Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
21 декабрь 2022, 11:22

АВЫЛ ХАТЫННАРЫ

Мин аларны дәртле һәм хисле, шат күңелле һәм көләч йөзле, хуш исле һәм ярсу, җырлы һәм былбыллы, бар дөньяга җан өрүче Язга охшатам.

АВЫЛ ХАТЫННАРЫ
АВЫЛ ХАТЫННАРЫ

Мин аларны җылы һәм мөлаем, сабыр һәм ипле, назлы һәм сөйкемле, җир җиләкле һәм мәтрүшкәле, аяз һәм эссе, зәңгәр кичле һәм ал шәфәкълы Җәйгә охшатам.
Мин аларны алтын һәм сары, юмарт һәм бай, нәзәкатьле һәм затлы, яңгырлы һәм болытлы, сагышлы һәм моңлы Көзгә охшатам.
Мин аларны ап-ак һәм керсез, салкын һәм кырыс, гүзәл һәм горур, усал һәм хәйләкәр, чыдам һәм көчле Кышка охшатам.
Мин аларны Ходай тарафыннан адәм баласына бирелгән иң бөек, иң мөкатдәс, иң илаһи хискә – Мәхәббәтнең үзенә охшатам.
Авыл хатыннары… Сез әнә шул мин әле генә телгә алып киткән һәм шуларга өстәп дистәләрчә, юк, меңнәрчә күркәм, соклангыч, хәйран калырлык сыйфатларны үзегезгә туплагансыз да бер генә тапкыр бирелгән гомерләрдән узып барган чакта гап-гади адәм баласы булып яши бирәсез. Бу гадилек шундый серле һәм затлы, шундый кадерле һәм кодрәтле, шундый якын һәм ихлас. Зирәк акыл һәм тирән моң иясе Мостай Кәримнең, Мостай аганың, йөрәген әсир иткән хатын кешегә арнап язган үлмәс шигырь юллары келт итеп искә килеп төшә:
Өч могҗиза мине әсир алды –
Җир,
янә күк,
янә хатын кеше.
Җирнең сере бетә. Күк саега.
Төбе күренер менә ачылыр да.
Хатын кеше генә
Ачылмас сер,
Тылсым булып калыр асылында…

Мәхәббәт, сер, могҗиза, тылсым… Менә кем ул авыл хатыннары.
Минем шагыйранә җаным алар хакында гел сокланып, бары тик ак каләм белән генә язуымны тели, хыялый затлыгым шуны таләп итә. Авылда туып, кырыс хакыйкатьне күреп үскән җир кызы – икенче минем, аларны якыннан белгәнгә, «бик илаһиландырма, вөҗданың кушканча яз», ди. Менә язам, күңелем дәфтәрендәге уйларымны кәгазь битенә түгәм… Күз алдымда туган авылым хатыннары…

***
Әлбәттә, иң, иң беренче нәүбәттә ул мәрхәмәтле, газиз Ана образы булып гәүдәләнә. Гомере буе балалары өчен җанын да бирергә әзер булып яшәп, сиксән яшендә изге Ураза аенда арабыздан китеп барган үз Әнием Миңнегайшә Юныс кызы кебек әниләр.
… Авыл. Күзгә ташланырлык әллә нинди затлы җиһазлары да, бүгенге кебек әллә нинди уңайлыклары да булмаган гап-гади ике бүлмәле өй. Язгы иртә. Тәрәзә аша алтын җепләр булып миңа таба сузылган кояш нурларын күзәтеп, муенымнан ук ябынган җылы юрганымны ачарга да кыймыйча ятам. Торырга, укырга барырга кирәк, әле укырга төшмәгән апайларыма рәхәт – алар мыш-мыш килеп йоклый бирә… Шулчак уйларымның нәрсә хакында бөтерелүен белгәндәй, безне «алты гына бөртегем» дип йөрткән Әнием урта ишекне ача да ягымлы тавышы белән:
– Торыгыз, бәбекәйләрем, мәктәбегезгә соңлап куймагыз, – ди.
Без, укыганнарыбыз, йөгерә-йөгерә юынып-киенеп йөргән арада алгы яктагы зур өстәлдә Әниебезнең булдыклы куллары белән иртәнге аш әзер дә була. Иң уртада зур коштабакта ярып пешерелгән, булары чыгып торган бәрәңге, янында мичтә күмер төшкәндә Әнием тиз-тиз генә ипи камырыннан пешереп алган көлчә… Ашыйсыны китереп йөзләре матур булып килгән көлчәләрне, ак май эретеп, каз канатыннан үзе ясаган майканат белән майлап та куйган ул. И шул ризыкларның тәмлелеге! Бүген супермаркетларда, базарларда сатыла торган меңнән-мең төрле тәмлекәйләргә җитәргәме соң аларга?!. Озын өстәлнең икенче башында зур-зур дүрт ипи калачында әпекәйләр кабарып утыра. Әпекәй, Әнкәй… Шундый рәхәт… Әниебез әле безгә сөтле, мәтрүшкәле чәй ясый, әле кисәү агачы белән күмер-кузларны кузгаткалый. Кайчан торган ул? Күпме йоклаган? Ни арада мичкә ягарга, су җылытырга, ашарга әзерләргә, сыер саварга, әтиебезне ашатып эшкә озатырга өлгергән?!. Ул һәркайсыбызны аркабыздан сөеп: «Яхшы укыгыз, укытучы абый-апаларыгызны тыңлагыз, тәртип бозмагыз», – дип озатып кала…
Алты баланы тәрбияләү-карау өстенә колхоз эшенә дә йөгерде ул, әтиебез белән бергә печән чапты, утын әзерләште. Ул башкарган эшләрне, юган-чайкаган керләрне, ул пешергән икмәкләрне тау итеп өйсәң, билләһи, болытларга җитәр иде дә, Игелек тавы булып, бөтен кешелек дөньясын сокландырыр иде…
Аннары Әни безне гомер буе көтеп яшәде. Башта, ашын пешереп, чәен куеп мәктәптән кайтуыбызны, үсеп, Бәләбәйдә укый башлагач, һәр атна азагында авылга кайтуыбызны. Безгә дип мунчасы ягылган, таба ашы пешерелгән булыр. Кайтуыбыз – аның өчен мең мәшәкать булса да, бәйрәм, шатлык. Без үзебез дә аны гомер буе сагынып, көтеп яшәдек, яшибез. Мәктәптән кайтканда ул берәр җиргә киткән булса, дөнья – кояшсыз көнгә, сандугачсыз язга, моңсыз җырга әйләнә иде. Бу хакта күптән бер шигыремдә дә язган идем.
Без кечкенә чакта тәрәз төпкә
Менеп басып бергә өерелеп,
Әнкәй эштән кайчан кайтыр диеп,
Көтек була идек тилмереп.
Әй сагына идек Әнкәбезнең
Назлы сүзен, җылы кочагын;
Әллә кайтмый микән бүген диеп,
Куркып куя идек кайчагын.
Ә Ул кайта иде таш яуса да,
Сагынуыбызны белеп, күрәсең.
Җаны белән тоеп хәлебезне,
Үбеп ала иде берәрсен.
Аны сагна-сагна берчак без дә,
Сизмәгәнбез, үсеп җиткәнбез.
Бәхет эзлибез дип, аны ташлап,
Калаларга чыгып киткәнбез.
Ачык тәрәзәдән күзен алмый,
Хәзер Әнкәй көтә сабыйдай.
Күз яшьләре тәгәрәргә әзер
Әллә җилдән, әллә сагынудан.
Сагынумы? Йөри күпме еллар
Әнкәй белән безнең арада:
Берчә кавыштыра безне жәлләп,
Берчә зарыктыра калада.
Инде үзебез әни-әтиләр булгач та, туган йортка кайтып кергән чакта Әнкәй күршегә генә кергән булса да, дөнья җимерелә, ямьсезләнә, безгә Аны, Аның шат йөзен, нурлы күзләрен күрү кирәк иде.
Ә Ул юк-юк та бер үкенечен әйтеп куйгалады:
– И, балалар, колхоз эше, тормыш мәшәкатьләре белән, әле тегесе, әле бусы артыннан чабып, сезне назлый-иркәли дә алмадым, ни арада үсеп җиттегез дә, ни арада таралышып та беттегез…
Әниебез гап-гади авыл кызы булса да, белемгә, укуга хирыс булды.
Заманында зур уку йортларында белем алу тәтемәгән аңа, әллә шуңа бигрәк укырга яратты ул. Әткәй исән чакта да, аннары бер ялгызы көн күргәндә дә, өйгә гел гәзит-журналлар алдырдык. Гәзит килү – сөенеч булса, журнал килү шатлык була иде. Мәңгелеккә күзләрен йомганга кадәр укудан аерылмады. Район гәзитендә чыккан минем һәр язганымны җентекләп укып барды. Әни тиклем Әни, авылдашларым энәсеннән җебенә кадәр укып барсын да начар язып кара! Әни аеруча матур әдәбият укырга яратты, минем өй китапханәмдәге китаплардан башка авыл китапханәсеннән аларны үзе барып алып укыды. Алар өстенә дини китаплар. «Ярый әле күзләрем күрә», – дип Ходайга мең рәхмәтле булып яшәде. Ә балаларын укыту, кеше итү өчен теше-тырнагы белән тырышты ул. Без укыган чорда вузларда, техникумларда укыту бушлай булса да, яшәү, фатирга түләү һ.б. өчен барыбер акча кирәк иде бит. Әтиебез колхозда фермада, ташка үлчим хезмәт хакына кара таңнан кичке караңгыга кадәр эшләп йөри. Ике сеңлем дә (берсе – унны, икенчесе сигез класс тәмамлаганнан соң) Бәләбәй медицина училищесына укырга керергә җыенгач, әти әнигә:
– Кара әле, син, әллә берәрсе фермага сыер саварга менсенме (ферма тау өстендә булганга күрә, бездә «фермага барам» дип түгел, «менәм» дип сөйләшәләр), барысын да укытырга көчебез җитмәс бит, – дигән.
Тик Әни риза булмый, үз дигәнен итә. Бүгенге көндә алар икесе дә зур стажлы, ихтирамлы медицина хезмәткәрләре. Зөлфия сеңлем Екатеринбург шәһәрендә гел бер урында – балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Кечерәге Рима Бәләбәй районының Максим Горький исемендәге токымчылык заводының Үзәк усадьбасы хастахәнәсендә авыруларны карый.
Әниебез – чын талант иясе иде! Мактанып әйтүем түгел, Әюповлар – моңга ия, җырчылар нәселе ул. Яшьтән үк җырлап яшәде әни. Район һәм авыл сәхнәләрендә, бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә аны сорап җырлаттылар. Моңлы, кабатланмас тавышы белән авылдашларын күпме мәртәбәләр сөендерде, күңел офыкларын нурландырды. Әни! Ул бервакытта да җиңел-җилпе җыр җырламады. «Гөлмәрфуга», «Йөрәк сере», «Дранча», «Сәлимәкәй»… Әнә нинди затлы җырлар аның йөрәге кушуы буенча төзелгән репертуарында!
Берзаман авыл талантлары Бәләбәй район Мәдәният йортына һәвәскәр артистлар смотрына бара. Әнием дә анда ялгыз җыр башкара. «Гөлмәрфуга»ны. Аңа матур сәхнә күлмәге кидерәләр. Район партия комитеты секретаре мәрхүмә Әһлиуллина Хәят Кашап кызы аның кемлеге белән кызыксына. Биш бала анасы (ул чакта, без – алтау!) икәнен белгәч, әле дә шулай матур җырлавына хәйран кала.
Әнинең ихласлыгы, эчкерсезлеге, юмартлыгы, олы йөрәге, балаларына булган мәхәббәте турында сөйләп тә, сурәтләп тә бетмәле түгел. Ашыйсы ашын ашамыйча, йоклыйсы йокысын йокламыйча, балаларына җил-яңгыр тидерми, күз карасыдай карап-тәрбияләп үстергән бөтен Аналарны да үз Әнием шикелле дип беләм мин. Аларга мәдхия укыйсым, шигырь багышлыйсым, җыр чыгарасым килә. Алар алдында түбәнчелек белән баш иям. Алар кадер-хөрмәткә мең тапкыр лаек. Онытмасак иде бу хакта.
Авыл хатыннары… Алар әле әниләр генә түгел, алар әле ир хатыннары да. Күпме җаваплылык һәм сабырлык, күпме серлелек һәм тыйнак матурлык, күпме акыл һәм күңел хезмәте таләп итә ир хатыны булу. Син нинди ир хатыны? Әйбәтме, начармы? Бәхетлеме әллә бәхетсезме? Бу сорауларга җавап белән әле генә телгә алынган сыйфатлар арасында, әлбәттә, аерылгысыз бәйләнеш ята. Шул ук вакытта кем шушы сыйфатларга ия, шул бәхетле ир хатыны дип әйтергә җыенмыйм. Тормыш бит ул, әбе җәбенә килмәгән очраклар, әллә нинди яхшы сыйфатларга ия булып та бәхетсез яшәгән, иреннән уңмаган хатыннар (һәм киресенчә) бар, бар гына түгел, кызганычка каршы, күп алар, күп. Ходай Тәгалә Мәхәббәт дигән изге хис, икенче яртыңны табу мөмкинлеге бүләк итсә дә, бәхетсез тормыш корбаннарының шулчаклы күп булуы эчтән сыздыра.
Әле күңелем дәфтәреннән авылдашларым арасыннан бәхетле ир хатыны үрнәген эзлим-эзлим дә, тик… таба алмый кыенсынып утырам. Бар инде алар, бар, юк дип һич кенә дә инкарь итәргә җыенмыйм. Тик менә авыл очыннан барлый башла, авыз тутырып, вәт, ичмасам, бәхетле хатын бу дип әйтерлекне табу… ай-һай читен. Әллә бәхетле ир хатынының бәхете аның өлешенә генә төшкән бәхетсезлегендә микән? Шулай димәс идем, йөрәкне сызлаткан, күңелне елаткан андый мисаллар, кызганычка каршы, бихисап.

…Өйләнешеп, бөтен мәшәкать-хәстәрлеген бергә кичереп, өр-яңадан йортлар күтәреп, өя-өя өй булсын дип, акча кытлыгында яшәп, шатлык тантана итәсе – яңа өйгә күченгән төндә тәүге мәхәббәте – ире асылынып үлгән хатын бәхетлеме? Дөрес, яшь, дәртле хатын икенче берәүгә кияүгә чыкты, матур-матур балалар үстерәләр. Тик көннәрне төннәргә ялгап, гаять зур тырышлык һәм көч куеп, матур хыяллар белән мәрхүм ир җиткезгән өйдә икенче ир кочагында төн үткәргәндә ул нәрсәләр хакында уйлый, уйлана икән?
…Бәлки, башы эчкедән чыкмаган алкаш иренең ямьсез сүзләр белән кимсетүенә, кул күтәрүенә, хәтта тәннәре күгәреп чыкканчы тукмавына түзеп, алай гына да түгел, исерек ирнең «ә» дигәненә «җә» дип кенә өлтерәп торган, төннәрдә абзарда, күршесендә кунып йөргән бичара ир хатыны бәхетледер? Ирләренә кол булып хезмәт иткән, изелү-җәберсетү астында яшәгән хатыннар илдә, кызганычка каршы, аз түгел.
…Салкын көзләрдә чөгендәр басуында туңып суык тидергән, аяклары гөбедәй шешеп, урын өстендә үлемен көтеп ятарга мәҗбүр булган, шофер иренең яшереп тә тормыйча күрше авылларга сөяркәләр янына чабуына күнгән ир хатыны бәхетлеме?
…Бәлки, бер-берсенә тугрылык саклап олыгайган, тик бер генә бөртек бала сөюдән мәхрүм ир белән хатын бәхетледер?
…Бәлки, иртә таңнан кара төнгәчә дөнья мәшәкатьләренә чумган, ирләр белән бер тиң каерып печән чапкан, мал караган, тез тиңентен пычрак ерып, фермада сыер сауган, бер концерт карарга да вакыты, хәер, теләге дә калмаган ир хатыны бәхетледер? Бәлки, бәлки, бәлки…
Ә бәлки, ир хатыны түгел, ялгызлары бәхетледер? Әнә бит алар, ике өй саен. Күкрәп яшәр генә чакларында ирләр кырылып бетеп бара, Ходаем, үзең сакла аларны.
Ялгыз хатын дигәннән, нигә, нәзберек ирне көйлисе-чөйлисе, чирләшкәсен тәрбиялисе юк… Үзең теләгәнчә тик яши бир. Әмма… Көндез матур киенеп, елмаеп-көлеп кибеткә барган җиләк кебек хатынның төннәрен назга, сөю-сөелүгә сусап, салкын мендәр кочаклап, төн үткәрә алмыйча ятуын бәхет дип әйтергәме? Әллә барлы-юклы акчасына аракысын алып, сыен әзерләп, яңгыр үткән түбә башын төзәттерү үтенече белән күрше иргә ялынган, анысының тәкәбберлеге, һавалыгы йөзенә чыккан хәләл җефетеннән рөхсәт соравын ишетеп, җире-күге белән сөенгән (гарьлеген, күз яшьләрен эченә йоткан) мескен хатын бәхетлеме?
Ә бәлки, өч тапкыр бәхетен сынап караган – өч тапкыр кияүгә чыгып та уңа алмаган хатынны бәхетле дияргәдер?
Усал, ай-һай усал да бу Язмыш ханым. Һәркайсының иңенә кара шәлен япмый калмый. Бәхетсез бәхетлеләр дими ни дисең?! Әмма ничек кенә булмасын, алар (парлылары да, ялгызлары да) барыбер сокландыра, әсир итә. Соң алардан башка ирләр бер генә ай да, юк, бер генә атна да, юк-юк, бер генә көн дә яши алмый бит. Сәясәт, футбол, кино, балыкка бару, курмы әзерләү, тагын әллә нинди темаларга гәп куертсыннар, әгәр бичәләр темасына кагылмасалар, күңелләре һич буласы түгел. Хәер, хатыннары да шул инде. Телләрендә дә, йөрәкләрендә дә әлеге шул «ялкау», «бер эш кыра алмаган», «гәзит тотып диванда кырын яткан» ирләр булыр. Менә, шуннан соң яшәп кара ирләрсез яки хатыннарсыз!
Ир баккан һәм багарга теләгән, ир сөйгән һәм сөелергә тилмергән, эштә, өйдә, хуҗалыкта – тормышта ир терәге булган хатыннар гүя болын чәчәкләре. Бихисап һәм төрле-төрле. Аерылып торган җете төстәгеләре һәм күзгә бәрелеп бармаганнары… Чәчрәп, алдыңа чыгып басканнары һәм оялчан гына башын игәннәре… Хуш ислеләре һәм иссезләре… Ут кебек янып торганнары һәм үлән арасына посканнары… Тик шул чәчәкләрнең берәр төрлесе генә булмасын, болын ятимсерәп, ямансулап калачак.
Авыл ирләре, күз тиюдән, үч-мәкердән, сихер-бозымнардан, тән вә җан чирләреннән хатыннарыгызны саклагыз, калканы булыгыз, сөегез, иркәләгез, яратыгыз. Аларның күңеле шундый нечкә, уалучан, рюмка салып, чалыш-мылыш атлап түгел, арыш кырыннан кайтканда гади – кыр, печәннән кайтканда урман чәчәкләре алып кайтып бүләк итегез. Көләсезме, янәсе, тагын нәрсә, ә сез шулай эшләп карагыз әле. Күреп торыгыз, хатыныгыз сезнең бөтен гөнаһларыгызны онытачак, үзен җир йөзендәге иң бәхетле кеше итеп тоячак. Сез үзегез күкнең җиденче катында булачаксыз.

***
Авыл хатыннары… Алар әле өй яме, хуҗабикәләр дә. Һай уңганнар, һай булганнар! Кулларыннан гөлләр тама, диләр андыйлар хакында. Алар – аш-су осталары: кош теле, бавырсак, чәк-чәк, пирог, тәбикмәк, коймак пешерсәләр, авызда эри. Итле бәлешләрнең, күпереп пешкән икмәкләрнең, күптин-күп камыр ризыкларының тәмле-татлы, хуш исләре бөтен авылга тарала…
Ишегалларында яздан көзгә кадәр мең төрле бакча чәчәкләре күзнең явын ала. Тәрәзә төпләрен купшы гөлләр бизи. Варенье-кайнатмалар, яшелчә-компот банкаларының исәбе-саны юк.
Иренең өс-башы пөхтәдән-пөхтә, йөз-кыяфәте тәрбияле-караулы. Тьфү, тьфү, күз тимәсен, кәләш алырга баручы кияү егетемени!
Ә өе! Тыштан матурлык бизәге булса, эче – җылылык, ямь, күңеллелек, нур, рәхәтлек белән тукылган ярату учагы. Бар җиргә уңган хуҗабикә куллары кагылган, юган, сыпырган, тәртипкә салган, бизәгән, чиккән, бәйләгән…
Шулай булмыйча, ул бит әле авылның күз өстендәге кара кашы – килен кеше дә. Әдәпле-итәгатьле, тәрбияле-тәртипле, тотнаклы-сабыр. Үткер карашлы. Тәмле телле. Җитез хәрәкәтле. Эш киемендә дә гүзәл булыр. Элек ул киленнәр бианай белән биатайның күз карашыннан куркып торганнар. Хәзер заман башка, заң башка. Алар ирләре белән бер тиң эшли, хезмәт хакы ала, гыйлемле вә белемле… Кирәк икән, машинага утыра, компьютер белән дус, ярдәмчесе – кесә телефоны… Кимсетү-кимсетелү хакында сүз дә булырга тиеш түгел. Өлкәннәргә, шул исәптән тормыш иптәшенең әти-әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтү кебек асыл кыйммәтләр, Аллага шөкер, яши әле, яши. Нәкъ менә шушындый киленнәр яшәтә аны.

***
Гыйлемле дигәннән, авыл хатыннары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Укытучылар, тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, (идарә) кәнсә хезмәткәрләре, бухгалтерлар, авыл Советы рәисе… Сыер савучылар, мал караучылар, ашлык тазартучылар, шоферлар… Кем генә түгел икән алар?!
Авыр сугыш елларында безнең дәүәниләребез ат урынына да, ирләр урынына да җигелеп эшләде – көтү, сагыну, зарыгу белән тулган эш атына әйләнде. Сугыш бетә, Җиңү килә. Ир-егетләр (исәннәре) кайта, берни белән дә чагыштырып булмаслык шатлык килә, тик… авыр эш, авыр тормыш, кайгы-хәсрәт изеп ярым ир кешегә әйләнгән хатын-кызга җиңеллек килми. Аның хатын-кыз икәне, өй җылысы булдыручы, наз бирүче ана булуы онытыла. Аны һаман иң авыр эшләргә җигәләр: ул басуда бил бөгә, ул фермада сыер сава… Таң сарысы белән торып – эшкә, эшеннән өенә чаба. Бар җирдә өлгерергә, өлгерергә кирәк. Аның кулында көрәк, тырма, чиләк, еш кына кул пычкысы. Каладагысы, әфлисун төсендәге махсус кием киеп, тимер юл рельслары каера…
Идеалдагы иренә назлы хатын, әти-әнисенә игътибарлы кыз, биана-биатасына уңган килен, балаларына сөекле әни җәмгыятьнең ирләр белән тигез хокуклы әгъзасына әйләнә – кайда кушалар, шунда эштә, актив җәмәгатьче… Ә гаилә… арткы планга калды! Гаиләгә ул арып-талып, йөзе чытык, кәефе бозык, бер сүз әйтсәләр, кабынып китәргә торган дорфа кеше булып кайтып кергән, керә. Ә бала, тилмереп, Әни көтә, ә ир назлы хатын көтә…
***
… Авыл хатыннары турында минем күптәннән язасым килеп йөрде.
Алда әйтүемчә, күкләргә чөеп кенә түгел, ә менә күңелне борчыган шушы хәлләр турында да. Үзләренә һәйкәл куярлык хатыннар бар, әмма кешелек дөньясын дәвам итүче, әхлак сагында торырга тиешле аларның бер өлешенең бөтенләй кешелектән язуы (һәм аларның күбәя баруы) җитди уйландыра, борчый. Алар, бәлки, минем бу язмамны укымаслар да, тик дәшми калып та булмый. Бәлки, ул һич югы бер хатын-кыз туганымны сискәндерер, тормышына икенчерәк карый башларга мәҗбүр итәр.
Мин генә түгел, хатын-кызларның хатын-кыз йөзен югалта баруы җәһәтеннән борчылучылар күп. Әйтик, район үзәкләрендә хатын-кызлар оешмаларына берләшеп, нәкъ менә хатын-кыз рәвешенә кайту өстендә эшлиләр – кабаттан назлы, әдәпле, сабыр, итәгатле булырга өйрәнәләр, чалбар кимиләр, эчкелек, тәмәке тарту турында сүз дә юк. Килешегез, әйбәт бит бу; нишләдек без, хатын-кызлар дип, ачынып, әхлакый тазарынуга омтылыш, адәм баласындагы сүнгән яхшы сыйфатларны уяту, кузгату.
Менә шул. Әгәр мин бүгенгедән күпкә рухи таза элекке вакытта туган, яшәгән булсам, бәлки, хыялымдагы үзем күрергә теләгән авыл хатын-кызын күргән булыр идем. Эчке матурлыгы нурлы күзләре, ягымлы карашы, якты йөзе аша тышка бәрелеп чыкканын. Чын мөселман хатын-кызларына хас әдәп-инсафлыгы, сабыр-шәфкатьлелеге, шул ук вакытта хатын-кыз горурлыгы бөркелеп торганын. Нәкъ менә горурлык, бүгенге кайбер хатын-кызларга хас масаю да, эреләнү дә, әлләкемләнү дә, тәкәбберләнү дә түгел. Хәер, бүгенге авыл хатыннарының күбесенә мондый җан сыкраткыч сыйфатлар хас дигән фикердән ерак торам мин. Алар бит эшкә җигелгән бахырлар. Тышка бәрелеп чыгардай эчке күркәмлеге калдымы икән соң аларның? Килешегез, тормышыннан, эчкече иреннән зар елаган, үсеп җиткән балаларының мәнсезлегеннән ни кылырга белмәгән хатыннар һәр авылда көн күрә. Алай гынамы, туган авылымның һәр урамында эчкече хатыннар бар хәзер. Алар Ходайдан да курыкмый, бөек Ана исемен күтәреп йөрүдән дә оялмый. Ил инәсе, Ак әбиләр булырдай әбекәйләр эчә!…Сез әйтерсез, андыйлар барыбер аз, күпчелек эчми, тормышларын әйбәт алып бара, диярсез. Бөтен авылга бер генә исерек бичәнең булуы да гадәттән тыш хәл кебек кабул ителергә, чаң сугылырга, аны дәвалау чарасы күрелергә тиеш.
Шушы гыйбрәтле, аяныч хәлләр йөрәкне әрнетә, үксетә.
Ә шулай да сине кызганасым килми, синең белән горурланасым, сиңа сокланасым, синең өчен шатланасым килә, авыл хатыны.
…Ә хыялымдагы авыл хатыны шундый матур. Әнә ул, ап-ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, иңнәрендә ике чәч толымы… Чәчкәле күлмәге өстеннән билен кысып алъяпкыч бәйләп алган. Йөгерә-атлый капкадан чыгып килә – эштән кайтып килүче җәмәгатен каршылый. Ул бәхетле: яраткан ире, тәртипле-тәрбияле балалары – бер-береңне ихтирам итүгә, саклауга, Мәхәббәтнең кадерен белүгә корылган, эчкелекнең, әхлаксызлыкның ни икәнен дә белмәгән, Корьән тәгълиматларына нигезләнгән гаиләсе бар. Тьфү, тьфү, күз тимәсен! Сөбханалла, машалла.

Зәйфә Сәлихова.

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: