Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
15 декабрь 2022, 00:07

Мин хыянәт иттем...

«Нигә теләге юк микән? Әллә интим проблемалары башландымы?» – дип борчылдым.

novyefoto.ru
Фото:novyefoto.ru

Хезмәттәшем Фәритнең миңа булган ялкынлы, кызыксынучан карашын күптән тоям. Кемдәдер хисләр тудыруым бик ошый. Хатын-кыз булуымны искә төшерә. Юк, чикне атлап узарга уемда да юк. Ир хатыны мин. Ирем мине ярата, тик  яшьлектәге кебек ялкынлы мәхәббәт юк инде.  Егерме ел уртак тормыштан соң дәрт юкка чыга икән ул. Бер карында үскән балалардай туган җаннарга әйләнеп бетәсең дә, ике арадагы мәхәббәтне туганлык хисләре алыштыра икән. Соңгы ярты елда якынлык  кылганыбыз да юк. Ирем көне-төне эштә. Җитмәсә, улыбыз бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган вакытта бик борчылдык, ул хакта уйларга вакыт түгел, теләк тә калмады бугай.  Аннан соң ирем, күрәсең, кроватька ятуга йоклап китүгә ияләнеп китте бугай.  

«Нигә теләге юк микән? Әллә интим проблемалары башландымы?», – дип борчылдым. Берничә ай борчылып, көтеп йөргәннән соң, дилбегәне үз кулыма алырга булдым. Җентекләп әзерләндем. Моның өчен  ял көннәренә кадәр кибеткә барып махсус бик матур челтәрле ефәк эчке күлмәк сатып алдым, урын-җиргә эфир майлары тамыздым. Душтан соң сафланып калган тәнемә ул яраткан ислемай тигезеп, эчке күлмәгемне кидем дә, песи кебек йомшак басып кына басып,  залда компьютер каршында утырган ирем янына чыктым. Муеннан кочаклап алып,  колагына пышылдадым: «Тәмле әйбер теләмисеңме?» Нәкъ шул вакытта телефоны шалтырады. Экранда бизнес партнерының исеме чыкты.  

– Зинһар, алма,– дип ялындым мин. Тик ирем  җавап бирер өчен телфонын алган иде инде.  

– Сәлам, синең шалтыратуны көтеп утыра идем. Булдымы?..– дип сөйли-сөйли, миңа карап, гафу үтенгәндәй, кулларын як-якка җәеп, иңсәләрен сикертеп алды. Янәсе, бик җитди сөйләшү, берни эшли алмый.  Партнеры белән ниндидер килешү хакында сөйләшә башлады.  

Мин  зал ишеге төбенә басып, тыныч  кына аның сөйләшеп бетерүен көттем. Тик өметләрем акланмады. Телефонны куйгач: «Гафу ит, матурым, бик уңайсыз вакыт икәнен беләм, тик миңа барып кайтырга кирәк, бик мөһим килешүне төзеп бетерәсе бар дип»,– дип йокы бүлмәсенә киенергә кереп китте.  

Мин аңа ышанмадым. «Чираттагы бер сәбәп», – дип эчемнән генә иремә ачулы сүзләремне чәчтем. Ул кайтканда, мин йоклаган идем инде... 

Йокыдан торганда да үпкәм басылмаган иде. Ул  көнләп түгел, сәгатьләп үсте генә. Шул көннәрдә эштә командировкага барырга кирәклеген әйттеләр. Өемнән аерылып, иремне ялгыз калдырып командировкаларга йөрергә яратмыйм. Шуңа да төрле сәбәпләр табып, үз урыныма  яшьрәк хезмәттәшләремне җибәрергә тырыштым. Бу юлы Фәритнең барасын белгәч, берсүзсез ризалаштым. Эштәге начальнигым минем бик тиз ризалашуыма аптырап та калды бугай. Командировкага киткәнче  матурлык салонына барып үземне тәртипкә китердем.  

Машинага утыра ук миндәге үзгәрешләрне күреп, Фәрит комплиментлар яудыра башлады. Мин аларны гомер булмаганча,  серле елмаеп, лаеклы гына кабул иттем.  Шул рәвешле Фәриткә яшел ут янганын аңлатмакчы булдым. Ул моны бик тиз аңлады. 

– Бу командировкада бер генә максатым: дөньядагы иң  гүзәл хатын кыз, ягъни сине үземә карату. Шансларым бар микән?– дип елмайды.  

– Карап кара, – дидем мин елмаеп.  

– Алайса мин хәзер үк башлыйм, – диде дә кулларымны үпте.  

  Командировка квалификацияне арттыру белән бәйле иде. Көне буе укыдык. Кичен күңел ачу программасы оештырганнар иде. Әллә  бер бокал эчкән шәраб шулай тәэсир итте: онытылып күңел ачтык. Хәтта Фәрит белән биедек тә. Аның белән таңга кадәр биесем килсә дә, намусым  кушмады. Саубуллашып бүлмәмә юнәлдем.   

Бераздан ишек кактылар. Моның Фәрит икәненә иманым камил иде. Ишек янына килеп бастым. Теге яктан: 

-Йоклый алмыйм. Бәлки кертерсең?.. 

-Ә син ничек уйлысың? 

-Ризасыңдыр дип уйлыйм, – диде ул тыныч кына. Бүлмәгә керүгә үк мине кулларына күтәреп алды, бары бер җөмлә әйтте: «Лина, син бит  мине акылдан шаштырасың...» 

Ул төнне мин нәрсә телим, шуны алдым.  Тик ул ләззәт җан рәхәтлеге бирмәде. Миңа мондый якынлыкның кирәк булмавын, бары тик иремнең кочагында гына булырга теләвемне аңладым. Башка ирләр түгел,  ул мине назласын иде.  Егетем йоклап киткәч, таң атканчы еладым. «Нишләдем мин? Хәзер барысын да үз урынына ничек кайтарырга?  Буялган пычрагымны ничек юып төшерергә?» – дип үкседем... 

Иртән Фәриткә узган төн вакыйгаларын сызып ташлыйк, безнең арада башка бернәрсә дә булырга мөмкин түгел дидем. Аптырап китеп, үпкәләде бугай, тик мине ул кызыксындырмый иде.  

 

Командировкадан кайтып өй ишеген ачып кергәндә ниләр уйлаганымны әйтеп аңлата торган түгел. Узган төндәге хыянәтем маңгаема язылган кебек. Айрат  миңа карауга барысын да аңлар  кебек тоелды. 

– Ниһаять, кайттың! – дип килеп кочаклады ирем. – Белсәң иде, ничек сагынганымны,– дип иреннәремннән суырып үпте.  

Ул татлы үбешү, икебездә дә дәрт ялкыны кабызды. Без бер-беребезне бик озак яраттык.  Әле генә өйләнешкән вакытларга кайткандай булдык. 

– Эш дип бу рәхәтлекне оныта язганмын.  Синсез бер төн үзгәртте дә куйды бугай мине. Эш качмас, син янымда булганда бар дөнья да көтеп торсын,  – дип, ул кабат мине  назга күмде.  

Ә минем йөрәгем  өзгәләнде. Хыянәтче хатын бу сүзләргә лаек түгел иде. Ә ул һаман дәвам итте: 

– Теге кич өчен гафу ит мине. Юк,  ул кич өчен генә түгел, бөтенесе өчен дә. Ул кичне сиңа карадым да шундый яшь, дәртле хатын ничек минем янда кала ала икән дип уйладым. Хәтта курыктым да кебек... 

– Ник алай уйлыйсың? 

– 15 яшь арасы сиздерә икән ул. Синең янда үземне бик карт хис итә башладым. Тик синсез үткәргән төнне барысын да аңладым: карт булсам да, хәзер инде сиңа лаек булмасам да,  синең өчен  өчен көрәшергә тиешмен.  Син миңа һава кебек кирәк! 

– Ничә яшьтә булсаң да, минем өчен дөньядагы иң яхшы ир-ат син. Онытма шуны, – дидем дә, мендәремә капландым. Күзләремнән чыккан оялу яшьләрен ул күрергә тиеш түгел иде... 

Барысын да сөйләп бирергә теләдем. Ләкин кыюлыгым җитмәде. Ул алдакчы хатын белән яшәргә тиеш түгел. Икенче көнне  аңа хат яздым. Хыянәтемнән соң аның янәшәсендә яши алмаячагымны әйттем. «Синең янәшәңдә саф, чиста хатын булырга тиеш. Гафу итә алсаң, гафу ит... Улыбыз шалтыратса, бу хәлләрне сөйли күрмә. Ул мине күрә алмаячак...» Әйберләремне җыйдым да әнигә  киттем.  

Әнигә барысын да сөйләп бирдем. Ул мине куып чыгармады. Бары тик елады да елады.  «Балагызны бәхетсез итеп аеры-чөере генә килә күрмәгез», – дип такмаклады.  

  Дүрт авыр көн үтте. Эштән китәргә дигән карарга күптән килгән идем. Әлегә авырыйм, чыга алмыйм дип  шалтыраттым. Айрат хәбәр салмады.  Үземне көннән-көн күрә алмадым. Кичен ишектә кыңгырау шалтырады.  Бөтен барлыгым белән  моның Айрат икәнен сиздем. Әкрен генә килеп ишек ачтым. Ул! Күзләре моңсу,  күренеп тора берничә көн кырынмаган да.  

– Нигә? Син мине башка яратмыйсыңмы? 

Күзләремннән яшь ага  башлады, бугазыма төер тыгылды. 

– Яратам, – сүзе шундый әкрен чыкты. Тик ул йөрәк түреннән үк иде.  

– Ник киттең алайса?– ул миңа кагылмакчы булып кулын күтәрә башлаган иде, тик кире төшерде. – Мин бит синсез яши алмыйм. Булдыра да алмыйм, теләмим дә... 

– Минем нәрсә эшләгәнемне кайчан да булса оныта алачаксыңмы?.. – Бу сорауны бирергә бөтен көчнем  җыйдым,  йөрәгемне учыма кыстым кебек. 

– Белмим... Тик беләм: бергә үткәргән бәхетле көннәребезне беркайчан да оныта алмаячакмын... 

Ул шулай диде дә, йөзен каплап, елап җибәрде.  Мин куркып кына аны кочаклап алдым. Ә ул мине шундый каты итеп кочаклады. Бу кочаклау да үпкә дә, ярату да бар иде... 

Икенче көнне мин өйгә кайттым. Без күп елларга беренче тапкыр мөнәсәбәтләребез хакында утырып сөйләштек. Әйе, мин гаепле, хыянәткә бардым.  Тик  ул да гаепле: мине наздан мәхрүм итте. Ә ул  үзен инде кирәксез, карт кеше итеп сизеп, миңа якын килергә куркып йөргән булган. Бу вакыйга безгә бик зур тормыш сабагы бирде: нәрсә генә булса да, аңлашыр өчен юллар эзләргә, ачыктан-ачык утырып сөйләшергә кирәк. Проблеманы башкалар хисабыннан хәл итәргә тырышу:  үзеңә хыянәт итү икән...  

Автор: Галия Әхмәтова. 

Чыганак: "Сөембикә"

 

Читайте нас: