Раббым, балаларымны рәхмәтеңнән ташлама
Фатыйма апа белән берничә ел танышбыз. Аның язмышын мин гәзит укучыларга да тәкъдим итәм.
24 яшьтә идем, Дүшәнбедә яшәүче Татарстаннан күченеп килгән Флүр безнең якларга командировкага килгән. Аның әнисе белән минем әни танышлар булып чыкты. Шулай булачак ирем белән таныштык. Ул мине яшәргә яңадан Дүшәнбе шәһәренә алып китте. Ул министрлыкта эшли иде, бер генә ел тулай торакта яшәдек тә өч бүлмәле фатир бирделәр. Өч балабыз: ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Шулай матур гына яшәп ятканда ирем астма белән чирли башлады. Әледән-әле өянәкләр белән газаплана. Аңа җиңелрәк булсын дип вегетарианлыкка күчтек, итне бөтенләй ашамый башладык. Иремә, чынлап та, җиңелрәк була башлады. Ун еллап әйбәт кенә яшәде. Бер елны ял алып Татарстанга апасы янына кайтып китте. Апасы аның ябыкканын күреп: “Иии, сине җиңги бөтенләй ашатмыймыни?” дип, моны рәхәтләнеп сыйлаган. Иремне килгәч танымадым: тутырган тавыкмыни! Аның болай “ычкынып” китүе, кызганычка каршы, организмына нык яман тәэсир итте: өянәкләре яңадан башланды. 1996 нчы ел иде. Таҗикстанда сугыш бара. Ата – улны, ана кызны белми. Аптекалар ябык, бер дару-фәлән юк. Табиблар йортында нәрсә бар – кем кашык, кем сөлге тотып, урам чатында ипигә алмаштырып утыра. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары турында сүз дә юк.
Иремне чираттагы өянәктән соң култыклап поликлиникага алып киттем. Поликлиника тупсасына барып җитү белән ирем агарынды, күгәренде дә артка китә башлады. Аңын югалтып егылды. Шулай итеп, ул поликлиника тупсасы төбендә якты дөнья белән хушлашты.
Мин таҗикларны шулкадәр ярдәмчел халык итеп искә алам. Мин алардан бик күп игелек, ярдәм күрдем. Ирем вафат булгач та шунда ук йөгерешеп килеп җиттеләр. Күтәреп алып кайттылар. Кайтсак, ихата тулы кеше. “Сез бернәрсә дә эшләмәгез, утырып кына торыгыз, барсын да үзебез эшлибез”, - дип йөгерешеп торалар. Иремне кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар.
Әмма анда ирсез яшәү куркыныч иде инде. Басмачлар фатирыңның ишеген тибеп кенә ачып килеп керә... Балаларымны тиз генә алдым да, контейнерга заказ бирдем (әле уйлыйм: ул иске мебельләрне төяп кайту миңа нигә кирәк булды икән?) Башкортстанга әти-әниемнең туган районына кайтып киттем. Иң зур улыма ул вакытта 18, кызыма 8 яшь иде.
Улымнан котыласым килгән чаклар булды...
Биш намазымны калдырмыйм, намаз артыннан балаларыма бәхет сорап дога кылам. Ташлама, Раббым, балаларымны, мәрхәмәт күрсәт аларга, дип телим...
Эльвира Әсәдуллина