Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
8 гыйнвар 2023, 12:07

Балам төшләремә кереп йөдәтә

Яшьлектә югалткан балам төшемә кереп интектерә. Нишләп кенә карамадым?! Мулла янына барып, балам рухына дога да кылдырдым. Тик һаман тынгы юк.

stihi.ru Балам төшләремә кереп йөдәтә
Балам төшләремә кереп йөдәтәФото:stihi.ru

Инде күп еллар буе күңелемдә авыр йөк йөртәм. Яшьлек юләрлеге аркасында кылган хатам йөрәгемә тынгы бирми. Әнине иртә югалттык. Менә шуннан соң мин әкренләп шешәгә үрелә башладым. Кич клубка чыгабыз да, бар белгәнебез аулак урында хәмер чөмерү иде. Рәхәт тормыш алып баруның ахыры күңелсез тәмамланды. Мин авырга узганымны белдем. Бу хакта йөргән егетемә әйттем. Ә ул исә: “Миңа бернинди бала кирәк түгел. Теләсә нишлә”, – диде. Бик озак уйланганнан соң, хастаханәгә барырга булдым. Бу вакытта балама җан кергән иде инде. Аннан чыккач, тормышымны элеккечә дәвам иттем.

Озакламый бер егет белән танышып, аңа кияүгә чыктым. Шөкер, балабыз да булды. Берне түгел, икене алып кайттык. Тик бар да без уйлаганча гына бармый икән шул ул. Кызыма – 3 яшь, улыма 3 ай вакытта ирем суга батып үлде. Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм.

Кайтып егылыр әти-әнием, юатыр туганнарым юк иде. Менә шул вакытта балаларымнан да якын кешеләрем югын аңладым. Аларны кочаклап утырып калдым. Ә аннан соң танышларым димләп бер дә өйләнмәгән, яше кырыктан узган егеткә кияүгә бирделәр. Тик аңа карап тормышым үзгәрмәде. Иремне бик сагынып яшәдем. Без Наил белән торып китә алмадык. Юллар аерылды. Сорап килүчеләр булса да, мин башка кияүгә чыкмаска булдым. Бар назымны балаларыма бирдем. Алар кеше булсын дип көне-төне эшләдем. Эш белән үземне юаттым.

Балаларым укып бетереп, үз тормышларын булдырды. Хәзер оныклар сөям. Тик җан тынычлыгым гына юк. Яшьлектә югалткан балам төшемә кереп интектерә. Нишләп кенә карамадым?! Мулла янына барып, балам рухына дога да кылдырдым. Тик һаман тынгы юк. Төннәрен әллә шашам инде дип уйлап чыгам. Йокыга гына китмәкче булам, сабыем күзгә күренеп тынгы бирми. Төшемдә яныма килә дә: “Әни, син мине ник үтердең?” – ди. Ә бит ул чакта баланың шундый кадерле икәнен белмәдем. Киңәш бирүче дә булмады. Яраткан кешем дә кире каккач, баласыз калуны кирәк санадым. Хәзер бу гамәлемә бик үкенәм. Газетага язуымның да сәбәбе – яшьләр минем ялгышны кабатлый күрмәсен иде. Кылган хаталар өчен барыбер түләргә кирәк, дигәнгә тагын бер кат инандым. Кемдер – югалтулар белән, кемдер җан тынычлыгы белән түли икән.

                                                             Гөлсинә.Казан

Чыганак: matbugat.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: