Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
21 декабрь 2022, 13:53

Күршемнең баласы елый

Бәгырьләрне телгәләп елаган бала тавышына тагын сискәнеп уяндым. Бу баланың бер еламаган төне булыр микән, кайчан йокым туяр икән?

Күршемнең баласы елый
Күршемнең баласы елый

Яңа фатирымны бик сайланып алсам да, тагын бәхет елмаймады. Искесендә берничә ел исерекләр белән иза чигеп тынычлык күрмәдем. Әйткән иде аны әни: “Йорт ал булмаса”, – диеп. Тыңламадым шул. Нәрсәдер дөбердәп төшкән тавышка чыгып, үзем дә сизмәстән күршеләр ишеген кагарга тотындым. Бу тавышка икенче күршем Рабига апа да чыкты. Ни булыр бу, дип, бер-беребезгә карашып торгач, ишек ачылып китте. Баксаң, ул бикле дә түгел икән. Куркып кына кердек, идәндә бер яшь кенә исерек хатын аунап ята. Үзе ярым-ялангач җитмәсә. Зал якта ике айлык баласы елый-елый шешенеп беткән. Рабига апа бу хатынны элекке күршесе  Наҗиянең кызы кияүдән аерылып кайткан диде. Тиз генә биләүдәге баланы алып өенә керергә чакырды.
– Әйдә, сеңелем, булышырсың, – диде ишекне ябып.
Мин иртән эшкә барасымны да онытып, күндәм генә аның артыннан иярдем.

– Бу баланы туганнан бирле карыйм инде, балакаем. Анасы авырлы вакыттан бирле эчә. Ире дә шул эчүе аркасында куып чыгарган, диләр. Кайда торганын гына белмим, хәбәр итәр идем. Бала кызганыч бит, балам. Ичмасам, әбисе, Наҗия күршем дә үлеп китте. Бик карт түгел иде әле. Карты сугыш инвалидына бирелгән фатир бу, кадерен белеп кенә яшисе бит, югыйсә, – дип сөйләнде күршем баланың астын алыштырып. “Смесь” ясап, шешәгә тутырды. Шулкадәр оста эш итүенең сәбәбен сорадым. Күршем пенсиягә чыкканчы ташландык балалар янында, ягъни интернатта “нәнкә” булып эшләгән икән. Бу баланы да, анасыннан мәхрүм итеп, нәниләр йортына алып китмәгәйләре дип курка. Ятимлекне үз башыннан үтмәгәннәр аңламый, белми шул аны. Күршебез Роза да бер эчүеннән туктар, ләкин баласын кире кайтару мөмкин булмавы бар, дип курка.

– Әллә син булышып карыйсыңмы, сеңелем, дәваланырга иде аңа, җәллим бит шушы сабыйны.
Ярты ел дигәндә күршебез Роза дәвалау курсларын үтеп, тәмам савыкты, матураеп китте. Тазарып китүем сәбәпле, чит илләрдә командировкада йөргәндә алган пальто, күлмәкләремне Розага бирдем. Чын интеллигент булды да куйды. Рабига апа баласын карап торганда бухгалтерлык курсларында белемен дә күтәрде, бер төзелеш фирмасында бухгалтер, отчет эшләрен алып бара. Хәзер танымассың да аны. Күршем белән минем дә төннәребез тыныч үтә. Мәрхәмәтле Рабига апабыз үзе дә балалар йортында “әти-әни”, дип әйтергә тилмереп үскән икән. Туганнары әти-әниләре ачлык вакытында шешенеп үлгәннәр. “Бер мин исән калдым”, – дип сөйләде.

Шөкер, кызчы белән ананың язмышлары җимерелми калды. Кайчагында бер-беребезгә күрсәткән игътибар әлә күпме бәла-казалардан саклап кала.

                   Миләүшә Маликова

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: