Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
9 гыйнвар 2023, 11:07

Кемнәр җавап бирер?

Мин журналист булып эшләү дәверемдә бик күп наркоманны күрдем. Дәваланганнарын да, дәваланмаганнарын да. ВИЧ-инфекцияле наркоманнар яткан хастаханәдән репортаж язарга бардым. Алар инде бу дөньяда яшәмәячәк кешеләр иде.

Кемнәр җавап бирер?
Кемнәр җавап бирер?

«Мин – наркоман. Берьялгызым элеге чирдән берничек тә котыла алмаячакмын. Миңа ярдәм кирәк. 
Әти, әни, мин сезне һәрчак алдыйм һәм уңайсыз хәлгә куям. Ләкин сез гел гафу итә киләсез, кайчак күрмәмешкә салышасыз. Ә мин моннан бик оста файдаланам. 
Көн дә кабатлый торган буш вәгъдәләремә ышанмагыз. Кәефләнгән чагымда, зинһар өчен, нотык укымагыз, матур сүзләр сөйләмәгез, бәхәсләшмәгез, барыбер акылга утырта алмассыз. Соң инде. Минем аркада сез күпме газап күрәсез, тик сыгылып төшмәгез, ничек тә булса бу тәмугтан коткарыгыз мине. 
Мин авыру, авыруым көннән-көн көчәя бара. Наркотикларсыз бер генә көн дә яши алмыйм. Аннан котылу өчен мине табибка күрсәтегез, психолог белән киңәшегез, нәрсә булса да эшләгез инде. Йә Ходай, ялварып сорыйм, коткар мине.
Үземне-үзем күралмыйм, ләкин яшисем килә. Әгәр сез ярдәм итмәсәгез, мин үләчәкмен. Зинһар өчен, ярдәм итегез!

                                                            Наркоман көндәлегеннән

Хәлсезләнгән, кан тамырлары кат-кат кадалган  тән. Өметсез, бернәрсә дә аңламаган күз карашы. Мәгънәсез, сорауларга килделе-киттеле җавап бирүче сөйләм. Ә иң куркынычы – тирә-юньдәгеләргә, андагы үзгәрешләргә игътибарсызлык, тормышка карата кызыксынучанлыкның югалуы. Әйе, безнең күз алдына куркыныч образ килеп басты. Ул – наркоман.

Мин журналист булып эшләү дәверемдә бик күп наркоманны күрдем. Дәваланганнарын да, дәваланмаганнарын да. ВИЧ-инфекцияле наркоманнар яткан хастаханәдән репортаж язарга бардым. Алар инде бу дөньяда яшәмәячәк кешеләр иде. Шәүлә кебек кенә йөриләр.  Бу дөньяда бер гамьнәре юк. Бөтен тормышлары хастаханәдә үтә, үзләре кебекләр белән бер гаилә булып яшиләр. Табиблар дарулар белән ярты елга гомерләрен озайтып торалар. Алар җәмгыятьтән аерылган, кеше түгелләр иде инде... Алар да кемнеңдер газиз баласы иде...

Соңгы ун елда җир шары буйлап наркомания эпидемиясе бара. Русиянең башка республикалары, өлкәләре белән беррәттән, Башкортстанга да яный бу куркыныч. 80нче елларда яшьләр арасында химик матдәләр яисә дару препаратларын куллану модага керсә, 90нчы елларда исә яшьләр арасында аракы һәм наркотиклар кулланучылар саны күбәйде.
Халыкта “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, - дигән мәкаль бар. Дусларың тәмәке тарта, ә син – юк. Арада бушлык хасил була, син алар кебек түгелсең. Һәм син әлеге бушлыкны тутырырга омтыласың. Наркоманнар арасына да яшьләр шундыйрак юл белән килеп керә. Дискотекаларда яңа дуслар табыла. Алар инде тарта. Наркотиклар куллана, эчә. Энергияләре ташып тора, әйбәт киенгәннәр, шат күңеллеләр. Синең дә алар кебек буласың килә. Үзең дә сизмәстән, син дә шул юлга кереп китәсең.
Наркоманнар да гадәти кешеләр. Аерма шунда гына: аларда ихтыяр көче юк. Алар авыру һәм бу авыруны үзләре теләп алалар.

Наркотик куллану каршылыклар симптомы китереп чыгара. Моның белән еш кына өлгереп җитмәгән шәхес очраша. Ул үзенә игътибар, эмоциональ һәм социаль ярдәм эзли. Еш кына бу рольне наркотиклар үти. Наркотик – култык таягы хезмәтен башкара, ләкин ул дәваламый, киресенчә, яшьләрне әрәмтамак, гарип итә, җинаятькә, үз-үзләрен үтерүгә китерә. “Кайф” халәтен кеше үз сәламәтлегенә, бәхетенә һәм үз тормышына алыштыра. Бу бик куркыныч авыру, зур бәла. Наркотик матдәләрне татырга, ияләшергә өлгергән яшүсмерләр арасында соңгы адымны – үлемне сайлаучылар күбәя.

Безнең як наркоманнарын, башлыча, Урта Азия илләре туендыра. Ул чимал килеш тә, эшкәртелгән ак порошок хәлендә дә кертелә. Шуңа күрә аны “ак үлем” дип атыйлар. Наркотиклар әзерләнә, димәк, аны кемдер таратырга тиеш, аны кулланучыларның артуы кемнәргәдер файдалы. Яныбыздагы меңләгән кешеләр безнең күршеләребезне, якыннарыбызны, хәтта балаларны наркотиклар белән миңгерәйтү исәбенә бик яхшы яшиләр. Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә - агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр наркотик исереклек халәтен китереп чыгара. Үзәк нерв системасына тәэсир итеп, психик ярсыну халәте барлыкка китерә. Мондыйлар үзләре өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч. Гомумән, бу вакытта кеше белән аның акылы-аңы түгел, ә ул кабул иткән наркотик матдәләр идарә итә. Әгәр бала һәрвакыт файдалы шөгыль тапса, буш вакытын кая куярга белмичә аптырап йөрмәсә, аның уйлары наркотикларга юнәлмәс иде.

Сынган язмышлар өчен кем җавап бирер? Менә монсы күңелемне кырган иң төп сорау булып кала бирә...

litcult.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: