Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
10 гыйнвар 2023, 13:27

Ялгышларда язмышлар

Беркөнне Илүзәнең кайнанасын күреп сөйләштем.  үткәннәрне искә алып озак кына сөйләшеп утырдык. Кинәт ул миңа коточкыч серне ачты. Баксаң, Фәрит Илүзәнең әнисе белән очрашып йөри икән.

nashcheremshan.ru    Ялгышларда язмышлар
Ялгышларда язмышларФото:nashcheremshan.ru  

Күптән түгел бергә укыган сабакташым якты дөнья белән хушлашты. Бик нык йөрәгемә тиде аның үлеме. Аның авырып торганын да белә идем. Хәлен белешеп тордым. Үзе исә чирләгәнен кешегә сиздермәскә тырышты.

Күзләрен мәңгелеккә йомгач кына аның өзлегүнең соңгы стадиясендә булуын белделәр... Табиблар да коткара алмады аны. Тамагына бөтенләй аш үтми башлаган иде...

Соңгы курста укыганда чит илдән килеп белем алучы бер гарәп егетенә гашыйк булды ул. Аңа акыл да өйрәтмәдек, кысылмадык та. Тик сабакташыбыз балага узгач кына хәлләр мөшкелләнде: теге егеткә бала кирәкми булып чыкты. Ата-анасы да сабакташыбызны бала белән кабул итмәде. Баланың әтисе исә үз иленә кайтып китте. Сөмбел (исеме үзгәртеп алынды) бик аз гына кеременә улы белән Казан шәһәрендә фатир арендалап яшәде. Ашаса, фатирга акчасы калмый, фатирга түләсә, ашарга җиткерә алмый... Шулай ул ашавын кысып фатирына түләп яшәргә мәҗбүр булды. Организм бит ач торуны төрлечә кабул итә. Озайлы ачлыктан табиб ярдәмендә генә чыгалар. Ә бу ачлык озак елларга сузылырга мәҗбүр булды.

Мондый хәлләр кинода, әдәби әсәрләрдә генә буладыр дип уйлый идем. Авылдагы әти-әнисенең каты бәгырьле булуы мине шаккатырды. Кызлары шәһәрдә ачка тилмереп үлгәндә ничек кенә итеп тыныч яшәделәр икән? Безнең көннәрдә ачка үлү  бөтенләй башка сыймас хәл булып тоела. Кибет киштәләре азык-төлектән сыгылып торганда 40 яшькә дә җитмәгән хатынның аларны алып ашарлык акчасы һәм хәле булмавы йөрәкне телгәли...

Сөмбелнең үлеменә атна-көн үттеме, тагын бер ахирәтем якты дөньядан китеп барды. Йөрәгем бөтенләй катты, өнсез калдым. Ахырзаман якынлаша дигәннәре шулдыр, күрәсең. Мәрхүмә карт әбием гел, ахырзаман вакытында ана – улны, ата кызны белмәс, дип кабатлый торган иде.

Илүзә – карап торуга оялчан, сабыр, тыйнак кыз иде. Үзе чибәр, сылу гәүдәле, чем кара күзле, бөдрә чәчле. Күпләр чаптылар аның артыннан. Ә ул ялындырды, сайланды, сынады. Унберенче сыйныфта чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөргәндә, көтмәгәндә Илүзә: «Туемда шаһидә булырсың әле, яме?» – дип гаҗәпкә калдырды. «Кияүгә чыгарга иртәрәк түгелме соң әле безгә?» – дисәм дә, ул ике ай очрашып йөргән егете Фәритне мактап туя алмады. Аны яратканын, үзеннән ун яшькә олырак булса да, беркем белән дә алыштырмаячагын сөйләде дә сөйләде...

Туйлары гөрләп узды. Тик туйда әйтелгән: «Ныклы гаилә булып яшәгез, игелекле балалар үстерегез», – дигән теләкләр фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килмәде, ахрысы... Яшь гаиләнең тормышлары җай гына бармады. Беренче көннәрдән үк ахирәтем кайнанасы белән уртак тел таба алмады. Аннары иренең эчеп кайтуыннан зарланырга тотынды. Соңрак шәһәргә укырга урнашып, атналар буе сессиядә югалып кайта иде. Тора-бара, Илүзә ире өстеннән йөри икән, дигән имеш-мимешләр тарала башлады. Начар хәбәрне, пышылдап әйтсәң дә, ишетәләр бит аны. Кайнанасына, иренә, туганнарына да бу хәбәр барып ирешкән булса кирәк. Илүзә әйберләрен җыеп, әти-әнисе янына да кайтып торгалый башлады.

Ун биш ел бергә гомер кичерсәләр дә, Илүзә белән Фәритнең балалары булмады. Бәлки, үзләре теләмиләрдер дип уйладым. Баксаң, Илүзә беркайчан да бала таба алмый икән. Хатын-кыз өчен бу иң куркыныч диагнозларның берседер, мөгаен. Ул, дәваланып, операцияләр ясатып та караган. Әмма, нәтиҗәсез... Бу хәбәрне белгәч, ахирәтем азгынлыкка ныграк бирелде кебек. Ул ачыктан-ачык хыянәт итә башлады. Авыл халкы Илүзәнең тетмәсен тетә: ана мәче, азгын хатын, себерке, бала күз яше дә тотмый үзен, нигә дип кеше иренә асылынырга?.. Мин дә вакыйгаларны үзгәртермен дип, Илүзә белән сөйләшеп карадым. «Хыянәткә корылган гаилә нык булмый бит», – дип акыл өйрәтергә тотынсам да, ул: «Ирем беренче башлады, ул барысына да гаепле», – дип озак сөйләшеп тормады. Аннан иреннән аерылып шәһәргә китеп төпләнде.

Беркөнне Илүзәнең кайнанасын күреп сөйләштем. Биш вакыт намазын калдырмаган, шөкер кылып яшәгән, изге күңелле ананың битендә җыерчыклар арткан. Күзләре моңсуланып калган. Аның белән туйларны, үткәннәрне искә алып озак кына сөйләшеп утырдык. Кинәт ул миңа коточкыч серне ачты. Баксаң, Фәрит Илүзәнең әнисе белән очрашып йөри икән. Хатынының әнисен сөя, аның белән бергә булырга тели. «Фәрит кичләрен китеп югала башлагач, беркөнне артыннан күзәттем. Ни күрим, улым кодагый белән кача-поса сөяркәләр кебек уйнашалар. «Өсләрендә» тоттым, шушы яшемә җитеп бу хәшәрәтлекне күрермен дип уйламаган идем», – ди ул, ачынып. Кода исә йомшак холыклы кеше, әллә берни сизенми, әллә инде белсә дә сиздермәскә тырыша. Бу хәлләрне сихер галәмәтедер дип уйлый ана. Шулай булмаса, яратып өйләнгән чәчәк кебек яшь хатынын аның олы яшьтәге әнисенә алыштырыр идеме? Җитмәсә, Фәрит гел: «Без дөнья читенә качып китәр идек, әти генә кызганыч», – дип, хатынының әнисен ничек яратуын сөйли, ди.

Бәлки Фәритне аңларга да булыр иде. Әйе, ярата, йөрәккә әмер биреп булмый, диләр бит. Тик бары җенси теләкне канәгатьләндерүгә генә корылган, хайваннарча яратышу мәхәббәт була аламы? Бу күңелне болгата торган, пычрак ярату ләбаса.

Илүзә дә соңгы елларда бик нык салгаларга өйрәнеп алган иде. Аның чирләгән саен минем телефонга хәбәр сала торган гадәте бар. “Мин чирләдем! Үләм! Коткар мине”. Соңгы чиккә җитеп үлә башлагач миңа яза иде ул. Бөтен эшемне ташлап, барам, яңадан якты дөньяга кайтырга ярдәм итәм...

Тик соңгы шалтыратуында бармадым. Эшләрем күп булды, вакыт таба алмадым. Шуңа үкенеп бетә алмыйм хәзер...

Тагын бер яшь гомер өзелде. Сәбәбе ни булды соң? Хатынның бала таба алмавымы? Юк. Сабыйны балалар йортыннан алып тату, тулы гаилә булып яшәүчеләр бихисап. Иренең эчкече булуымы? Исерек тә бер айный. Эчкечелектән дәвалаучы үзәкләр буа буарлык. Кайнана арага кергәнме? Башка йортка аерылып чыгып аерым яшәргә дә була иде ләбаса. Күрәсең, күңелдә иман булмау, шайтан коткысына бирелеп, иң тыелган, кагылырга ярамаган җимешне татып карарга теләү, хисләргә ирек бирү туры юлдан тайпылдыргандыр да аларны…

                           Эльвира Әсәдуллина

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: