Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
16 декабрь 2022, 21:00

Юк … Юк … Юк …

Тормыштан алынган хикәя.

Юк … Юк … Юк …
Юк … Юк … Юк …

Тормыштан алынган хикәя.

 

Мәскәүдә яшәүче ахирәтемнән чакыру телеграммасы алдым. Юбилей кичәсенә. Кесә телефоны аша чакыру түгел, элекке кебек телеграмма суккан. Телеграммасы да хат шикелле бит әле: иртәрәк килүемне үтенгән, сагынуын язган. Биш ел элек күрешкән идек. Сагындыра шул!

Бу атнада алтмыш яше тулачак ахирәтем Ләлә янына Мәскәүгә җыендым. Минем белән ерак сәфәргә чыгачак юл сумкама Уфа күчтәнәчләремне, кирәкле әйберләремне тутырдым да билетта күрсәтелгән сәгатькә тимер юл вокзалына таксида килдем. Әнә, мин утырасы поезд. Менә минем вагон. Ниһаять, минем купе. Ике кешелек кенә вагон бүлмәсе. Мин җитезрәк дисәм, миннән дә җитезрәкләр бар икән. Rупеда миннән берничә яшькә өлкәнрәк ханым утыра иде инде. Тәрәзә буендагы өстәлчектә татар телендә басылган гәзит-журналларга игътибар иткәч, күңел түренә җитез адымлы җылылык агылды. Әһә! Үземнеке! Татар апасы! Озын юлларны кыскарту өчен яхшы юлдаш кирәк бит. Шул вакытта юлның озынлыгы да сизелми ул.

Сәламләшеп, исемнәребезне, кайсы төбәкләрдән булуыбызны белештек. Әминә апа тумышы белән Татарстан ягыннан булып чыкты. Ул – һөнәре буенча укытучы. Быел җитмеш яшен тутырган икән. Бер атна элек Башкортстанга кызы янына кунакка килгән. Ә хәзер улы янына – Мәскәүгә китеп барышы.

Әминә ханым белән башта дөньядагы хәл-вакыйгалар, аннары балаларыбыз, онык-оныкаларыбыз турында җентекләп сөйләшкәч, аның үтә дә гади-шауберле татар апасы, садә күңелле, эчкерсез әңгәмәдәш булуына сокландым һәм ул миңа бертуган апамдай тоелды.

Табигатьнең гозурлыгына тәрәзә аша сокланып баручы Әминә апа минем якка борылып:

– Резеда сеңелкәш, якты дөньяга аваз салганда бәбиләр барысы да бертөсле була, әйеме? – дип әйтеп куйды.

 – Әйе, Әминә апа, тап шулай.

– Әмма тормышта үтәчәк юллары гына күп төрле. Кемнәрнеңдер ансат кына, уңай гына атлап, һәр туар таңны шатлык-куанычлар белән аттырып, алга таба барышын күрәсең. Алар арасында очанаклары да, алак-шалаклары да бар. Иләс-миләсләре диюем. Ә кемнәрдер иңнәренә төшкән читенлекне күтәрә. Тормышта килеп туган катлаулы гаилә мәсьәләләрен чишә-чишә, түзә-түзә бәхетле булу өчен көрәшә. Һәркем үзенең язмышын үзе төзи. Берәрсе берәр эш кылса, я булмаса авыр хәлгә тарыса, аның маңгаена тугач та язылган булган. Бер ни эшләп булмый, диләр. Чынында, хак сүзләр дә бит.

– Әминә апа, сезне гаилә мәсьәләсе борчый, ахры. Эчегезгә сыймавын аңлап, сизеп торам.

– Нәкъ шула-а-а-ай! – дип, сузыбрак әйтте юлдашым. – Ярый, сеңелкәш, тыңла. Бу арада эчем дә бик пошып тора иде, – дип, ак җирлеккә зәңгәр чәчәкләр төшкән яулыгын ипләштереп.

– Тыңлыйм, тыңлыйм, Әминә апа.

– Үзеңне бик арытырмын микән, балачагымнан башласам. Гафу итәрсең инде өлкән кешене. Сине шулкадәр үз иттем, сөйлисем килә.

– Ягез, ягез, Әминә апа, тыңлыйм сезне.

–Мин эшчән-тырыш-уңган гаиләдә баш бала булып туганмын. Әти-әни гади авыл кешеләре иде, парлашып колхозда хезмәт салдылар. Миннән соң тагын да алты туганым туды. Шулай итеп, гаиләдә тугыз җанбыз. 50нче еллар, билгеле, бик җитеш чор түгел. Әти-әни бик күп кош-корт, мал-туар карадылар. Җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, безне ул вакытлардагы җитеш тормышта үстерделәр. Әни тегү эшенә сәләтле булды. Барыбызга да күлмәк-чалбарлар тегеп кидерә иде. Менә авылда балалар бакчасы барлыгын хәтерләмим. Булса, бакчага йөрер идек бит. Булмагандыр бакча. Көннең буена туганнарым белән булуымны нык хәтерлим. Өй җыештыру, ашарга әзерләшү, йорт-курадагы исәпсез-хисапсыз эшләр минем куллар аша үтте. Мәктәптә дә тырыш булдым. Сынатмадым. Эшләвем – әти-әнием өчен булса, өйрәнүем – үзем өчен булды. Балачакны яхшы яктан искә алам алуын. Ләкин, бала чагыңа кире кайтырга теләгең бармы? – дип сорасалар, – Кайтырга теләгем юк,  – дияр идем. Балачагым уеннарсыз, гомумән, эш белән үтте дә китте. Юк, юк, һич кенә дә үкенмим. Барлык эш тәртибен белеп үстем. Үзем тормышлы булгач, ул файда гына булды. Ничек эшләргә дип, аптырап, кул кушырып утырмадым. Белмәгәннәргә, яшь булуыма карамастан, үзем өйрәтә идем, – дип, чигә чәчләрен яулык эченә яшерә төшеп, Әминә апа дәвам итте. – Беренче сыйныфка укырга кергәч, укытучым Гөлчәчкә Гарифҗан кызын бик яраттым. Шуңадыр, ахры, укытучы булу хыялы артымнан калмады. Мәктәпне тәмамлаган елны теләгем тормышка ашмады. Икенче елны гына укырга кереп, укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштереп, кулыма диплом алып, эш башладым. Эшемне, укучыларымны үтә дә нык яраттым.

Яшьлек яшьлек инде. Минем артымнан да Армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдат егет йөри башлады. Егетемнең эчкече гаиләдән икәнен тиз арада китереп җиткерделәр. Аның минем яныма эчеп килгәне булмады булуын. Өч еллап очрашып йөрдек тә өйләнештек. Бианай-биатай йортына килен булып төшкәч, аларның да, иремнең дә тамак төбенә салгалап йөрүләрен абайладым. Шулай инде, ирем бертөрле гаиләдә тәрбияләнгән, мин башкача тәрбия алган. Тәрбия төрле-төрле булган шул. Ишле гаиләдә үссәм дә, балачакта туйганчы уйнамасам да, әти-әниле йортыбыз миңа оҗмах булган икән. Оҗмахтан тәмугка килеп эләктем. Иремне алыштырып куйдылармыни? Чит хатыннар белән йөри башлады.

– Нишләп аерылышмадыгыз соң?

– Иии, безнең чор кешеләренә әти-әни йортына аерылышып кайту гөнаһ белән бер иде. Дөресе, кайттым бер заман әти        йортына. Әти, мин сине тотып кияүгә бирмәдем. Үзең сайлаган язмыш, диде. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт балам белән әти йортына сыймады-ы-ы-ы-м. Сыймады-ы-ы-ы-м. Нишлим, ирем янына кире кайттым. Минем әти-әни йортына кайтып, кире килүемнән ачы көлде. Янә дә котырып эчәргә, хатыннар белән йөрергә тотынды бу. Минем тарафка йөрәгем туктарлык сүзләр әйтеп рәнҗетте. Эчте, йөреде, әмма сукмады.

Ул йөремтәк хатыннары да туры килеп торды. Таралып барган авылдан бер гаилә күченде. Болар белән күршеләр булып киттек. Гаиләле дә булгач, баштарак ипле генә хатын булып күренгән иде. Юк икән. Беркөн шулай, тыкрык буена бәйләгән бозауны алып керим, дип, урамга чыксам, минем ир яңа килгән күрше хатыны белән кочаклашып кайдандыр кайтып киләләр. Кызмачалар, кычкырып-кычкырып урам яңгыратып көләләр. Мине күреп калган ирем, күршекәемне авыл күрсәтеп йөрим, свижак әле ул, ди. Шулай берсендә тагын, шушы ук хатын иремнең машинасыннан чәчәкләр тотып төшеп калды. Урманда булганнар, мөгаен. Кочагы тулы акчәчәкләр тегенең. Нык гарьләндем. Өйгә кайтып кунмаган чаклары да күп булды. Әнә шул вакытларда тегеләр күз алдына килеп баса бит. Балалар хакына түздем. Түзү – эзсез калмады.

Әминә апаның сөйләвеннән тәнем буйлап салкынлык йөгерде. Телемә “хыянәт, хыянәт, хыянәт” дигән сүз килде. Әңгәмәдәшем алдына куйган чәен, бал калагы белән салмак кына болгата-болгата дәвам итте;

– Әйе, түзүләрем эзсез үтмәде, Резеда. Йодрык кадәр генә йөрәккә җыелды барысы да. Түземлек, сабырлык тирән яра булып йөрәккә сызылды. Йөрәк ярасын төзәтеп буламы икән ул!? Белмим! Булмыйдыр! Кул ярасы гына төзәлә, йөрәк ярасы төзәлми шул, төзәлми.

Элек келәтләрдә өсәкләр бар иде бит. Безнең якларда өсәк диләр. Он, бодай тутырып куясың шуңа.

– Ә, минем туган ягымда аны лар диләр.

– Әәә. Менә ничек икән. Шул лар белән булганын да сөйлим әле. Келәткә капчыкларга бодай тутырырга дип кердем. Чиләгемне тутырып алыйм дисәм, бодай эчендә кыштырдаган тавыш ишетелде. Кулымны батырдым да кыштырдык пакет тартып чыгардым. Өр-яңа яулык! Лавкага шундый шау чәчәкле яулыклар кайткан иде шул, ир дигәнем, шуннан сатып алган инде. Әйләндереп-тулгандырып карадым да, үз сәгате җиткәнче дип, яңадан моны бодай эченә батырып куйдым. Азга гына булса да йөрәккә җылылык йөгерде. Бүләк миңадыр. Өйдә яшерер урын тапмагач, келәткә яшергәндер дип уйладым. Йа, Раббым, булгач та булыр икән! Тиздән лардан яулык юк булды. Аннары аны сөяркәсенең муенында күрдем. Еларсың да көләрсең дә мондый хәлләрдән соң. Эткә сөяк табылып тора икән ул.

– Ирегез исәнме соң, Әминә апа?

– Исән, исән. Хәзер эчүеннән туктады. Олыгая-олыгаядырмы, башына картлык көнемдә мине нәрсә көтә? Дигән уй керепме, кызыма китәр алдыннан гына, “миңа әллә кайчан эчүне ташларга кирәк булган, эчеп гөнаһка батканмын”, ди. – Әмма хыянәт итеп йөрүен гөнаһ дип әйтмәде. – Ирләр барысы да йөри, мин генә мөзезле түгел бит, ди.

 – Ялгыш юлга басмавыма сөенеп яшим, сеңлем. Тәүфыйклы хатын-кыз булып калдым. Ир эчә дип эчә, ир йөри дип йөри башласам... Тәүбә, тәүбә, Аллаһым сакласын! Ир-атка үч итеп, ачуланып юлдан язган хатын-кызлар бар бит. Күп күрелде, күп кичерелде. Ходаем, алдагысы әйбәт булсын! Балаларны үстергәндә дә, хәзер дә әтиләре кебек була гына күрмәсеннәр дип көяләнүләремне үзем генә беләм. Шушы хәлләр үзәгемә шулкадәр үтте. Үзәгемә үтте. Аллаһыма шөкер, балаларым әйбәтләр. Менә тиздән кече улымны да күрерсең әле. Мине каршы алырга киләчәк улым.

Әминә апа авыр йөктән арынгандай, һаман да әле төсләре җуелмаган яшел күзләрен тутырып миңа карады. Мин ул күзләрдә әрнү-сагыш та, балалары өчен һаман да борчылу-хәвефләнү дә, шунда ук аларны ихлас ярату да күрдем.

Тук-тук, тук-тук, тук-тук … Тәрәзәдән тышка бактым. Агачлар, узышчылардай, күз алдымнан йөгереп үттеләр дә гөл чәчәкле аланлык башланды. Анда ап-ак ромашкалар-акчәчәкләр! Әнә шушындый акчәчәкләрне кочагына алып, машинадан төшеп калгандыр теге хатын. Ап-ак чәчәкләр аның кочагын капласа да, таушалган күңелен каплап бетерә алды микән!? Тук-тук, тук-тук, тук-тук ... Әһә, поезд тавышы икән бит. Юк-юк, юк-юк, юк-юк ... Монысын минем күңел тавышым кабатлый, күңел тавышым: юк … юк … юк … Каплап бетерә алмый. Алмый ...

Шакирова Резеда.

Уфа шәһәре.

 

Фото: 31tv.ru

Юк … Юк … Юк …
Юк … Юк … Юк …
Читайте нас: