнең барасы үз юлы.

Шатлыклары, кайгы, үз зарлары.

Әгәр дә авыр хәлдә калсам,

Тормышка ышаныч югалтсам,

Үз йолдызым һәрвакыт ташламас.

Ул мине ялгызым калдырмас.

Сүнмә генә минем йолдызым,

Балкы язмышым күгендә.

Җиңел булмаса да барыр юлым,

Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә.

Сәхнәдән җыр агыла. Әлеге җырны башкарган ханымның күзләреннән очкын чәчелә. Ул очкын, күңелләрдән-күңелгә күчеп, бар кешегә яшәү, өмет чаткысы өсти, елмаерга мәҗбүр итә. Икенче карасаң, ул очкыннар мизгел эчендә юкка чыгып, йөзен сагыш урап ала. Бу вакытта инде йөрәк кысып-кысып куя. Бәхетле күзләрне яшь алмаштыра.

Тормышка ышанычын югалтканда таяныр, парлы ялгызлыктан туйганда аралап алырлык үз йолдызын барлаучы ханым кем ул? Бу җырны күңеле, йөрәк авазы аша үткәреп, тамашачыга җиткерер өчен нинди сәбәпләре бар? Кем аның үз йолдызы? Кем соң аның үз пары, тиң насыйбы?

Шат күңелле, оптимист карашлы ул Ранилә. Дөньяның матурлыгын да күрә, тоя белә. Кеше шатлыгын да чын күңелдән кабул итә. Кулыннан килмәгән эше юк. Тик тормышның тәмен, ямен татыр өчен күңел җәрәхәтләре ирек бирми. Ялгыш атланган бер адым аны шулай сынауларга дучар иттеме? Әллә язмышның бәхеткә мең кат киртәләр аша илтүеме? Ләкин ул сынмаска, тезләнмәскә, горурлыгын югалтмаска көч табачак,  корычтай нык булып, үзенең бәхетле булырга хакы барлыгын исбат итәчәк әле.

Урамны сихри гүзәллеккә күмеп тәңкә карлар ява. Бар җиһан аклыкка күмелә бара. Ерак түгел генә өлгереп пешкән кып-кызыл миләш кызы иңнәренә ак шәлен ябынып, парын көтә сыман. Кайчандыр Ранилә дә нәкъ шулай тәрәзәдән күзен алмыйча, сөйгәнен көткән иде. Күңел тулы аклык, сафлык, яктылык иде. Ак хыяллар, ак өметләр, ак юл, ак бәхетләр... Ә бүген ул яңа яуган ап-ак кар өстеннән сукмак сала-сала алга бара да, үзе дә сизмәстән: эх, тормыш та шулай ак юллардан гына торсын иде, табигатьнең буранлап яуган ак карлары җир йөзендәге барлык әшәкелекне дә, гайбәт сүзләрне дә, бар начарлыкны да күмсен, юкка чыгарсын иде дип уйлап куя.

Мәхәббәт нәрсә соң ул дигән сорауга җавапны ул яңа тапты әле. Ә алдан сөйгән, тормыш корган ярлар аның өчен кем булган? Ни өчендер дөрләп кабынган хисләр бик тиз сүрелгән, ә кайчандыр артык ис китмәгән ярлар өчен йөрәктә зур урын калган. Мәхәббәттә аңлату юк диләр, йөрәккә дә әмер биреп булмый, җанны да ЗАГС кәгазе генә җылытмый, күңел исә тиңенә тартыла икән.

Юраган юш килә, диләр. Сәүдә рәтләре артында җитез генә чабып йөргән кыз янына бер чегән хатыны килеп туктады да: кызым, син тиздән, бик тиздән кияүгә чыгачаксың, никахың өлгергән бит, диде. Ә япь-яшь кызның җавабы, әлбәттә, чыркылдап көлү булды.

Кая кияүгә чыгу?! Очрашып йөргән егетем дә юк бит әле минем, дип уйлады ул.

Чегән башка сүз куертып торырга теләмәде, хәйләкәр генә елмаеп, кызның йөзенә тагын бер бакты да, үз юлы белән китеп барды. Күрәсең, ул аның киләчәген, тармак-тармак бүленгән тормыш гөлен ачык күрде.

... Егете бар иде Раниләнең. Биш ел очрашып йөргән, армия сафларыннан кайтуын зарыгып көтеп алган егете бар иде. Яшьлегенең иң матур, бер борчусыз чаклары аның янәшәсендә үтте. Очрашкач сөйләшер сүзләре бетмәгән, күрешеп күзләре туймаган чаклар да бик күп булды. Ләкин сагынышып очрашуларны соңрак битарафлык алмаштырды. Мөгаен, бу мәхәббәт түгел, яшьлек мавыгуы гына, бер-беренә ияләшү генә булгандыр. Аннан соң Ранилә Касыйм белән очрашкалап йөрде. Кала белән авыл арасында йөргән егет белән дә эшләре пешмәде. Ләкин ул күңелдә ниндидер бер югалмас эз калдырган булып чыкты. Әлеге якты эз тора-бара зурайды, тирәнәйде, ахыр чиктә буразна булып сызылды. Ләкин ул буразнага орлык чәчәр, бәхет җыяр чаклар бик ерак, бәхет тавына юллар ай-һай урау, бик урау әле...

Багучы сүзе онытылырга да өлгермәде, кыз озын буйлы, кара чәчле, матурлыгы, сөйкемлелеге белән теләсә кемне әсир итәрдәй бер егетне очратты. Альфред белән пар килгәннәр иде. Әллә бер-берсен югалтудан курыктылар, әллә уйларында беренче мәхәббәтләреннән үч итү теләге көчле иде, әллә чынлап та чегән хатыны әйткәнчә, никахлары өлгергән, ике атна эчендә алар ир белән хатынга әверелде... Гөрләп туйлар узды, иң матур, изге теләкләр юлланды, бәхетле, озын, тигез гаилә тормышына фатыйха бирелде.

Чит карашка бар да әйбәт, бар да тигез, ак җеп буенча сузылып бара, алар дус һәм тату, бер алмагачның пар алмасы кебек иде. Тик... Гаилә тарихы 10 ел дигәндә тәмамланды һәм  кызганычка каршы, зур нокта куелды. 

Яралы йөрәк, сыңар канат белән мең сынау алдында калган ханымга нишләргә? Ул инде тормыш йөген тартып, очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләр тәртәсенә җигелеп яшәгән елларын ныклы ир аркасына алмаштырырга тели. Аның да хатын-кыз икәнлеген тоеп, иркәләү-назлау, кайгыртулар янәшәсендә яшисе килә.

Татлы ярату, чын мәхәббәт аралыгында өч гаилә һәм дүрт бала бар. Күзен йомса да, ачса да, ятса да, торса да, үткәннәр Раниләнең башыннан чыкмый. Бүгенге төбе-тамыры белән актарылган гаилә торышын җайга салырга да бер ялгызының гына хәленнән килми. Ярдәм итәсе урында тирә-юньдә, мәгънәсез, урынсыз, усал сүзләр, очсыз-кырыйсыз гайбәтләр бөтерелә. Дус-иш булып кыланучыларның да чын йөзе ачыла, якыннарның да шул чакта кем икәнлеге беленә.

Тормыш юллары аны яшьлегендә сүз алышкан Касыйм белән кабат очраштырды. Тик бу юлы Касыйм буйдак егет, Ранилә яшь кыз түгел иде инде. Үзенең тормыш юлын балкытыр якты йолдызы шушы икәнлекне, йортындагы кояш бик якты булса да нурларының инде җанны җылытмавын бик тиз аңласа да, ике якның да гаиләле булуы аларны башта бер-берсенә якын җибәрмәде. Ә сөйләшә торгач, ике гаиләнең дә тыштан нык булып, эчтән инде ялганмаслык булып тарала баруы ачыкланды. Ниһаять, хатын бар эч серләрен сөйли алырлык, аңлау табарлык кешесен очратты. Ул чын мәхәббәтнең, яратуның нәрсә икәнлеген аңлады. Күпләр моны бозыклыкка, азгынлыкка санаса да, аңлауга, хөрмәткә, җылы мөнәсәбәтләргә сусаган ике йөрәк бер-берсенә бик тә, бик тә кирәк иде. Алга таба яшәргә көч табар өчен алар бер-берсенә терәк. Ә ике гаиләнең дә алга таба бер түбә, бер фамилия астында яши алмаганы да үзләренә көн кебек ачык.

Касыйм да гаилә тормышыннан канәгать түгел. Җиде ел аралашып, бер-берсен белеп бетереп өйләнешсәләр дә, аларның дөньяга карашлары төрлечә. Ир белән хатын икесе ике дөнья кешесе булганлыктан, берсе авылда, берсе шәһәрдә яшәргә мәҗбүр. Аларның гаилә тормышын өзелеп бетмәгән бер нечкә җеп бәйләп тора. Чөнки әле паспортта мөһер һәм иң үзәкне өзгәне – үз каны агучы балалар бар. Ләкин бу җепне якыннары күпме генә бәйләргә тырышса да, Касыйм балаларым хакына дип түзеп торса да, чуалган җепнең очына чыга алмыйлар. Икесе ике җирдә яшәүнең нәтиҗәсе аерылышу белән тәмамлана. Дөрес, Касыйм гаиләсен саклап калырга тырышып карады. Авылдан шәһәргә китте, мәктәбен заводка алмаштырды. Ләкин калада ике баланы туендырырлык акча эшли алмаячагын аңлап, кабаттан авылга кайтты, үз эшен башлап җибәрде. Аякка басты, йортын көйләде. Менә шул чакта инде тормыш иптәшенең да аны кулдан ычкындырасы килмәү теләге уянды. Ләкин бер талпынган, канат ярган, салкынлыктан туйган кош иреккә очты... Шәһәрдән авылга бик сирәк кайтып, иренә җылы азык ашатуны да, чиста киемнәр әзерләүне дә кирәк дип белмәгән, бурычы итеп санамаган Ландыш бүген дә гаепне үзеннән эзләми. Күрәсең, аның өчен ирле дә булу, аны артык якын да китермәү, ерак та җибәрмәү кулайрак булган. Шәһәр тормышының тәмен бик тиз сизеп алган авыл кызы бүген дә калада яшәвен дәвам итә.

 Касыйм тимердәй нык ир кеше булса да, аның да бит күңеле урынында таш түгел. Туганнары, якыннары өчен дә өзелеп тора. Барысына да, барысына да әзер ул алар өчен. Гаилә тормышының барып чыкмавы белән бергә барлык туганнарының да аерылышуларына каршы чыгуы белән дә килешә алмый. Нишләп әле Касыйм үзе теләгән кеше белән гаилә корып бәхетле була алмый. Нишләп әле үзен  ир-атка да санамаган, санламаган хатын-кызга ялынып яшәргә тиеш? Тормышка чыкмаган, заманында яшьлеген гөрләтеп, типтереп үткәргән туганы да аны һаман да гаепләп, тормышына тозак кора. Кайчандыр энесенең хатынын ошатмыйча, аларның араларына керергә тырышкан апасына бүген Ландыш бик якын, бик әйбәт булып тоела. Бүген ул энесенең сөйгәне янәшәсендә бәхетле яшәвен бик тели. Тик ул хатын Ранилә генә булмасын.

Чуалган җепнең очы әлегә табылмаган. Ләкин бер киселгән икмәкнең кире ялганмаячагы, Ранилә белән Касыймның элеккеге гаиләләрендә чын сөю, ихлас мөнәсәбәтләр урнашмаячагы көн кебек ачык. Аларның юллары янәшә юнәлеш алырмы? Мәхәббәт дигән былбыл кош аларны мәңгелеккә эзләп тапканмы? Үз гаиләләренең тәмен алар соңга калып аңламасмы? Бүгенге билгесезлекне ера-ера алар алга бара, уртак планнар, хыяллар кора. Ә урталыкта калган балалар үз аталарын, әти-әниләренең парлы чагын сагына.

Ранилә карашын еракка төбәп тәрәзә каршысына килеп басты. Урамда инде караңгыланып килә. Ерак-еракка сузылган басу юлы да күренер-күренмәс кенә күзгә чалына. Шулай да хатын бу күренешкә бик озак карап торды. Юлның башын һәм кая барып терәләсен белмәгән азагын киләчәк тормыш юлы белән чагыштырды. Кич, төн үтәр, тиздән яктырып кояш чыгар, күктәге үз кояшым, үз йолдызым мине көткән сукмакны да шулай яктыртыр, туры юл күрсәтер дип уйлады һәм хыялларының чынбарлыкка әвереләсенә ышанып елмаеп куйды. Бу вакытта районның икенче бер читендә нәкъ шулай карашларын еракка төбәп Касыйм да киләчәге турында уйлана иде.

                                                     Ләйлә Вәлиәхмәтова.

stihi.ru

 

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: